+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
8 декабрь 2016, 02:00

Кагыйдәләргә кечкенәдән өйрәтик!

Шук, шаян, тиктормас булмаса да, балага һәрвакыт күз-колак булырга кирәк. Бала имгәнүнең киң таралган сәбәбе – яну, парга пешү. Шунлыктан түбәндәге киңәшләрне бервакытта да истән чыгармау зарур.

* Баланы кайнар пли­тә­дән, аш-судан, үтүктән ераграк тотыгыз;
* Плитәләрне бала­ның буе җитмәслек биек­леккә куегыз яисә кон­форкаларның тоткаларын борып алыгыз;
* Баланы ачык уттан, шәм утыннан, учактан, петардалар шартлавыннан ераграк тотыгыз;
* Баладан бензин, керо­син кебек җиңел кабынучан сыекчаларны, шулай ук шырпыларны, шәмнәрне, кабызгычларны, бенгаль утларын, петардаларны яше­регез.

Бала имгәнүенең, сөяген сындыруының һәм хәвефле баш җәрәхәтләренең киң таралган сәбәбе – егылу. Бу бәладән саклану өчен тү­бәндәгеләргә колак салу мөһим:

* Баланы куркыныч урын­нарда йөрүдән тыярга кирәк;
* Тупсаларда, тәрәзә­ләрдә, балконнарда киртә­ләр кую киңәш ителә.

Ватык пыяланың яралану, кан югалту һәм зарарлану сәбәбе булуы ихтимал. Шуңа пыяла шешәләрне сабыйдан ераграк тоту мөһим. Бәләкәй сабыйны ватык пыялага кагылмаска өйрәтегез. Пычакларны, лезвиене, кайчыны сабыйдан еракта саклагыз. Ә өлкән балаларны бу әйберләр белән сак мөгамәлә итәргә өйрәтегез. Ташлар һәм башка үткер, очлы әйберләр белән ыргытышу; пычак, кайчы белән уйнау хәвефен балага аң­латып, күп имгән­үләрдән сакланып була. Очлы, үткер тимер әйберләр, тутык банкалар - яраларның зарарлану чыганагы. Бала­ларның уен мәй­данчыгында мондый әйберләр булмаска тиеш.

Тын юлына вак әйберләр утыру да фаҗигагә китерә. Шунлыктан кечкенәләргә бәләкәй төшле, җимешле азык бирмәү яхшырак. Иң хәвеф­сезе — сабыйга вакланган азык ашатыгыз. Ютәлләү, еш тын алу, яисә өн чыгара алмау — ул сулыш алу проблемасы сәбәпләре. Шулай ук, үлемгә китерүче тончыгу сәбәбе булырга мөмкин. Әгәр бала авыр тын ала икән, аның тын юлына кечкенә әйбер эләгүе ихтимал.

Көнкүреш химик мат­дәләр белән агулану. Агулы матдәләрне, даруларны, кием агарту чараларын, кислоталарны, селтеләрне, бензин кебек ягулыкларны һәм башка агулы матдәләрне азык-төлек савытларында, шешәләрдә сакламагыз, чөнки бала аны ялгыш эчәргә мөмкин. Бу матдәләрне нык ябылган, маркировкаланган контейнерда баланың буе җитмәслек урында сакларга киңәш ителә. Бу агулы матдәләр авыр агулану, баш мие зарарлануы, сукырлык һәм үлем сәбәбе булуы мөмкин. Агу эчкәндә генә түгел, сулыш алганда да, тирегә, күзгә, хәтта киемгә тиеп тә зарар китерә ала. Өлкәннәр өчен тәгаенләнгән даруның балага үлемечле булуы мөмкин. Шуның өчен балага өл­кәннәргә, икенче яшьтәге балаларга тәгаен­ләнгән даруны бирергә ярамый. Аларны баланың буе җитмәгән урында саклагыз. Антибиотикларны ялгыш яисә артык микъдарда куллану бәләкәй баланы саңгырау­лыкка китерүе мөм­кин.

Электр тогыннан имгәнү. Бала бармагын, башка әй­берләрне электр розеткасына тыгып җәрәхәтләнергә дә, үләргә дә мөмкин. Шуның өчен розеткаларны томалагыз, электр чыбыклары бала кагыла алмаслык урында булырга тиеш.
Өлкәннәр балага суда үзеңне дөрес тоту кагый­дәләрен өйрәтергә тиеш, сулык янында баланы караусыз калдырырга ярамый.

Бала тирән булмаган суда да батуы мөмкин, шуның өчен аны суда, су янында ялгыз калдырмагыз.

* Сулы чиләкләрне, ван­наларны ябыгыз.
* Баланы бәләкәйдән йөзәргә өйрәтегез.
* Бала өлкәннәрсез су коенырга ярамаганлыкны белергә тиеш.

Өлкәннәр балага юлда, машинада, җәмәгать транспортында үзеңне дөрес тоту кагыйдәләрен өй­рәтергә тиеш. Балага үз транспортыгызда да хәвефсез шартлар булдырыгыз. Бала юл аша чыкканда түбәндәге кагый­дә­ләрне белергә тиеш:

* Юл читендә туктарга кирәк;
* Юлның ике ягын да карарга;
* Юл аша чыгар алдыннан юлда машинаның һәм башка төрле транспортның юклыгын тикшерергә;
* Юл аша чыкканда өл­кән кешенең, олырак яшьтәге баланың кулына тотынырга;
* Йөгермәскә, атлар­га;
* Рөхсәт ителгән урын­да светофорның яшел төсенә генә юлны аша чыгарга.

Өлкән яшьтәге баланы кечерәкләргә игътибарлы булырга өйрәтергә кирәк.
Өлкән яшьтәге балалар арасында велосипедта йөреп имгәнү очраклары — еш тарал­ган үлем һәм травматизм сәбәбе. Велосипедта йөр­гәндә үзеңне дөрес тоту кагый­дәләренә өйрәтеп, туганнар һәм әти-әниләр баланы мондый очраклардан саклый ала. Баланың башына шлем һәм башка төрле саклану әй­берләре кидерегез.
Баланы машинада йөрт­кәндә махсус кресло һәм хәвефсезлек каешын кулланырга кирәклеген истән чыгармагыз.
Үзегезне һәм балаларыгызны саклагыз!

Светлана КУЧКАРОВА,
республика Медицина профилактикасы үзәге табибы.
Читайте нас: