Китап “Башкортстан Республикасының Диңгезчеләр җыелышы” төбәк иҗтимагый оешмасы башлангычы белән һәм аның катнашлыгында коммерциягә карамаган социаль юнәлешле оешмаларга ярдәм итү программасы буенча отылган грант ярдәмендә дөнья күргән. Республика халкына үзенең Ватанны саклау, хәрби дан традицияләрен популярлаштыру турындагы, патриотик рухтагы мәкаләләре белән таныш автор бу китапны күп еллар дәвамында язган. Аңа моңа кадәр нәшер ителгән җыентыкта исемнәре искә алынмаган Советлар Союзы Геройлары хакында язмалар да кертелгән.
Әлеге чарага Башкортстанда туып-үскән, бүген илнең төрле төбәкләрендә яшәүче дүрт Русия Герое — Риф Сәхәбетдинов, Владимир Әлимов, Рәфыйк Ихсанов һәм Венер Мөхәммәтгәрәев килгән иде. Анда министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре, ветераннар, кадетлар, мәктәп укучылары да катнашты.
— СССР оештырылгач, каһарман ватандашларыбызга “Советлар Союзы Герое” исеме бирелгән. Бу чорда Башкортстаннан 284 кеше шушы исемгә лаек булган, шул исәптән 271 кешегә ул Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыклары өчен бирелгән. СССР таркалганнан соң, Русия хөкүмәте “Русия Герое” исемен булдыру турында карар кабул итте. 1994 елда беренчеләрдән булып аңа Башкортстаннан очучы-сынаучы Игорь Закиров лаек булды. Бүген бу исемлеккә инде 30 якташыбыз кертелгән, шуларның сигезе — вертолетчылар, — диде Евгений Смирнов.
Автор әлеге китабында искә алынган кайбер герой-якташларыбыз турында сөйләде. Мәсәлән, Николай Антошкин Федоровка районында туган, бу югары исемгә Чернобыль атом электр станциясендәге шартлау нәтиҗәләрен бетерүдә катнашкан өчен лаек булган. Беренче ун тәүлектә ул личный составның реакторны томалау буенча башкарган эшләре белән турыдан-туры җитәкчелек итә, аны югарыдан күзәтә һәм зур дозада нурланыш ала.
Уфалы Вячеслав Янченконың да язмышы кызыклы. 1973 елда Вячеслав Михайлович Ленинград — Мәскәү маршруты буенча очкан самолет командиры була. Бервакыт анда җинаятьче үтеп керә һәм, шартлату белән янап, самолетны Швециягә борырга куша. Ул чакта мондый очракларда нишләргә кирәклеген искәрткән инструкцияләр булмый. Ярсыган бәндәнең янавына карамастан, Янченко Пулково аэропортына әйләнеп кайтырга карар итә. Шулвакыт террорчы шартлаткычны хәрәкәткә китерә, ул самолетның алгы ишеген һәм фюзеляжның бер өлешен җимерә. Янченко югалып калмый, экстремаль шартларда самолетны җиргә утыртып, пассажирларның гомерен коткара. “Советлар Союзы Герое” исеменә лаек булган каһарманның батырлыгы озак еллар яшерелеп килде һәм нәкъ шушы китапта тәүге тапкыр ул турыда бәян ителә.
Бу көнне әлеге шатлыкны уртаклашырга килгән геройлар җыелучыларны шушы бәйрәм белән тәбрик-ләп, авторга ихлас рәхмәтләрен җиткерде.
— Мин 1973 елда 10нчы сыйныфны тәмамлагач, Сызраньга юл тоттым, анда очучыларның югары хәрби авиация училищесында белем алдым. Җиде ел Башкортстанның Санкт-Петербург шәһәрендәге даими вәкиле булдым. Әлеге геройларның кайберләрен шушы исемгә үзем тәкъдим иттем. Бу китапның яшьләребезгә патриотик тәрбия бирүдә роле мөһим булачак, — диде Әфганстан, Дагстан, Таҗикстан, Чечня гарасатларын үткән генерал-майор Риф Сәхәбетдинов.
— Бүген илдә 300дән азрак Русия Герое исәпләнә, шуларның утызы Башкортстаннан булу республикада патриотизм хисе ят булмаган ватанпәрвәрләр яшәве турында сөйли, — диде Владимир Әлимов. — Мин үзем Караидел районыннан. Без үскәндә анда бәләкәй генә аэродром булып, шунда самолетлар очканын карарга бара идек. Очучы буласы килү теләге шул вакытта ук туды. Бөек республикам мине үстерде һәм канат куйды, дип горурлык белән әйтәм.
Кызганычка каршы, утыз геройның сигезе инде мәрхүм. Араларында әлеге исемне үлгәннән соң алучылар да бар. Чарада аларның туганнары да катнашты.
— Абыем Фәрвәт Якуповның үлүенә инде сигез ел үтте. Ләкин дуслары, полкташлары аны онытмый, безгә һәрвакыт шалтыратып, хәлебезне белешеп тора. Минем өчен хәрбиләр — бөтенләй икенче дөнья кешеләре. Алар бездән нык аерыла, алар шәфкатьлерәк тә, миһербанлырак та, кешелеклерәк тә, — диде яугирнең сеңлесе.
Әйе, үлем белән йөзгә-йөз очрашкан кеше гомернең дә, дуслыкның да кадерен ныграк беләдер. Тыныч тормышның бәһасен алардан да яхшырак аңлаучы юктыр ул.