– Радим Рикович, Экология елы игълан ителде, димәк, табигатьне саклау мәсьәләләренә игътибар бермә-бер артачак. Бу җәһәттән нинди яңа проектларны тормышка ашыру күз уңында тотыла?– Республикада “Экобокс” дип исемләнгән социаль проектны киң җәелдерү максаты куелды. Аның кысаларында авылларда һәм шәһәрләрдә терекөмешле, димәк, тирә-як мохит һәм кешеләр өчен хәвефле саналучы ватык лампаларны җыю өчен махсус контейнерлар урнаштырылачак. Әйткәндәй, әлеге эш безнең Дүртөйле районы һәм шәһәрендә күптән башланды, пластик шешәләр, бушаган картон тартмалар һәм башкаларны җыю өчен дә аерым контейнерлар куелды.
Республикада игълан ителгән “Парклар маршы” акциясе быел аеруча киң җәелдерелер дип уйлыйбыз. Дүртөйле районына килгәндә, узган елда да без бу чарада актив катнаштык: шәһәребезне һәм авылларыбызны яшелләндерү максатында 3300 агач үсентесе утыртылды. Бу эштә Иске Баеш, Суккул, Аргамак авылында яшәүчеләр аеруча уңганлык күрсәтте. Мәскәү авылының үзендә генә 300 ылыслы агач утыртылды.
Табигатьне саклау мәсьәләсе хакында уйланганда, шуны ассызыклау мөһим: экологик тәрбия бишектән башланырга тиеш. Без, экологлар, яшь буын белән эшләүгә зур игътибар бирергә бурычлыбыз. Әлеге максатка ярашлы, эш планыбызда мәктәп укучылары белән очрашулар, тирә-як мохитне саклау темасына “түгәрәк өстәл”ләр, викториналар оештыру кебек чараларга зур урын бирергә тырышабыз. Табигатькә сакчыл караш ул бит гади генә нәрсәләрдән башлана: мәсәлән, суны сакчыл куллану. Махсус тикшерүләргә ярашлы, һәркайсыбыз су сарыф итүне кимендә дүрт тапкыр азайта алабыз. Моның өчен бары кайбер гадәтләребездән арыну гына кирәк: савыт-сабаны суны краннан бертуктаусыз агызмыйча, ә аерым савытта юып чайкатсак, счетчик 3-5 (!) тапкыр акрынрак әйләнер, димәк, гаилә казнагызга да файда булыр. Кранны төзек хәлдә тоту да мөһим, чөнки су тамчылап яки саркып торганда тәүлегенә 200 литрдан күбрәк су югалырга мөмкин! Химик матдәләрне азрак куллансак, үзебезнең, гаилә әгъзаларыбызның сәламәтлегенә генә түгел, тирә-як мохитнең чисталыгына да зыян салмабыз. Ә табигатьне саклау буенча төрле акцияләрдә (агач утырту, күл, елга буйларын чистарту) катнашуга изге бурычыбыз дип карарга өйрәнергә кирәк.
– Мәгълүм булуынча, республика муниципаль берәмлекләренең VI съездында Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов муниципалитетлар җитәкчеләренә табигатьне саклау мәсьәләсендә үрнәк булырга киңәш итте. Чынлап та, без яшәгән биләмәләргә чүп-чарны кайдандыр читтән китереп түгүче юк, тирә-як мохитне үзебез пычратабыз. Бу җәһәттән Дүртөйле районында да хәлләр ал да гөл дип булмый: белүебезчә, авыллардагы чүплекләр ябылып, бүген лицензияле алты оешма машина белән көнкүреш калдыкларын җыярга махсуслашса да, халык алар белән килешү төзергә ашыгып бармый, чүп-чарны качып-посып һаман шул элекке урыннарга ташый бирә.– Яшерен-батырын түгел, бу шулай. Халыкны көнкүреш калдыкларын җыючы оешмалар белән килешү төзергә мәҗбүр итә алмыйбыз, әлегә бу хакта анык закон юк. Тиздән үзгәрешләр булыр, чөнки табигатьне пычрату – үзебез утырган ботакка балта чабуга тиң. Халык арасында аңлату эшләрен даими алып барабыз. Районыбыз республикада беренчеләрдән булып каты көнкүреш калдыклары өчен полигон төзегән иде. Хәзер авыл биләмәләрендәге чүплекләр чистартылып, калдыклар шунда ташылып бетәргә тиеш. Бу эш өчен авыл Советы биләмәләре башлыклары җаваплы. Аны мөмкин кадәр тизрәк башкарып чыгу зарур. Ә көнкүреш калдыкларын җыючы махсус предприятиеләр белән беренчеләрдән булып Суккул, Биектау, Исмаел, Чишмә, Иске Баеш, Өчбүлә, Мәскәү, Семилетка авылларында яшәүчеләр килешүләр төзеде. Ә менә башка авылларда эш авыррак бара.
Закон таләпләрен санга сукмаучыларга, чүп-чарны теләсә кайда бушатучыларга карата протоколлар төзелә, штрафлар салына, әлбәттә. Былтыр да, мисал өчен, шәһәр, авыллар тирәсенә чүп чыгаручыларга карата өч дистәгә якын протокол төзелде, штраф түләтелде. Ләкин, эколог буларак, төп бурычым, тәртип бозучыларны җаваплылыкка тарттырудан бигрәк, халык арасында аңлату эшләре алып баруда дип уйлыйм. Без бит шундый гүзәл җирдә гомер кичерәбез: районыбызда табигать заказниклары да бар, биредә Кызыл китапка кертелгән сирәк үсемлекләр үсә, кыргый җәнлекләр яши. Шушы гүзәллекне кулыбыздан килгәнчә саклыйк, дуслар. Балаларыбыз, оныкларыбыз, киләчәк буыннар хакында да онытмыйк.
Чаралар планы расландыХөкүмәт Президиумы утырышында республикада Экология һәм аеруча сакланучы табигать территорияләре елын үткәрү буенча чаралар планы расланды. Ул Хөкүмәт Премьер-министры Рөстәм Мәрданов рәислегендә үтте.
— 2017 ел Русиядә һәм Башкортстанда Экология һәм аеруча сакланучы табигать территорияләре елы дип игълан ителде. Бу турыда ил Президенты Владимир Путин һәм республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов Юлламаларында яңгыратылды, — диде табигатьтән файдалану һәм экология министры Илдар Һадыев. — Министрлык экология проблемаларына җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итүгә юнәлтелгән тематик чаралар планын булдырды.
Министр сүзләренә караганда, планга һава, су объектларын, җир асты байлыкларын файдалану, үсемлекләр һәм җәнлекләр дөньясын саклау, шулай ук, республика халкының экология мәдәниятен арттыру өлкәсендә йөздән артык чара кертелгән.
Үз хәбәрчебез.