+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
31 декабрь 2016, 02:00

Иҗтимагый тормыш сәясәт белән үрелеп барды

Башкортстанда быел булып үткән иң мөһим вакыйгаларны барлыйбыз.

29 гыйнварда Уфада “Хокук. Бизнес. Дәүләт” Гомумрусия форумы үтте. Башкалабызга 500дән артык бизнес, оешмалар вәкилләре, сәясмәннәр, политолог­лар килде.

Әйтергә кирәк, мондый чараның Башкортстанда үтүе очраклы түгел, чөнки республикада эшкуарлар хокукларын яклауга җитди игътибар бүленә. Бездә, илдә иң беренчеләрдән булып, бизнес-омбудсмен эшли башлады.

Чара кысаларында республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов Русия Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкил Борис Титов белән очрашты.

24 мартта Дәүләт җыелышы-Корылтайның егерме сигезенче пленар утырышы үтте, анда парламентарийлар игътибарына Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитовның 2015 елда республика Хөкүмәте эшчәнлеге йомгакларына багышланган чыгышы тәкъдим ителде.

— Республика Хөкүмәте икътисадны һәм җәмгыятьне тотрыклы үстерү, гражданнарның тормыш сыйфатын күтәрү өчен барысын да эшли. Безнең максат – соңгы елларда ирешелгән уңышларны саклау, икътисадта һәм социаль өлкәдә структур реформалар үткәрү өчен нигез булдыру. Арытаба депутатлар кабул итәчәк законнар Башкортстанда нәтиҗәле социаль юнәлешле дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру өчен нигез булыр, дип ышанам, — диде Рөстәм Хәмитов.

29 мартта “Башкортостан” дәүләт концерт залында “Башкортстан урыслары соборы” төбәк иҗтимагый оешмасының IV съезды үтте. Мәртәбәле форумда республика район һәм шәһәр­ләреннән делегатлар, башкарма власть органнары вәкилләре, Дәүләт думасы һәм Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлары, милли-мәдәни үзәкләр җитәкчеләре һәм ил төбәкләреннән кунаклар катнашты.

Форумда урыс теле һәм мәдәниятенең торышы, милләтара татулыкны ныгыту, әхлак һәм рухи кыйммәтләрне саклау, башка мәсьәләләр турында фикер алыштылар.

7 апрельдә Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов республикада яшәүчеләр белән туры линия үткәрде. Төбәк җитәкчесе исеменә шәһәр һәм районнардан 10 меңнән артык сорау килде. Аларның күпчелеге хезмәт хакы һәм пособие түләү, юлларны ремонтлау, балалар бакчалары белән тәэмин итү мәсьәлә­ләренә, шулай ук, белем бирү, сәламәтлек саклау, торак-коммуналь хуҗалык өлкәләренә, авыл хуҗалыгы тармагына кагылышлы булды.

18 апрельдә Уфада республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов Русия Федераль җыелышының Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко белән очрашты. Алар республиканың социаль-икътисади үсешенә кагылышлы мәсьә­ләләрне тикшерде.

– Федерация Советы исеменнән Бөтенрусия яшь галимнәр конферен­циясенә булышлык итүегез өчен рәхмәт белдерәм. Чара югары дәрәҗәдә оештырылган. Агымдагы елда төбәкләр һәм катнашучыларның саны ике тапкыр арту Башкортстан мәнфәгатьләре, сезнең тәҗрибә турында сөйли. Бу тәҗрибәне Федерациянең башка субъектлары да өйрәнсен һәм үзләрендә куллансын иде. Сезгә болар өчен зур рәхмәт! – диде очрашуда Валентина Матвиенко.

19 майда Башкортстан Республикасы Конституцион суды оештырылуның 20 еллыгы чаралары кысаларында тантаналы утырыш үтте.

— 2016 ел безнең өчен аеруча истәлекле. Быел Башкортстан Республикасы Конституцион суды оештырылуга 20 ел тула. Бу вакыйга шушы вакыт аралыгындагы эшчәнлеккә йомгак ясау һәм яңа үсеш юнәлешләре билгеләү өчен сәбәп булып тора. Дәүләт власте органнары, фәнни һәм иҗтимагый оешмалар, мәгариф учреждениеләре белән хезмәт­тәшлекне ныгыту шушы юнәлеш­ләрнең берсе дип уйлыйбыз, — диде Конституцион суд Рәисе Зөфәр Еникеев.

2 июньдә Конгресс-холлда “Евразия интеграциясе процессы контекстында төбәкара элемтәләрне үстерү” дигән темага V Русия – Кыргызстан төбәкара конференциясе үтте.

Чарада Русия һәм Кыргызстан президентлары хакимиятләре вәкилләре, башкарма һәм законнар чыгару власте органнары әгъзалары, ике ил төбәкләре башлыклары, эшлекле даирәләр һәм хөкүмәтнеке булмаган оешмалар вәкилләре катнашты. Форумда Русия һәм Кыргызстан төбәкләре арасында сәүдә-икътисади, авыл хуҗалыгы, туризм, гуманитар өлкәләрдә хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләре тикшерелде.

Республикада православие динен тотучылар тормышында тарихи вакыйга булды — 4 июньдә Мәскәү һәм бөтен Русия Патриархы Кирилл ике көнлек эш сәфәре белән Башкортстанга килде. Моңа кадәр Урыс православие чиркәвенең иң югары дәрәҗәдәге җитәкчесенең безнең төбәккә килгәне юк иде.

— Бу мөһим сәфәргә бик җитди әзерләндем. Республика Русия субъект­лары арасында аерым урын били. Башкортстан милләтара бәйләнешләр һәм хезмәттәшлек үрнәге дә булып тора, — диде Патриарх Кирилл журналистларга.

Патриарх Кирилл, Михаил Бабич һәм Рөстәм Хәмитов Бөре шәһәрендәге Изге Троица хатын-кызлар монастыренда булдылар. Урыс православие чиркәве җитәкчесе 1953-54 елларда картәтисе Василий Степанович Гундяев дьякон булып дини хезмәт салган Михаило-Архангел чиркәвендә гыйбадәт кылды.

Патриарх Кирилл Благовещен рай­онының Уса-Степановка авылындагы элекке Петропавел гыйбадәтханәсе урынында истәлекле хач урнаштыру тантанасында катнашты, Успение Изге Георгий ирләр монастыренда булды, Успение соборында кичке гыйбадәт кылды, дин тотучыларга вәгазь сөйләде.

5 июньдә Патриарх Кирилл Уфаның Рождество Богородицы чиркәвендә гыйбадәт кылды, илаһи литургиягә җитәкчелек итте, гыйбадәтханәгә кафедраль собор статусы бирелде.

Патриарх Кирилл Русия мөселман­нарының Үзәк диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Шәйхел-Ислам Тәлгать Таҗетдин белән очрашты. Дини лидерлар төп конфессияләр арасындагы дуслыкны ныгыту һәм экстремистлыкны профилактикалау турында фикер алышты, истәлекле бүләкләр алмашты.

Патриарх Кирилл, Рөстәм Хәмитов һәм митрополит Никон Уфаның Воскресение һәм Сергей Радонежский соборларында булдылар, башкаланың истәлекле урыннарын, шулай ук, “Лалә-Тюльпан” мәчет комплексын карадылар.

16 сентябрьдә Рөстәм Хәмитов рәислегендә Башкортстан оештыры­луның 100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны уздыру буенча республика оештыру комитеты утырышы үтте.

— Бүген оештыру комитетының беренче утырышы үтә. Без катлаулы, зур эшкә старт бирәбез. Юбилейны югары дәрәҗәдә үткәрергә кирәк. Ил Президенты безнең башлангычны хуплады, 2019 елда Башкортстан оештырылуга 100 ел тулуны билгеләү турында указга кул куйды, — диде Рөстәм Хәмитов.

Республика Башлыгы сүзләренә караганда, юбилей уңаеннан төбәктә “Башкорт­станның 100 еллыгына — 100 яңа объект” акциясе гамәлгә ашырыла башлады.

— Башкортстанның 100 еллык юбилее республика халкын берләштерергә, уртак бәйрәмебез булырга тиеш. Һәр кеше үзенең бу мөһим датага катнашы булуын тойсын, — диде Рөстәм Зәки улы.

18 сентябрьдә, Бердәм тавыш бирү көнендә, җиденче чакырылыш Дәүләт думасына, урындагы үзидарәнең вәкаләтле органнарына һәм Дәүләт җыелышы-Корылтайга өстәмә сайлаулар үтте. Быел Дәүләт думасына сайлаулар катнаш система буенча уздырылды, партияләр өчен тавыш бирүдән тыш, гражданнар үз сайлау округыннан депутат сайлады.

— Халык сайлауларда үз ихтыярын белдерә алсын өчен тиешле шартлар тудырылды, республикада сайлауда катнашу күрсәткеченең югары булуы гражданлык позициясенең формалашуы турында сөйли, — диде Рөстәм Хәмитов сайлаулар йомгакларына багышланган брифингта. — Сайлауда катнашу күр­сәткече югары – 70 проценттан артык. Бу республика халкының дәүләт эшләрендә катнашуы һәм, шул рәвешле, ил язмышына битараф булмавы турында сөйли.

11 октябрьдә республиканың Дәүләт мөстәкыйльлеге турында декларация кабул ителүенә 26 ел тулды. Күпмил­ләтле халыкларның бердәмлеген, төрле конфессия вәкилләренең дуслыгын гәүдәлән­дерүче бу бәйрәм — чын мәгънәсендә бөтенхалык тантанасы. Бу көн, һичшиксез, һәр башкортстанлы өчен зур бәйрәм булып тора. 6 октябрьдә Башкортстан опера һәм балет театрында Республика көне уңаеннан тантаналы җыелыш үтте.

9 декабрьдә Уфада республика муниципаль берәмлекләренең VI съезды булды. Форумда 600дән артык делегат, федераль һәм республика дәүләт власте органнары, муниципаль берәмлекләр вәкилләре катнашты. Съездда, шулай ук, республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов катнашты һәм чыгыш ясады.

Чарада урындагы үзидарә өлкәсенә кагылышлы мөһим мәсьәләләр тикшерелде.
9 декабрьдә Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов Дәүләт җыелышы-Корылтайга еллык Юллама белән мөрәҗәгать итте.

— Гомумән алганда, Башкортстанда социаль-икътисади хәл тотрыклы булып кала. Ел йомгаклары буенча сәнәгать җитештерүе индексы, салым керемнәре үсеше тизлеге Русиядәге уртача күрсәт­кечтән югары булачак. Социаль бурычлар тулы күләмдә башкарыла. Кайбер кыенлыклардан соң инвестицияләр, төзелеш, хезмәт хакы дәрәҗәсе һәм керемнәр, эшсезлек күрсәткечләре мәсьәләсендәге хәлләр яхшы якка үзгәрә, — диде Рөстәм Зәки улы.
Читайте нас: