+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
22 декабрь 2016, 02:00

Ашот безнеңчә дә “сиптерә”!

Илеш районыннан Ашот Амбарцумян татар теле буенча Бөтенрусия онлайн-олимпиадасында җиңү яулаган!Илеш районында 11 әрмән гаиләсе гомер кичерә. Аларның күбесе Түбән Яркәй авылында төпләнгән. Ануш һәм Масис Амбарцумяннар гаиләсе исә район үзәге Югары Яркәйдә үз фатирлары белән яши. Гаилә башлыгы Масис — эшкуарлык, Ануш балалар тәрбияләү белән шөгыльләнә, Ашотлары — 5нче, Асмиклары 1нче сыйныфта укый.

Амбарцумяннарның төрле яклап та талантлы уллары Ашотны бөтен район халкы белә. Ул тик яхшы билгеләренә генә укый, төрле олимпиада-бәйгеләрдә призлы урыннар яулый, үзешчән сәнгать түгәрәгендә катнаша, районның “Илеш”, башкаланың “Уфа” футбол җыелма командасы әгъзасы булып тора. Иң мөһиме — ул бер акцентсыз татар телендә сөйләшә! Ул гына да түгел, татар телендә җырлар да башкара, шигырьләр дә сөйли.

Әгәр дә шомырттай кара күзле, кап-кара чәчле, гел елмаеп кына торган бу малайның әрмән милләтеннән икәнлеген белмәсәң, беренче карашка, аны үзебезнең татар дип тә уйларга була.

— Сез икегез дә татарча сөйләшмисез, ә малаегыз безнең телдә “сиптерә” генә. Каян өйрәнде ул татар теленә? — дип кызыксынам гаилә башлыгы Масистан.

— 13 ел инде Югары Яркәйдә яшәсә дә, тормыш иптәшем Ануш татарча бөтенләй белми. 1994 елдан бирле биредә гомер кичергәнлектән, мин үзем татар телен яхшы аңлыйм. Тик менә сөйләшә генә алмыйм. Шуңа да сыйныфташлары һәм күршедәге малайлар белән татар телендә иркенләп аралашкан Ашотыма карап сокланып туялмыйм. Мин булдыра алмаганны улым булдыра бит, димен! Татар телен аңа балалар бакчасына йөргәндә тәрбияче Рәзифә Фаяз кызы өйрәтте, — дип җаваплый ул бу сорауга.

— Рәзифә Фаяз кызының телефон номеры бармы? Ничек өйрәтте икән? Шалтыратыйк әле үзенә, — дим, кызыксынуымны дәвам итеп.

Район үзәгендәге 4нче балалар бакчасында тәрбияче булып эшләп хаклы ялга чыккан Рәзифә Хамматова элекке тәрбияләнүчесе Ашотын мактап туя алмый:

— Бер көнне балалар бакчасына теремек кенә бер әрмән малаен китерделәр. Татарчаның ”т” хәрефен дә белми бу. Башка балалар белән аралашу җиңелрәк булсын өчен мин Ашотны үз телебезгә өйрәтергә булдым. Ашотның бөтен нәрсәне дә тиз генә эләктереп ала торган гадәте бар. Ике-өч ай эчендә ул татарча иркенләп сөйләшә дә башлады. Әниләр бәйрәменә багышланган чарада, башка малайлар белән беррәттән, “Эх, сез, матур кызлар”ны башкаргач, саф татар телендә шигырь сөйләгәч, бөтен зал үзенә гөрләтеп кул чапты.

Мәктәпкә киткәндә: “Син, Ашот, бик башлысың. Математиканы су кебек эчәрсең әле”, — дип җибәргән идем. Нәкъ шулай булып чыкты да. Ашот төгәл фәннәрне бик яхшы белә, башкаларыннан да әйбәт өлгәшә. Боларны каян беләмме? Чөнки мин шул вакыттан башлап Ашотның әти-әниләре белән якыннан аралашып торам. Аның әтисе белән әнисе дә искитмәле игътибарлы, ярдәмчел кешеләр. Балалар бакчасыннан чыгып китүенә 5 елдан артык вакыт узса да, һаман шалтыратып, хәлемне белешәләр, кунакка чакыралар. Әлеге көндә мин Ашотның спорт өлкәсендәге уңышларына куанам. Киләчәктә аны исеме бөтен дөньяга танылган футболчы итеп күрәм, — ди Рәзифә Фаяз кызы.

Баксаң, Ашот 4 яшеннән үк футбол белән шөгыльләнә башлаган икән. Бүгенге көндә ул Илештә Әлфир Янгиров җитәкчелегендәге “Илеш” футбол җыелма командасында һәм башкаланың “Уфа” футбол клубында шөгыльләнә. Атнасына берәр-икешәр тапкыр Уфага күнекмәләргә йөри. Матур гына уңышлары да бар. Узган ел Волгоград шәһәрендә футбол буенча узган Бөтенрусия турнирында, 12 шайба кертеп, “Иң яхшы һөҗүм итүче” исеменә лаек булган. Спортның бу төре буенча төрле ярышларда яуланган кубоклары-медальләренең исәбе-саны юк.

Тәрбиячесе әйткәнчә, Ашот киләчәк тормышын футбол белән бәйләргә хыяллана. Моңа ирешү өчен тырышып укырга кирәклеген дә онытмый. Уку да Ашотка бик җиңел бирелә. Төрле фәннәр буенча үткәрелгән олимпиадаларда һәм бәйгеләрдә яуланган мактау кәгазьләре, призлы урыннары да санап бетергесез. Шулар арасыннан берсе — 4нче сыйныфта укыганда татар теле буенча Бөтенрусия онлайн-олимпиадасында яуланган җиңүе аеруча игътибарны җәлеп итә. Үзләрендәге һәм параллель сыйныфтагы 50гә якын укучыны узып, беренчелекне яулаган ул. “Әфа­рин”нан башка ни әйтәсең инде бу очракта?!

— Бу җиңү минеке генә түгел, башлангыч сыйныфлар укытучы Фәридә Ягъфәр кызы Шакированыкы да. Татар теленә мәхәббәт тәрбияләүдә һәм бу фән буенча уңышлар яулавымда укытучымның өлеше зур булды, — ди Ашот.

Ашот — нәфис сүз остасы да, сыйныфтагы драма түгәрәгенең иң актив әгъзасы да. Аның портфолиосында Г. Тукайга юбилее уңаеннан район үзәкләштерелгән китапханәсендә үткәрелгән бәйгедә яуланган җиңү турында Мактау кәгазе дә бар. Аның иң яраткан шагыйре дә нәкъ Тукай үзе икән!

Амбарцумяннарның быел беренче сыйныфка барган кызлары Асмик та татар телен бик теләп өйрәнә. Дөрес, ул әле татар телендә абыйсы кебек үк иркен сөйләшми. Шулай булуга карамастан, сыйныф җитәкчесе Ләйсән Шәрипова: “Хәзер Асмик та татар телендә җөмләләр төзергә өйрәнә башлады. Иң мөһиме — телне өйрәнергә кызыксынуы бар”, — ди.

Менә шундый үзенчәлекле гаилә яши Югары Яркәйдә. Дистә еллар дәвамында Илештә яшәү дәверендә алар район үзәгендә бик күп урыннарны, халкыбызның гореф-гадәтләрен, аш-суларын үз итәргә өлгергәннәр. Масис, әнә, район үзәгендәге үзәк мәйданнан көн дә бер җәяүләп әйләнеп килмәсәм күңел булмый, ди. Ануш исә һәр елны Сабантуй бәйрәмен көтеп ала. Ул гына да түгел, Русиянең төрле төбәкләрендә яшәүче туганнарын да нәкъ шул чорда кунакка чакырырга тырыша. Ашот исә әнисе пешергән әрмән халык ашлары — хачапури, долма, шашлыклардан тыш, татарның бәлешен, өчпочмагын, чәкчәген ярата.

— Бездә — татарларда “Якын булса да торган җир — сагындыра туган җир”, — дигән бик мәгънәле әйтем бар. Сез дә туган җирегезне сагынасыздыр инде? — дип кызыксынам Ереванда туып-үскән Ануш белән Грузиядә дөньяга килгән Масистан.

— Без Яркәйне шулкадәр яраттык, ул хәзер безгә туган җиребездән дә якынрак һәм кадерлерәк кебек тоела инде. Туган җир белән дә бәйләнешебезне өзмәскә тырышабыз. Аллаһ кушса, быел балалар белән Ереванга да, Грузиягә дә кунакка барырга уйлап торабыз, — диләр Амбарцумяннар.

Бирсен Ходай. Төрле милләт халыклары дус-тату яшәгәндә генә илебез тотрыклы булачак, гөрләп чәчәк атачак. Ә аның тотрыклы булуы, гөрләп чәчәк атуы нәкъ Амбарцумяннар кебек ихлас һәм тату гаиләләр кулында. Күбрәк булсын иде арабызда нәкъ шундый гаиләләр!
Читайте нас: