+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
5 гыйнвар 2017, 02:00

Бәйрәм шатлыгы чагыла җырда

Уфаның 84нче татар гимназиясе укучыларын Кыш бабай татарча сәламләде.Уфаның 84нче татар гимназиясе ихатасында укучыларны һәм хезмәткәрләрне һәр иртәдә шунда ук үсеп утыручы матур чыршылар каршы ала. Яңа ел бәйрәменә ике атна кала аларны укучылар бизәп куйгач, чыршыларыбыз тагын да купшыланып китте. Ә инде ылысларына мамыктай кар бөртекләре кунгач, күпләр көтеп алган бәйрәмнең дулкынландыргыч мизгелләре барчасының да күңеленә күчте.

Данлыклы уку йортыбызда чыршы бәйрәме беренче көнне гадәттәгечә оештырылса, аның икенче көнне туган телебездә үткәрелгәнен аеруча башлангыч сыйныф укучылары түземсезлек белән көтеп алды. Һәм бу юкка гына түгел, чөнки бу көнне чыршыкайны, залны тагын да матуррак итеп бизәүгә балалар гына түгел, укытучылар да, ата-аналар да бөтен күңелен, тырышлыгын салды: махсус стена гәзитләре чыгарылды, кышкы этюдлар эшләнеп, аларга Яңа ел белән бәйле татарча шигырьләр, җырлар язылды. Ә инде Кыш бабай алдында сәләтләрен күрсәтергә сабыйлар аеруча дулкынланып әзерләнде.

– Кадерле балалар, укучылар, коллегалар, ата-аналар! Бүген иң сихри бәйрәмне – Яңа елны каршы алырга җыелдык, – диде, тантананы ачып, гимназия директоры Равил Идрисов. – Без аны ел саен каршы алсак та, ул һәрвакыт дулкынландыргыч, сихри, тылсымлы була, бәлки, шуңадыр да аны барысы да ярата, көтеп ала. Бу көнне бер-беребезгә иң изге һәм иң ихлас теләкләребезне юллыйбыз. Сезгә яңа елда бары тик күңелле вакыйгалар, шатлыклы һәм истәлекле мизгелләр, сәламәтлек, укуда һәм эшегездә зур уңышларга ире­шүегезне телим!

Равил Рифкать улының һәм аның башлангыч сыйныфларда уку-укыту эшләре буенча урынбасары Зилә Кәримгулованың котлау сүзләреннән соң шушы тантананы төп оештыручылар – Башкорт­станның атказанган артисты Лениза Гайнетдинова җитәкчелегендә гимназиядә менә инде биш ел эшләп килүче “Символ” балалар театр студиясенең яшь артистлары сүз алды. Аларның тамашаларында 3-4нче сыйныф укучылары Лия Әхтәмҗанова, Алия Нурмөхәм­мәтова, Разалия Миңнегалина, Диана Харрасова, Эмилия Миңне­галиева, Рената Фәхретдинова, Умида Касыймова, Әмирә Александрова, Руслан Мәгасүмов һәм Даян Билалов аеруча актив катнаштылар, сәхнәдән дә, залга төшеп тә төрле уеннар оештырдылар, татарча җырладылар, башкаларны да чыршы тирәли әйлән-бәйләнгә чакырдылар.

Гимназиябездә бик талантлы сәнгать җитәкчеләре эшли. Бәйрәмне дәртле биюләре белән бизәгән “Кояш” студиясе җитәкчеләре Фәрзәлия һәм Денис Ибраһимовларның тырышлыгы нәтиҗәсендә тамашабыз тагын да матуррак бизәкләр белән баеды. Музыка укытучысы Гүзәл Смольянинова җитәкчелегендәге “Тамчылар” вокал төркеменең искиткеч матур милли киемнәрдәге чыгышы да купшыкаебыз янында үткән бәйрәмнең бизәгенә әверелде. 3 “а” сыйныфында оештырылган “Чаткылар” татар фольклор вокал ансамбле әгъзаларының уңышлы чыгыш ясавына җитәкчеләре Ләйсән Еникееваның аларга залдан торып кушылып җырлап торуы, укучыларыннан да ныграк дулкынлануы ярдәм иткәндер. Алар башкаруындагы “Сандугач-күгәрчен”, “Дусларыма” дигән җырларга залдагылар да ихлас кушылды. Тамаша ахырына исә бу көнне барчасының күңел күтәренкелеге, шатлык хисләре балкуына 4 “в” сыйныфының уңган егетләре Таһир Харипов, Илмир Хәлиуллин, Радим Сәлимгәрәев һәм Динар Исаев башкаруындагы дәртле татар биюләре сәбәпче булгандыр. Әфарин, малайлар!

Укучылар һәм аларның ата-аналары өчен күңелле бәйрәм оештыруга зур көч салган укытучылар Зифа Гозәерова, Айгөл Ахунова, Эльвира Идрисова, Зөлфия Сафина, Раушания Гәрәева, Зарема Дибаева һәм Лүзә Вәлиуллина аның уртасында кайнады, үзләренең тәрбияләнүчеләре белән бергә чын күңелдән ихлас куанды да дулкынланды да.

Әлфия Гәрәева,
84нче татар гимназиясенең татар теле һәм
әдәбияты укытучысы.
Читайте нас: