Бер көнне минтай балыгы алу нияте белән базарга бардым. Сатучыдан дүрт балык бирүен сорадым. Тартмадагы балык туң булып чыкты. Шуңа ул аны эчке бүлмәгә ватарга алып кереп китте. Мин, кызыксынучан кеше буларак, аның һәр адымын күзәтеп тордым. Менә ул балыкны зур гына агач бүкәнгә куйды да, идәндә торган балтасын алып, бер-берсеннән аера башлады. Агач төпкә катыргы кисәге булса да җәеп тормады, балтаны да сөртмәде.
Дүрт балыкны аерып алып: “Шушы җитәме?” — дип, миңа эндәште. Шунда көтелмәгән хәл булды. Балыкның берсе, кулыннан ычкынып, идәнгә төшеп китте. “Моннан кемнәр генә үтмәгән дә аяк киемнәре белән алар кайда гына йөрмәгән, анысын ыргытыгыз инде”, — дидем. Бу сүзләрне әйтүгә ир-ат сатучының, кем әйтмешли, мыегы да селкенмәде: “Әйбәтләп юсаң, бернәрсәсе дә калмый аның”, — дип, идәнгә төшкән балыкны башкалары янына салып куйды, ә миңа идәнгә төшкән балык урынына тартмадагысын алып бирде.
Бу хәлне күреп, минем күзләр шар булды. Балык кыздырып ашау теләге дә үзеннән-үзе юкка чыкты, идәнгә төшкән теге балыкны кемнеңдер сатып аласы күз алдыма килде. Сатучысы таныш кеше иде, әдәплелек саклап кына, акчамны түләп балыкны алып киттем.
Базардан чыгып барганда өйдә сөт беткәнлеге искә төште. Кире кердем. Мин, гадәттә, базарга китерелгән авыл сөтен алам. Бу юлы да шулай итәргә булдым. Таныш сатучы янына бардым. “Бүгенгә соңга калдың. Ишектән керешли үк алып бетерделәр!” — диде ул тантаналы тавыш белән һәм: “Әнә, үзебезнең районныкын булса да ал. Әле яңа гына килде”, — дип, катыргы каптагы 1 литрлы сөтне сузды.
Сөтне алдым да чыгып киттем. Гөнаһ шомлыгына каршы, машинага кереп утыргач кына сөт салынган капның кабарыбрак торуына игътибар иттем. Тиз генә куллану вакытына күз төшердем һәм... аның кичә үк чыкканлыгын абайлап алдым. Бу юлы түзмәдем, кире базарга кереп киттем. “Куллану вакыты чыккан бит моның, ә сез яңа китерелгән дип әйттегез!”, дип, сөтне сатучыга кире суздым. Әйберне кире китергәнне кем яратсын инде? Бу сатучы да яратмады. Бая гына май кояшыдай балкып торган йөзен сытып: “Нишләп кабарсын инде? Суыткычта гына торды бит ”, — дип, сукрана-сукрана акчаны кире бирде.
Быелгы Бөтенрусия авыл хуҗалыгы милкен исәпкә алу нәтиҗәләре буенча илдә 18,2 миллион шәхси хуҗалык бар. Шуның 16 миллионга якыны авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү белән шөгыльләнә.
Менә шушыларга охшашрак хәлләр кибеткә чыккан саен очрап тора. Димәк, сыйфатлы азык сатып алу бүген көнүзәк мәсьәләләрнең берсенә әйләнеп бара, дигән нәтиҗә ясарга була. Ничарадан бичара дигәндәй, соңгы вакытта сөт, ит, йомырка кебек көн дә кирәк продуктларны белгән кешеләрдән генә ала, хәтта ипине дә үзем сала башладым. “Өй ипие күпкә тәмлерәк була икән ләбаса. Нигә бу эшкә элегрәк тотынмадым икән?” — дип, үземне эчтән генә тиргәп йөргән көннәрнең берсендә танышым: “Үзең салуың беләнмени, сатып алган оның сыйфатсыз булгач!”, — дип, бу ак уемны да каралтып ташлады.
Ул шулай дигәч, мин дә уйга калдым. Ипине салуын саласың да, онның кайда, кем тарафыннан җитештерелгәнлеген, бодайның ни рәвешле үстерелгәнлеген, чыннан да, белмисең бит. Димәк, танышым хаклы булып чыга.
Безнең районда бөтен тирә-якка билгеле икмәк пешерү цехы бар. Берничә ел элек шул оешманың җитәкчесе: “Без икмәкне гербицидлар, ашламалар сиптермичә үстерелгән ашлык оныннан салабыз, ә андый ашлыкны үзебез үстерәбез”, — дигәч, мин дә, шул сүзләргә ышанып, нәкъ шул җитештерүченең икмәген сатып ала башлаган идем. Соңыннан бу сүзләрнең маркетинг алымы гына булганлыгы, онны Казахстан якларыннан кайтарулары ачыклангач, ул җитештерүчегә карата да ышанычым кимеде.
Әле яңарак тагын бер хәбәр ишеттем. Баксаң, сыйфатлы азык-төлек куллану максатында Мәскәү тирәсендә яшәүче “мажор”лар, ягъни бай кешеләр, шәхси хуҗалыклар булдыра башлаган икән. Сөенергә кирәкме моңа, көенергәме? Әлбәттә, сөенергә! Әгәр бу шөгыль киләчәктә урта керемлеләр арасында да киң таралу алса, авылларны саклап калуның, бетеп барганнарын тергезүнең яңа бер ысулы булачак бит бу!
Абзар артларына өелгән тиресне хәтерлисезме? Хәзер алар бөтенләй күренми диярлек. Күренер иде дә, бәлки, абзарда мал юк. Мисал эзләп ерак китмим. Безнең 300 хуҗалыклы авылда бүген нибары 20 кешедә генә савым сыеры бар. Бу бит коточкыч сан! Әлбәттә, 20 баш сыер гына бөтен авылны сөт белән тәэмин итә алмый. Шуңа, телисеңме-теләмисеңме, аны кибеттән алырга туры килә. Ә кибет сөтенең, үзегез беләсез, я куллану вакыты чыкканы, я сыйфатсызы эләгә. Шуңа карамастан, авыл кешесе мал асрарга җыенмый. Сыйфатсыз кибет сөтен эчсә эчә, эшсез ятса ята, әмма асрамый. Чөнки ул хәзер ялкауланды.
Ә шул ук вакытта район җирләрендә генә түгел, хәтта авылларда да натураль сөт дефицитка әйләнеп бара. Бая әйткәнемчә, базарга кем иртәрәк чыга, иртән савылган сөтне шул эләктереп кала. Әгәр ил җитәкчелеге тарафыннан шәхси хуҗалыкларны үстерүгә тиешле игътибар бүленсә, бу мәсьәлә бүгенгедәй кискен төс алыр идемени? Юк, алмас иде. Бәлки, “мажор”лар үрнәгенә күбрәк кеше иярер, шәхси хуҗалыкларны үстерү, аларга ярдәм буенча тәгаен карарлар кабул ителде бит инде! Әгәр шулай була калса, бу, беренчедән, эшсезлек мәсьәләсен киметер, икенчедән, азык-төлек базарын сыйфатлы ризык белән тулыландырыр иде. Мин, гади авыл кешесе, моның чынга ашачагына ышанам.
Зөлфия ЗИННУРОВА.