+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
31 декабрь 2016, 02:00

Ил нигезе – тырыш хезмәт

Республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов бер төркем фидакарьләргә Русиянең һәм Башкортстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды.Орденнар, аерым билгеләр, Мактау грамоталары һәм атказанган исемнәре, шулай ук, Рәхмәт хатларына төзелеш, транспорт, торак-коммуналь һәм урман хуҗалыклары, агросәнәгать, дәүләт хезмәте, муниципаль идарә, банк һәм социаль өлкә, эшкуарлык һәм сәүдә, фән һәм мәгариф, сәламәтлек саклау, физкультура һәм спорт, матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары, мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә фидакарь хезмәт салган 53 кеше лаек булды.

Республика Башлыгы аларны якынлашып килүче Яңа ел белән дә котлады.

– Безнең республика 2017 елга ышанычлы аяк баса, – диде Рөстәм Хәмитов. – Финанс мөм­кинлекләребез үз өстебезгә алган социаль бурычларны тормышка ашыру өчен җитәрлек, киләсе елга да күчәрлек тупланмалар бар.
Быел республикада төзелеш темплары югары булды. Бу җәһәттән Башкортстан Русиядә бишенче-җиденче урыннарны били. 2019 елда республиканың 100 еллыгын билгеләүгә янә 100 объект билгеләнгән, әлбәттә, алар тагын да күбрәк булачак.

Башкортстанда авыл хуҗалыгы да үсештә. Бу өлкәдә күп кенә районнар нәтиҗәле эшчәнлек алып бара. Күп еллар нәкъ шундый төбәкләрнең берсен җитәкләгән Федоровка районы хакимиятенең элекке башлыгы Радик Ишмөхәм­мәтов “Халыклар дуслыгы” орденына, Нуриман районы хакимияте башлыгы Азамат Носратуллин Башкортстан Респуб­ликасының Мактау грамотасына лаек булды. Уфа шәһәре Дим районы хакимиятенең элекке башлыгы Зыфар Хәкимов “Башкортстан Республикасында фидакарь хезмәте өчен” аерым билгесе белән бүләкләнде.

Бүләкләнүчеләр арасын­да каләмдәшләребез булуы, аларның фидакарь хезмәте ил күләмендә билгеләнүе – аерым горурлык. Респуб­ликаның Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы җиткәчесе Борис Мелкоедов Русия Президентының Рәхмәт хатына лаек булса, “Юлдаш” радиосының иҗтимагый-сәяси программалар бүлеге җитәкчесе Рәсүл Сәгый­товка “Русиянең атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелде.

– Хезмәтне күңелен салып башкаручы шәхесләрне күрү аерым канәгатьлек тудыра, – диде республика Башлыгы.
Читайте нас: