+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
5 гыйнвар 2017, 02:00

Безнең гвардия Җиңелү белмәс

Күптән тарихта калган “фронт”, “гвардия” дигән төшенчәләр тормышыбызда янә ныклы урын ала бара. “Халык фронты”на күнегергә дә өлгермәдек, илдә Росгвардия төзелү турында карар кабул ителде. Гвардия — сугышта дан казанган иң яхшы гаскәр дигәнне аңлата. Димәк, Русиядә халык тынычлыгы сагында торучы иң яхшы хезмәт барлыкка килде.

Инде ул оештырылуга сигез ай үтеп киткән. Аның эшчәнлеген көйләү буенча җитди эш алып барыла. Бүген Милли гвардиягә эчке гаскәрләр күчерелгән дә инде. Ел ахырына Эчке эшләр министрлыгының Росгвардиягә кергән бөтен органнарын һәм бүлекчәләрен: “спецназ”ны, ОМОНны, махсус тәгаенләнештәге авиация отрядын, ведомстводан тыш сак хезмәтен, лицензия-рөхсәт бирү сис­темасын күчерү процессы тулысынча төгәлләнергә тиеш. Гомум алганда, илдә гвардиячеләр саны 340 мең булыр дип көтелә.

Һәр төбәктә Росгвардиянең урындагы органы булдырылган. Күптән түгел аның Башкортстандагы идарәсе җитәкчесе, полиция генерал-майоры Вячеслав Андреев журналистлар белән очрашты.

— Бүгенге көнгә Идарәнең штабы төзелде, рядовойлар һәм офицерлар составы билгеләнде. Хезмәткә барлыгы 3 мең кеше кабул ителде. Росгвардияне оештыруның икенче этабы гыйнварда башланачак: ведомствоның оештыру-штат структурасы расланачак, документлар тәртипкә китереләчәк, ә вазыйфа биләүче кешеләр алдына анык бурычлар куелачак. Өченче этап киләсе елның сентябрендә башланып, 2018 ел башына тәмамланырга тиеш — Росгвардиягә кабул ителгән полициянең махсус бүлекчәләре хәрби хезмәткә күчереләчәк, — диде ул.

Эчке эшләр министрлыгыннан күчкән хокук саклау эшчәнлегеннән тыш, гвардиячеләр вәкаләтләренә чик буе гаскәрләренә ярдәм итү, чит илләрдә үткән операцияләрдә катнашу, төрле чуалышларны, шул исәптән холык төзәтү учреждениеләрендә чыкканнарын да, бастыру керәчәк.

Русия Президенты Росгвардия алдында торучы иң мөһим бурычларның берсе — корал әйләнешен контрольдә тоту, дип билгеләде. Бу, чыннан да, бик зур проблема. Бүген Башкортстанда 53 мең кешедә 80 мең данә ату коралы бар.

Былтыр корал әйләнеше законнарын бозу сәбәпле, 5 меңнән артык кеше лицензиясеннән колак каккан. Республиканың лицензия-рөхсәт бирү эшчәнлеге бүлекчәләре хезмәткәрләре, участок инспекторлары белән берлектә, гражданнардан 2,5 мең данә корал тартып алган, 1,5 мең данәдән артыграгын хуҗалары үз теләге белән тапшырган.

Коралны үз теләгең белән тапшырган өчен компенсация республика бюджетыннан түләнә. Әйтик, автомат тапшырган өчен — 20 мең сум, ау мылтыгы өчен — 10 мең сум, газ пистолеты өчен 5 мең сум акча бирелә.

Республиканың Росгвардия сафына кергән ведомстводан тыш сак хезмәте былтыр 11 айда федераль бюджетка сак эшчәнлегеннән алынган 532,7 миллион сум акча күчергән. Әлеге вакытта хезмәт бүлекчәләре төрле милек формасындагы 15 мең объектны ышанычлы саклый. Тәүлек саен җәмәгать тәртибен сакларга 172 төркем чыга. Бер ел эчендә хезмәткәрләр 1,5 мең җинаятькә чик куйган, 60 меңнән артык административ хокук бозу очрагын ачыклаган. Республиканың алты шәһәрендә эчке эшләр органнары хезмәткәрләре белән берлектә патрульләр оештырылган. Былтыр алар 1295 хокук бозучыны тоткан.

Росгвардия дини конфессияләр белән актив хезмәттәшлек итә. Бүген урыннардагы органнар җитәкчеләренең дини оешмалар белән үзара хезмәттәшлек итү буенча ярдәмчеләре институтын булдыру мөмкинлеге карала.
Читайте нас: