Сатуга чыгарылган теләсә нинди товар Дәүләт станда́ртына (ГОСТ) яисә техник шартларга (ТУ) җавап бирергә тиеш. ГОСТ ТУдан өстенрәк тора. Беренчесендә дәүләт тарафыннан расланган таләпләр турында сүз барса, икенчесе җитештерүче предприятиенең эчке контролен күз уңында тота. Әлеге косметик матдәдә ТУ билгесе куелган һәм “эчәргә ярамый” дип язылган булган. Ләкин, барлык таләпләрне бозып, аны ясаганда этанол урынына метанол салганнар. Билгеле булуынча, этил спиртын (этанол) эчәргә ярый (барлык исерткеч эчемлекләр составында да ул бар). Ә метанол – агу. Ул, гомумән, сәнәгатьтә һәм көнкүрештә чистарткыч буларак кулланыла. Этил спиртын нигездә бөртеклеләрдән, шикәр камышыннан ясыйлар. Метанол агачтан катлаулы химик реакция нәтиҗәсендә алына. Шул ук вакытта, этил спирты метанолдан өч-дүрт тапкыр кыйммәтрәк. Аптекадагы 30 сумлык 100 граммлы “боярышник”ны да, ванна кергәндә суга салу өчен дип ясалган 250 граммлы косметик матдәне дә башлыча “бомж”лар эчә. Кибет аракысына аларның акчасы юк.
Бер литр этил спиртының үзкыйммәте якынча 100 сум. Бер шешә аракыда спирт — 40 процент. Кибеттәге аракының минималь бәясе — 190 сум, акциз өлеше — 100 сум. Бу — турыдан-туры дәүләт казнасына керә торган акча. Шушыңа 18 процент өстәмә бәя салымын да кушарга кирәк. Барлык җитештерү, логистика чыгымнарына әллә ни калмый. Аракыны, ”боярышникны” яшерен җитештереп, сәүдә итүчеләр нәкъ менә акциз һәм өстәмә бәя салымы түләүдән качып акча эшли. Шуңа күрә хөкүмәтнең спирт кушылган даруларны да акцизлы эчемлекләрне контрольдә тота торган системага кертергә тырышуы аңлашыла. Бу, беренче чиратта, контрафакт аракы һәм әлеге “боярышник” кебек эчемлекләргә киртә куеп, халыкны кибет аракысын сатып алырга этәрү максатыннан эшләнә.
“Контрафакт” дип аталган эчемлекләр кибеттәгедән икеләтә арзан, яшереп аракы җитештерүчеләр нигездә шул ук этил спиртын файдалана. Алар сыйфатка да игътибар итә хәзер. “Кайвакыт, конфискацияләнгән продукция заводныкыннан бөтенләй аерылмый”, — дигән иде махсус лаборатория вәкиле бервакыт. Иркутскидагы кебек фаҗига нәкъ менә “теневик”лар өчен бик хәвефле. Алар ясаган “левак”ны эчеп кешеләр агулану, яшереп товар җитештерүченең бизнесы таркалу өстенә, дистәләрчә ел төрмә дигән сүз. Ә инде гаражларда агу тутыручы “косметолог”ларны яшереп аракы ясаганнар күралмый. Нәкъ шулар аркасында барлык “теневик”ларның да койрыкларына басудан куркалар. Гомумән, бу төр яшерен бизнес вәкилләре ифрат сак эш итә, хокук саклау органнары күзенә чалынмаска тырыша.
Иркутскидагы агулану, экспертлар фикеренчә, этанол белән метанолны бутау нәтиҗәсендә тупас хаталану, ягъни аңлы рәвештә башкарылган диверсиягә охшаган. Монда легаль җитештерүчеләрнең дә, яшереп аракы ясаучыларның да “куллары уйнарга” мөмкин. Чөнки аракы кыйммәт. Шуңа күрә легаль җитештерүчеләр әлеге фаҗига аша дәүләттән кибет аракысының бәясен төшертүне таләп итми микән, ә “теневик”лар гаражлардагы көндәшләреннән котылырга теләми микән, дип фаразлаучылар бар. Ничек кенә булмасын, башка сыймаслык хәл... Кустарь шартларда җитештерелгән спиртлы эчемлекләрнең тамырын корытмыйча, кибетләрдә бәяләр сәясәтенә үзгәреш кертмичә, үлемечле хәлләр кимемәячәк. Уйлап карагыз, сыйфатсыз спиртлы сыекчалар эчеп үлүчеләр саны узган елда 13 меңгә җиткән!
Ел дәвамында кибетләрдә аракы сату 2 процентка кимегән. Быел 800 миллион литр аракы сатылачак дип фаразлана. Шул ук вакытта контрафакт аракы һәм көмешкәнең еллык әйләнеше 700 миллион литрга җитә диләр.
Агуланып үлү очраклары 1985 елда эчкечелеккә каршы көрәш игълан ителгәч тә арткан иде. Аракы булмагач, нәрсә яна, шуны эчә башладылар. Хәзер исә тыюлар юк. Кибет киштәләре сыгылып тора. Тик, алда билгеләнүенчә, аракы кыйммәт. Дөрес, “кыйммәт булгач, бөтенләй эчмәвең — иң яшысы”, дияргә була. Профилактика эшләре дә алып барыла сыман. Сәүдә итү вакытын чикләделәр, лицензияләү керттеләр. Ләкин кризис нәтиҗәсендә җәмгыятьтә социаль деградация куркыныч дәрәҗәгә җитте. Икътисад фәне өйрәтүенчә, һәр кризисның социаль аспекты була. Эшсезлек, кыскартулар, гаиләләр таркала. Чарасызлыктан эчүгә сабышканнарның күбесе — шушы социаль деградация корбаннары.
Идрис Сәетгалиев.