+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
10 декабрь 2016, 02:00

Урындагы үзидарә — зур көч һәм терәк

Уфада республика муниципаль берәмлекләренең VI съезды үтте.Форумда федераль һәм республика дәүләт власте органнарыннан, муниципаль берәмлекләрдән 600дән артык делегат һәм кунак катнашты. Җыенда Башкортстанның урындагы үзидарә челтәре эшчәнлегенә йомгак ясалды, республиканың үзидарә органнары һәм дәүләт власте институтлары алдында торган бурычлар тикшерелде. Съезд эшендә, шулай ук, республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов, Башкортстан буенча баш федераль инспектор Михаил Закомалдин, Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев катнашты һәм чыгыш ясады.

Быел “Башкортстанның муни­ципаль берәмлекләре Советы” ассоциациясе оештырылуга 10 ел тулды. Баштагы чорда аның төп максаты — муниципалитетлар арасындагы һәрьяклы хезмәттәшлекне үстерү булса, соңгы елларда Совет республиканың икътисади тормы­шында зур көч һәм Хөкүмәт үткәргән сәясәттә ышанычлы терәк булуын күрсәтте. Әлеге фикерне съездда республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов та ассызыклады.

— Соңгы елларда Ассоциация республика Хөкүмәтенең, районнар һәм шәһәрләр хакимиятләренең ышанычлы ярдәмчесе һәм партнеры булды. Алар күп кенә комиссия эшләрендә катнашып, муници­палитетларның мәнфәгатьләрен яклый, мәгълүмати бюллетеньнәр чыгара. Сезнең киләчәктә дә территорияләрне үстерүдә яңа алымнарны бергә әзерләвегезгә, барыбыз алдында торган җаваплы мәсьәләләрне уңышлы хәл итә алачагыгызга ышанам, — диде Рөстәм Зәки улы.

Республика Башлыгы бүген дәүләт власте һәм үзидарә органнары алдында торган бурычны нәтиҗәле идарә итү моделен булдыруда, социаль өлкәне ныгытуда һәм Башкортстанда яшәүчеләрнең тормыш дәрәҗәсен яхшыртуны тәэмин итәрлек итеп үзгәртүдә күрә.

— Безгә идарә итү технологиясен алданрак керткән төбәкләр һәм муниципалитетлар белән көндәшлек итүгә авыр булачак, — диде үзенең чыгышында Рөстәм Хәмитов. — Хәзер тотрыклылыктан үсеш юлына күчәргә, акча һәм ресурсларны дөрес бүләргә, төгәл планлаштыра алырга, эшнең һәр участогын һәм этабын оештыра белергә һәм контрольлек итүгә күчәргә кирәк, бүген идарә итүне модернизацияләү мәсьәләсе өстенлекле була бара, бигрәк тә муниципаль дәрәҗәдә. Заманча компетентлы­лыкны һәм технологияләрне тәҗри­бәлеләр дә, эшне яңа башлаучылар да үзләштерергә тиеш.

Рөстәм Хәмитов белдерүенчә, власть халыкка ни кадәр якын булса, көндәлек бурычлар да аңа шул кадәр күбрәк төшә һәм кешеләрнең дә идарә итүчеләргә таләпләре югарырак була. Башкортстанда яшәүчеләр бүген илебез һәм республика җитәкчелегенә ышана икән – монда иң зур бәһа муниципалитетларга бирелә.

Әлбәттә, муниципаль берәмлекләр съезды көнүзәк мәсьәләләр буенча фикер алышу мәйданчыгы булу белән генә чикләнми. Ул төрле дәрәҗәдәге идарә итү органнары җитәкчеләренең, белгечләрнең һөнәри осталыгын күрсәтү, идарә менеджментындагы практик гамәлләр белән таныштыру урыны да булып тора. Шуңа күрә съездда җанлы дискуссияләрнең, тирән эчтәлекле чыгышларның күп булуы очраклы түгел.

Тиздән илдә һәм республикада игълан ителгән Экология һәм аеруча сакланучы территорияләр елына аяк басачакбыз. Рөстәм Зәки улы форумда катнашучыларның игътибарын алдагы елда шуның белән бәйле үткәреләсе чараларга юнәлтте. Район һәм шәһәрләрдә яшелләндерү, тирә-як мохитне саклау, чишмәләрне тазартуда һәркемне актив катнашырга чакырды. Республика Башлыгы чистарту корылмалары, калдыкларны үтилләштерү һәм эшкәртү, табигать һәйкәлләрен саклау мәсьәләләре дә муниципалитетлар эшчәнлегендә мөһим урын алырга тиешлеген ассызыклады.

Киләсе елда Башкортстан оештырылуның 100 еллыгына әзерлек тагын да оешканрак төс алырга тиеш. Әйткәндәй, республиканың барлык муниципалитетлары да “Башкортстанның 100 еллыгына — 100 объект” акциясенә актив кушылды. Әлеге чара кысаларында шәһәрләрдә һәм авылларда яңа мәктәпләр, балалар бакчалары, дәваханәләр һәм поликлиникалар, мәдәният йортлары, спорт комплекслары салыначак, юллар һәм күперләр төзеләчәк. Рөстәм Хәмитов урындагы проектларны булдыруда, чаралар билгеләүдә муниципалитетлар үзләре дә актив катнашырга тиеш, дигән теләк белдерде. Шунысы куанычлы, әлеге акцияне яклап республикада “халык бюджеты”, ягъни гражданнардан, эшкуарлардан ирекле финанс җыелу да мактауга лаек. Шул рәвешле республикада һәркем үзе яшәгән төбәктәге төзелеш яки башка чара өчен максатлы үз өлешен кертә.

— Муниципаль берәмлекләрдә үз эшен яхшы белгән, һөнәри әзерлекле кешеләр эшли. Шуны да әйтергә телим — республика Хөкүмәте сезгә ышаныч белән карый. Без урындагы власть карарларын хуплыйбыз. Әмма сезгә бул­ган таләпнең дә башкарылган эшләрегезнең нәтиҗәлелегенә бәйле булуын истән чыгарырга ярамый. Шул ук вакытта сезгә ничек яшәргә һәм эшләргә кирәклеге турында беркемнең дә күрсәтмә бирергә хакы юк. Сез үзегез — властьның халык институты, — диде үзенең чыгышында Рөстәм Хәмитов.
Читайте нас: