+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
24 декабрь 2016, 02:00

Сәламәт бул, гаилә!

– Алты номинациядә узган әлеге чара республика җәмәгатьчелегенә Хатын-кызлар һәм Әтиләр советлары эшчәнлеген таныту, шулай ук гаилә әгъзала­рының сәламәтлеген саклауга юнәлтелде, – ди Берлек рәисе Рәшидә Солтанова. – Республикадагы барлык 1800 совет сәламәт тормышка кагылышлы эшчәнлек алып бара – халык белән очраша, лекция, әңгәмәләр, семинарлар, тренинглар, ярышлар, мохтаҗларга ярдәм оештыра. Бүген без аларның иң яхшылары белән танышабыз.

Бәйгегә 35 проект тәкъ­дим ителгән иде. Алар арасында фильмнар, слайд-шоу, чагу альбомнар бар. Җиңүчеләрне тәбрикләп, республиканың хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры урынбасары Татьяна Глухова катнашучыларның һәрберсе соклануга һәм мактауга лаек кабатланмас шәхес булуын билгеләп узды. Әйтик, Миякә райо­нының Качаган авылы Хатын-кызлар советы рәисе Фәйрүзә Равил кызы хоккей командасы төзегән. Республикада бердәнбер хатын-кызлар командасында ул – капкачы. Әлеге эшчәнлеген хуплап, ул җитәкләгән Совет “Яшьләр белән эшчәнлек” номинациясендә җиңүче дип табылды.

“Сәламәт тормыш һәм актив ял итүне пропагандалау” номинациясендә Мишкә районының Хатын-кызлар һәм Агыйдел шәһәренең Әтиләр советлары җиңеп чыкты.

“Буыннан-буынга тапшырылып килүче гореф-гадәтләрне саклау һәм гаилә кыйммәтләрен булдыру” номинациясендә Энҗе Шәфыйкова җитәкләгән Ярмәкәй районы Хатын-кызлар Советына җитүче булмады. Жюри хөкеменә “Авылдашлар белән очрашу”, “Габделкәримнең чаңгы юлы” фильмнары һәм Яңа Сүлле авылы хатын-кызлар оешмасы презентациясе, шулай ук “Дармарка”, “Ярмәкәй бизәкләре”, “Хәсрәтеңне сөйлә” акция һәм проектлары турындагы альбомнар тәкъдим ителде.

Ярмәкәйдә беренче “Дармарка”ны 2013 елның 5 июлендә, Бөтенрусия Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә Ярмәкәй авылы хакимияте һәм Хатын-кызлар советы оештырган иде. Ул “Кирәге калмаган, әмма яхшы сакланган әйберләр алып кил дә, үзеңә ни кирәк, шуларны алып кит” девизы астында узды. Әйберләр, нигездә, аз керемле һәм күпбалалы гаиләләргә таратылды. Башкалада узган семинар-киңәшмәдә бу хакта бөтен республикага мәгълүм булды.

“Яшьләр тәмәке тартуга һәм наркоманиягә каршы” акциясе барышында Уфа шәһәре Хатын-кызлар советы башкаланың тулай торакларында “түгәрәк өстәл”ләр оештырган. Бөтендөнья Сәламәтлек көнендә медицина һәм социаль өлкә хезмәткәрләре белән бер­лектә “туры линия”ләр үткәргән.

Семинар-киңәшмәдә, “Мөмкинлекләре чикле әгъзалары булган гаиләләр белән эшчәнлек” номина­циясендә җиңүче буларак, Салават шәһәренең Әтиләр советы билгеләнде. Биредә юристлар, малтабарлар, табиблар, күпбалалы әтиләр берләшкән. Алар шәһәр хакимияте, Хатын-кызлар советы, мәгариф учрежде­ниеләре белән берлектә коррекция мәктәпләре, махсуслашкан балалар бакчаларына ярдәм итә.

Краснокама районы Хатын-кызлар советы “Гаилә­дәге өлкәннәр белән эшчәнлек” номинациясендә җиңде.
Алдынгылар “Сәламәтлек чишмәсе” профилакториена юлламалар белән бүләк­ләнде һәм “Вся Уфа” телекомпаниясе әзерләгән бүләкләр алды.
Читайте нас: