+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
22 декабрь 2016, 02:00

Фольклориадага әзерлек башланды

Республика йортында Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов Фольклор һәм традицион сәнгать фестивальләрен оштыру халыкара советы (CIOFF) президенты Филипп Боссан һәм аның мәдәният эшләре буенча вице-президенты Алехандро Камачо Гонсалес, шулай ук, советның Русия дәүләт секциясе президенты, Халык иҗаты йорты директоры Тамара Пуртова белән очрашты.

Анда 2020 елда Бөтендөнья фольклориадасын Башкортстанда үткәрүгә әзерлек мәсьәләләре тикшерелде.

— Бу колачлы чараның Уфада үтәчәгенә шатбыз, моның өчен сезгә рәхмәт белдерәбез. Актив әзерлек эшләре алып барыла, бу бурычны иң югары дәрәҗәдә башкарачагыбызга шигем юк, — диде Рөстәм Хәмитов. — Чараны үткәрү планы әзер, финанс һәм оештыру мәсьәләләре хәл ителгән. “Фольклориада-2020” югары дәрәҗәдә үтүе белән оештыручылар һәм катнашучыларның хәтерендә калырга тиеш.

Башкортстан Башлыгы белдерүенчә, фольклор коллективлары буенча республика Русиядә беренче урынны били. Төбәктә халыкара масштабтагы вакыйганы лаеклы үткәрү өчен тиешле инфраструктура булдырылган.

— Башкортстанның югары дәрәҗәдәге халыкара мәдәни вакыйганы лаеклы кабул итәчәгенә ышанабыз. Чыннан да, республика мәдәният өлкәсендә клуб учреждениеләре саны, шулай ук, халык мәдәниятен тәкъдим итүче коллективларның әзерлек һәм эш дәрәҗәсе сыйфаты буенча беренче урында тора, — диде Тамара Пуртова. — Бу республика дәүләт властеның халык мәдәниятен саклап калуга, үстерүгә, аның абруен арттыруга зур игътибар бүлүен исбатлый.

Филипп Боссан ассызыклавынча, CIOFF ел саен 350гә якын фестиваль үткәрә.

— Безнең бурыч — илләрне Фольклориадада катнашырга җәлеп итү. Мәдәни яктан караганда, сез — бай республика. Сезнең мәдәни мирасыгыз бай. Мондый чараны үткәрү Башкортстанның абруен халыкара дәрәҗәдә күтәрәчәк дип уйлыйм, — диде CIOFF президенты. — 2020 елга кадәр Фольклориадада катнашу өчен дөньяның иң яхшы коллективларын сайлаячакбыз. Киләсе елның җәендә Уфага тагын “Бердәмлек — Содружество” фестиваленә киләчәкбез.

CIOFF 1970 елдан башлап эшли, 2012 елдан ЮНЕСКОның рәсми партнеры. Аның төп максаты — традицион мәдәниятне һәм фольклорны саклау һәм үстерү. Күп еллар дәвамында CIOFFның Русия дәүләт секциясен Халык иҗаты йорты тәкъдим итә. Бөтендөнья фольклориадасы CIOFFның рәсми чараларының бер өлеше булып тора. Гадәттәгечә, анда 60-80 илдән якынча өч мең артист катнаша.
Читайте нас: