+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
15 декабрь 2016, 02:00

Кем ныграк гаепле?

Артыгын “төшергән” артистмы, әллә аның яманатын таратучымы?Телефондагы “ватсапп” дигән могҗизага бер язма килеп төште. Анда илебезнең бер эстрада йолдызы бик начар хәлдә әллә кафеда, әллә ресторанда сыйланып утыра. Өстәлдә аракы шешәсе тора. Күптән утыра булыр, нык кына исергән, акыра да җикерә, үзен төшерүчене сүгә. Халык бик яраткан, гастрольләрен көтеп алган бу кешене мондый чиркангыч хәлдә күрү бик аяныч иде, аның ямьсез кыланышы әллә нинди уйлар тудырды...

Әйе, бу хәлгә төшүенә ул бары тик үзе гаепле. Бик теләсә, йортында бикләнеп тә эчә алыр иде. “Танылган артист” булгач, кеше арасында син үзеңне тиешенчә тотарга тиеш­сеңдер.

Ләкин, икенчедән, без — барыбыз да Аллаһ бәндә­ләре, барыбызның да кимчелекләре бар, артист­ларның да. Сәхнә тормышы бер дә җиңел түгел, гастрольләрдә йөрү дә нык алҗыта торгандыр. Шундый чакларда стрессларны 100 грамм белән “юып” җибәрү дигән нәрсә бар инде ул. Нинди өлкәдә эшләвебезгә карамастан, барыбызда да була торган хәл дип тә әйтер идем. Шуңа күрә бу очракта артистны бу кадәр гаепләп, Интернет челтәрендә аның адресына әллә нинди каргышлар яудыру дөрес микән? Бәлки, аңларга гына кирәктер.

Өченчедән, бу артистны бик мөшкел хәлендә үз телефоныңа төшереп, аны Интернет челтәренә тарату бер дә ярый торган эш түгел. Сөйләшүләренә караганда, төшерүче яшь кешегә охшаган, артист аны белә, төшерүенә каршы, шуңа күрә ярсый, кычкыра. Тегесе, аның саен хихылдап көлеп, эшен дәвам итә. Куенында елан җылыткан, диләрме әле? Бәлки, бу шушы очрактыр. Җае туры килгән саен саткан кеше шушындый буладыр инде. Әлеге видеоны дөньяга таратып, ул үзенә нинди мәртәбә алды икән? Үзенең хатасын аңлады микән?

Ничек кенә булмасын, бу күренеш күңелдә бик начар тойгылар калдырды. Эчкән кеше — бер гаепле булса, аның шушы халәтен халыкка таратучы мең гаепледер, минемчә.

Рәмзия АБДУЛЛИНА.
Читайте нас: