Авыргазы районыннан әнә шундыйрак эчтәлекле хат килеп төште. Хат авторы Әнисә Әделмәтова күптәнге танышым да булып чыкты. Моннан сигез-ун еллар элек ул редакциягә сеңлесе Гөлсинәгә ярдәм итүебезне сорап язган иде. Бума чиреннән интеккән ханымга инвалидлык бирмиләр икән. Ул чакта мин Гөлсинә белән районның Ишле авылы дәваханәсендә очраштым. Хәле, чыннан да, әйбәт түгел иде. Гомум тырышлык белән без аңа инвалидлык юллый алдык. Шөкер, бүген Гөлсинәбез имин тормыш көтә икән.
Ә менә Әнисәнең үзе турында бу сүзләрне әйтеп булмый. Эш шунда: утыз елга якын күрше булып яшәгән Әхмәтовлар гаиләсе белән тәүдә аңлашылмаучылык туган, аннары ул ызгышка барып җиткән һәм, ниһаять, суд белән тәмамланган. Сәбәбе — әлеге дә баягы җир мәсьәләсе. Рафаэль Әхмәтов ике ихата сызыгында капиталь гараж салырга ниятли. Һәм, Әнисә ханымның сүзләренә караганда, алар ягынарак кереп, аны салып та куя. Дәшмиләр, күршеләр белән ямьсезләшәсе килми. Өстәвенә, Әхмәтовлар алардан өлкәнрәк тә. Ләкин гараж салынып беткәннән соң, соңгылары, Әделмәтовларның җиренә тагын да эчкәрәк кереп, баганалар утырта башлагач, түземлекләре төкәнә. Бәй, сорамый-нитми генә бер аршынга якын җирләрен үзләштерергә җыена түгелме соң күршеләре? Бу кадәресенә алар риза була алмый һәм, утырткан баганаларын кубарып алып, теге якка атып бәрәләр.
Атып бәрелгән баганалар Әхмәтовның йөрәгенә генә килеп кадала. Ул, кызып китеп, судка дәгъва гаризасы язып ташлый. Тикшерү башлана.
Халыкның хөкем эшен ниләргә тиңләгәнен язып тормыйм. Көнең шуңа калмасын, дип телисе генә килә. Суд машинасы башта озак кына кабынып китә алмый этләнә, эшли башласа инде аны туктатам димә. Юлындагы бар нәрсәне таптап-изеп китәчәк. Әлеге вакыйгада да шулай була. Киләләр, үлчиләр, утырыш артыннан утырыш үткәрәләр, шаһитлар чакыралар. Безнең халык юридик нечкәлекләрне белеп бетерми бит инде, ике як та адвокат яллый. Әделмәтовларга бер-бер артлы икене ялларга туры килә. Ә гаиләдә бер ир — Рәүф кенә эшли, Әнисә, оныгын карап, өйдә утыра. Авылда эше дә юк инде аның. Хәлләр кискенләшкәннән кискенләшә һәм бервакыт ирне эшеннән йөрәк өянәге белән дәваханәгә алып китәләр. Ул авыр операция кичерә. Нәтиҗәдә, гаилә бөтенләй туендыручысыз кала.
Ә суд утырышлары дәвам итә. Ниһаять, Гафури районара суды Әхмәтовның дәгъваларын дөрес түгел дип таба һәм аңа гаражын алырга дигән карар чыгарыла. Шулай итеп, үзен яклауларын үтенеп судка мөрәҗәгать итүче үзе җәза ала. Әллә ничә гомергә җитәрлек капиталь гараж сүтелергә тиеш була.
Моның белән килешмичә, Рафаэль Әхмәтов Башкортстан республикасы буенча филиалы йөзендә “Дәүләт теркәве, кадастры һәм картографиясе федераль хезмәтенең федераль кадастр палатасы” учреждениесе һәм, кадастр хатасын төзәтүне таләп итеп, Башкортстанның Авыргазы районы буенча әлеге федераль хезмәт идарәсе өстеннән республиканың Югары судына апелляция шикаяте белән мөрәҗәгать итә. Ләкин югары инстанция район суды карарын көчендә калдыра.
Дөреслек тантана итте, дип, шушы урында мәкаләгә нокта куярга да булыр иде. Ләкин суд, якларны дуслашырга өндәсә дә, моны таләп итә алмый шул. Әнисә ханым белән сөйләшәбез, бер дә, без җиңдек, дип, күкрәк киереп утырган кешегә охшамаган. Бу вакыйга аның йөрәгенә авыр таш булып яткан. Ә бит ул йөрәк нинди генә авырлыклар кичермәгән: кечкенә ике баласын калдырып, 27 яшендә үлеп киткән кызы кайгысы аны мәңгегә яралаган бит инде. Иренең йөрәк өянәге дә сәламәтлек өстәмәгән. Инде килеп, гомер иткән күршеләрең белән ямьсезләшү...
— Вакытында кереп гафу үтенсәләр дә, бу кадәрегә үк барып җитмәгән булыр идек, — ди Әнисә. — Иремнең йөрәк өянәгенә шушы хәлләр сәбәпче, аннан да гафу сораучы булмады. Бер җылы сүзләре җиткән булыр иде. Кызгандылар, хәзер инде алсыннар гаражларын, без шуны таләп итәчәкбез.
Рафаэль Әхмәтов та бу хәлләрне бик авыр кичерә. Түгәрәк сакаллы бу мәчет карты гомере буе зоотехник булып эшләгән, ике ул үстергән, яхшы дөнья җиткергән.
— Әле без колхоз төзеп биргән йортта яшибез. Уллар үстердем, агачлар утырттым, үз гомеремдә бер йорт та күтәреп куйыйм, дип, шушы корылманы сала башлаган идем. Рәүф белән бу хакта киңәшләштем, безгә комачаулык итәрлек булмасын, гына диде. Чикне бозуга килгәндә, элек чик шул урыннан үтә иде, еллар үтү белән ул югалып беткән инде. Әти безне “үзегезнекен бирмәгез, кешенекен алмагыз” дип өйрәтте, мин шул сүзләргә гомерем буе тугры булырга тырыштым,— ди Рафаэль абый.
— Суд карары үтәләчәк, — ди ул, ләкин, гаражга умарталар урнаштырылу сәбәпле, язга кадәр бу эшне туктатып тормакчы. — Мин — закон яклы кеше, суд минем файдага булмады, ләкин карар чыгарылган икән, мин аны үтәячәкмен, — ди Әхмәтов.
Әйе, суд, әлбәттә, аларны дуслаштырырга теләгән. Әхмәтовның гафу үтенүен сораганнар, ләкин ул риза булмаган. Югыйсә, җитмешне куучы абзый күршеләре белән дошманлашырга теләми. Бигрәк тә дошманлыкның балаларга күчү ихтималлыгы борчый аны. “Гафу итегез” — шушы ике сүз бу дошманлыкка чик куя алыр иде. Кызганычка каршы, бу сүзләр дөньяда бик сирәк һәм бик авырлык белән, кайчагында бик соңлап әйтелә...
Әлеге вакыйга авыл халкын да аптыраткан. Хәер, авыл Советында безгә соңгы вакытта шушындый хәлләрнең еш күзәтелүе турында әйттеләр. Кеше тормыш авырлыгының үчен бер-берсеннән ала башлады микән әллә? “Барлык — яраштыра, юклык — талаштыра”, дип юкка гына әйтелмәгән ич инде. Берләшү, аңлашу, бер-береңә ярдәм итү урынына менә шундый хәлләр.
Элек ике хуҗалык чикләрен анык аерып билгеләүгә әллә ни игътибар бирмәгәннәр. Җир үлчәүче фотога төшергән дә шуның нигезендә эш иткәннәр. Кешеләр ике җир чигенә абзарын, мунчасын салып куйган. Аның арткы стенасы ике араны бүлеп торучы койма ролен дә үтәгән. Моннан — бер метр, тегеннән биш метр китәргә, дигән кагыйдә булмады микән, әллә булып та кешеләр бер-берсенә җайлырак, уңайлырак булсын дип тырышканмы? Талашмаганнар да, судлашмаганнар да. Дус-тату булып яшәүне өстен күргәннәр. Заманда үзгәреш бар, дип әйтергә яратабыз, ләкин без ул заманны үзебез тудырабыз шул.