+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
8 декабрь 2016, 02:00

Яңа елда ничек ял итәбез?

Русия Хезмәт кодексына ярашлы, 1, 2, 3, 4, 5, 6 һәм 8 гыйнвар — Яңа ел каникуллары, 7 гыйнвар — Раштуа бәйрәме ял көннәре дип игълан ителә.

Русия Хөкүмәтенең “2017 елда ял көннәрен күчерү турында” карарына ярашлы, эшләүчеләрнең ял һәм бәйрәм көннәрен нәтиҗәле файдалануны тәэмин итү максатында 1 гыйнвар 24 февральгә, 7 гыйнвар 8 майга күчерелә.

Шулай итеп, агымдагы елның 31 декабре, киләсе елның 1, 2, 3, 4, 5, 6, 7, 8 гыйнвары ял көннәре булып тора.

Русия Хезмәт кодексының 120 статьясына ярашлы, еллык ял бирелгәндә 1, 2, 3, 4, 5, 6, 7 һәм 8 гыйнвар отпускның календарь көннәре исәбенә кертелми.
Читайте нас: