Бу мода безгә дә килеп җитте. Башкортстанда да соңгы кыңгырау көнендә спиртлы эчемлекләр сатуны тыю турында закон кабул иттеләр. Бу проектны республика Прокуратурасы тәкъдим иткән. Белдерүләренчә, балигъ булмаганнар тарафыннан кылынган һәр дүртенче җинаять салмыш килеш эшләнә икән. Мондый чикләүләр тәрбияви яктан бик яхшы нәтиҗә бирәчәк, диләр. Әлеге законны бозучыларга спиртлы эчемлекләрне конфискацияләү белән 100 мең сум штраф яный.
Бу бик яхшы, әлбәттә. Ләкин шул ук чыгарылыш сыйныф укучыларына спиртлы эчемлекләрне бер-ике көн алдан алып куярга нәрсә комачаулар икән? Бер көнне генә алкоголь сатуны туктатуның ниндидер зур уңышларга китерәчәгенә бик шикләнәм. Ә аны “идән астыннан” сатучылар бу көнне еллык планнарын тутырып куячак, валлаһи.
Без, өстән-өстән генә эш итеп, проблеманың эченәрәк кереп хәл итә белмибез. Эчәргә өйрәнгән кеше аракыны теләсә каян табачак. Ә эчмәгәненә ул кирәкми дә. Балага кечкенәдән дөрес тәрбия биргәндә, гаилә һәм мәктәп бер булып, хәмернең зыяны турында күңеленә керерлек итеп тәкрарлап торганда, куркыныч фильмнар, наркология дәваханәләренә алып барып, алкоголизмның, наркоманиянең нәтиҗәләрен күрсәткәндә, әле ниндидер нәтиҗәгә ирешеп тә булыр иде. Ә болай, имеш, бер көн сатмый торабыз да, балалар, спиртлы эчемлекләрне каян алырга белмичә, соңгы кыңгырау бәйрәмен күңелле генә үткәреп җибәрәчәк, имеш. Шушыңа, чынлап та, ышанабыз икән, Туфан Миңнуллин әйтмешли, без — наив халык, җәмәгать.
Балаларны, үсмерләрне бу казадан коткару җәһәтеннән дәүләт катгый чаралар күрергә тиеш. Ә алар булган законнарны йомшарту ягында. Ялгышмасам, күптән түгел ил җитәкчелеге тагын бер карар кабул итте. Аның буенча, киләсе елның мартыннан балигъ булган гражданнарга алкоголь сатып алу өчен водитель таныклыгы күрсәтү дә җитәчәк. Әле яшь кешеләр балигъ булуларын дәлилләү өчен мотлак рәвештә паспорт яисә хәрби билет күрсәтергә тиеш иде. Күпләре бу документларны үзләре белән йөртмәгәнлектән, сатучылар аларга спиртлы эчемлекләр сата алмый, шуның аркасында кибетләрнең кереме бер процентка кими, имеш. Әгәр бала сәламәтлеге белән керем арасында без соңгысын сайлыйбыз икән, ниндидер уңышка исәп тоту көлке.
Русиядә спиртлы эчемлекләрне 21 яшькә кадәр тыючы закон да һаман кабул ителә алмый әле. 2012-14 елларда тырышып карадылар, ләкин ул дөнья күрмәде. Аракы ләббәйкәләре җиңеп килде. Ә бит сораштыру нәтиҗәләре күрсәтүенчә, илнең күпчелек халкы — 79 проценты — алкоголь продукциясе сатуны 21 яшьтән генә рөхсәт итү яклы. Моңа каршылар, балигъ булган кешенең хокукларын чикләү законга каршы килә, дип белдерә. Рәсми мәгълүматлар буенча, 15-21 яшьләрдә кеше гомеренең спиртлы эчемлекләрне иң күп куллана торган чоры икән. Бәй, шулай булгач, нигә әле без казнага керәм-керәм дип торган акчадан баш тартырга тиеш?! “Үгез булмагае чурт булсын, балаларга сөт булсын”, дигәндәй, бала булмагае... Казнага акча керә бит, тагын ни кирәк? Яшьләр арасында эчкечеләр артса ни дә, халык кырылса ни...
Ә, без соңгы кыңгырау көнендә спиртлы эчемлекләр сатылмаячак, дип лаф орган булабыз...
Константин Толкачев,
Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе:
— Башкортстанда азык төренә кермәгән спиртлы эчемлекләр әйләнешен тыю яисә чикләү федераль законнарга үзгәрешләр кертмичә мөмкин түгел. Шул сәбәпле, төбәк парламенты депутатлары Дәүләт думасына кертү өчен башлангыч әзерләде. Проект субъектның дәүләт власте органнарына спиртлы эчемлекләрне ваклап сатуның вакытын, шартларын һәм урыннарын билгеләү буенча өстәмә хокуклар бирүне күздә тота.