+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
6 декабрь 2016, 02:00

Инвалидлар җәяү йөри, күпбалалы гаилә суга интегә...

Республика гражданнарын тагын нинди мәсьәләләр борчый?Узган атнада “Бердәм Русия” партиясе рәисенең төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә республиканың Транспорт һәм юл төзелеше буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Альберт Сөләйманов, мәгариф министры урынбасары Гүзәл Әхмәтшина, сәламәтлек саклау министры урынбасары Рамил Хәмитов, торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Альфред Зиннәтуллин халыкны кабул итте. Бер сәгать эчендә 50гә якын шалтырату тыңланды.

Шалтыратучылар арасында Әлшәй, Благовар, Кыйгы, Краснокама, Стәрлетамак, Чишмә, Уфа районнары, Бөре, Сибай, Стәрлетамак, Салават, Яңавыл һәм Уфа шәһәр­ләреннән бюджет һәм башка өлкәләрдә эшләүчеләр, хезмәт ветераннары, инвалидлар бар иде.

Башкаланың 22нче дәва­ханәсе янындагы юлның хәвеф тудыруы, андагы коеларның ачык торуы, асфальтның җимереклеге турында берьлы өч кеше хәбәр итте. Альберт Сөләйманов әлеге юлның Уфа шәһәр округы карамагында булуы, якын арада аны төзекләндерүне төгәлләп булмаса да, юлчыларга хәвеф тудырмас хәлгә китерү мәсьәләсе игътибарга алына­чагын әйтте. Юл хуҗалыгына кагылышлы мәсьәләләр тагын да яңгырады. Яңавыл районыннан Рәзиф Мөкыйнов “Яңавыл-Нефтекама” маршрут автобусының Янбарис авылы янында тук­тамавы, һәм аңа, II группа инвалидына, үзе яшәгән Кисәккаен авылына кадәр берничә чакрым җәяү атларга туры килүе турында хәбәр итте. Дәүләт комитеты рәисе урынбасары, район хакимияте белән берлектә, мәсьәләгә ачыклык кертергә вәгъдә бирде.

Сәламәтлек саклау өлкә­сенә кагылышлы мөрәҗәгать­ләр дә күп булды. Ша­л­тыратучылар Бөредән – кечкенә шәһәрләрдә медицина хезмәткәрләренең җитешмәве, Благовар һәм Яңавылдан – медицина хезмәтләндерүенең түбән сыйфатлы булуы, Әлшәй районыннан табиблар һәм шәфкать туташларына өстәмә түләүләр турындагы мәсьә­ләләрне күтәрде.

Краснокама районының Краснохолм 2нче гомуми белем бирү мәктәбе 1967 елда кичке мәктәп проекты буенча тө­зелгән. Анда тамаша һәм спорт залы, чишенеп-киенү бүлмәләре, бәдрәф булмавы, идәннәренең череп, түбәдән су үтүе турында директор Елена Нурова хәбәр итте. Ул мо­ны 20 ел дәвамында мәк­тәп­кә капиталь ремонт ясалмавы бе­лән дә аңлата һәм яңа мәк-тәп төзү мөмкинлеге турында бе­лешә. Мәгариф министры урынбасары Гүзәл Әхмәтши­нага шундый ук мө­рәҗәгать белән Салават шәһә­реннән дә шалтыраттылар.

Гадәттәгечә, иң күп шалтыратулар торак-коммуналь хуҗалыкка кагылды. Кыйгы райо­ныннан Нина Миндиярова идарә итүче компаниянең үзе­нә юк бурычларны язуы, аны түләмәгән хәлдә, штраф белән янавы турында хәбәр итсә, Чишмә районының Алкино авылында яшәүче күп­балаллы Ирина Евдокимова тугыз ай буена сусыз яшәве, әмма аның өчен даими түләп баруы турында сөйләде. Яңа­выл районыннан Рәфит Шә­күров авыл биләмәләре карамагына тә­гаен­ләнгән коммуналь тех­ни­ка җитеш­мәвенә зарланды. Уфадан шалтыратучылар коммуналь тариф­­лар­ның төрле булуы, аларны бер башлангычка ки­те­рергә кирәклеген сөйләде. Шулай ук, иске торактан күче­нүчеләр мәсьәләләренә багышланган сораулар да булды.

“Бердәм Русия” партиясе Рәисенең Төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсе оештырыл­ганнан алып, ягъни 2008 елдан бирле, бирегә 12 мең кеше мөрә­җә­гать иткән, шуларның 3 ме­ңе хат язган.
Мөрәҗәгать итүчеләрнең күбесен (24процент) торак шартларын яхшырту мәсь­әләсе борчый. Суд-башкару системасы, социаль, авыл ху­җалыгы һәм җир мөнә­сә­бәт­ләре, торак-коммуналь ху­җа­лык мәсьәләләре дә игътибар үзәгендә. Аларның 25 проценты уңай хәл ителә.

Шуңа карамастан, кабул итү бүлмәсенә мөрәҗәгать итү­челәр саны кимеми. Көн саен унлаган мөрәҗәгать ки­лә, алар­ның һәрберсе тикшерелеп, җавап бирелә. Мөрә­җәгать итүчеләр саны күбәю сәбәпле, махсус ункөнлек игълан ителде, аның дәвамында халык белән “туры элемтә” оештырылды.
Читайте нас: