+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
5 гыйнвар 2017, 02:00

Римма Үтәшева: “Лозунглар түгел, берлектә эшләү кирәк!”

“Милли-мәдәни автономия турында” 74 санлы федераль закон 1996 елның 17 июнендә кабул ителә. Шул рәвешле егерме ел дәвамында аның кысаларында илдә 1600 милли-мәдәни автономия төзелергә өлгергән. Аларның 19ы – федераль, 250се төбәк статусына ия. Русиядә гомер кичерүче 193 милләт халкыннан җәмгысы 79ы үз милли-мәдәни автономияләрен төзегән.Татарларның федераль милли-мәдәни автономиясе составында бүген инде иң эре структураларның берсенә әверелгән Башкортстан татарлары милли-мәдәни автономиясенең дә ике дистә елдан артык бай тарихы бар. Аерым алганда, мәртәбәле оешма бигрәк тә соңгы дүрт-биш елда эшчәнлеген бермә-бер активлаштырып, нәтиҗәле үсеш кичерә, Башкортстан татарларының рухи-мәдәни тормышында мөһим әһәмияткә ия яңадан-яңа колачлы проектларга канат куя. Бу җәһәттән, узып киткән ел оешма эшчәнлегендә ничек булган, нинди нәтиҗәләр, мөһим вакыйгалар белән билгеләнгән? Автономия җитәкчелеге 2017 елга карата нинди проектлар, эш планнары белән яна? Шушы һәм башка сораулар белән Башкортстан татарлары милли-мәдәни автономиясе Башкарма комитеты рәисе, Дәүләт җыелышы-Корылтай Комитеты рәисе урынбасары Римма Әмир кызы Үтәшевага мөрәҗәгать иттек.

[b]— Римма Әмировна, 2016 ел Сез җитәкләгән оешма өчен ничек булды? Башкортстан татарлары милли-мәдәни автономиясе, гому­мән, республика татарлары бүген нинди сулыш алып, нинди рухи тормыш белән яши?[/b]

— Әйтергә кирәк, узып киткән ел безнең өчен дә, гомум Башкортстан татарлары тормышында да байтак мөһим вакыйгалар белән билгеләнде. Шулар арасыннан иң тәүдә 2016 елның 9 апрелендә Башкортстан татарлары милли-мәдәни автономия­сенең IV исәп-сайлау конференциясе узуын атап үтәр идем. Ул башкаланың иң күркәм мәдәният сараенда — “Башкортостан” дәүләт концерт залында узды. Аның эшендә бөтен республикадан җыелган делегатлардан тыш, Дәүләт җыелышы-Корылтайдан, Хөкү­мәттән, министрлык һәм ведомстволардан дәрәҗәле җитәк­челәр, Башкортстан халыклары ассамблея­сеннән, Дуслык йортыннан, гомумән, безнең төбәктә гасырлардан-гасырларга дустанә гомер кичерүче барлык милләт халыкларының да диярлек милли-мәдәни оешмаларыннан мәр­тәбәле делегацияләр һәм кунаклар катнашты. Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев конференция эшендә катнашучыларга Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәми­товның тәбрик­ләү сәламен җиткерде. Болар хакында ни өчен шулай бәйнә-бәйнә сөйлим: конференциягә карата булган шундый җитди караш үзе үк Башкортстан татарларына, аларның милли-мәдәни үсешен­дәге мәсьәлә­ләргә республикада дәүләт дәрәҗә­сен­дә никадәр зур игътибар булуы турында сөйли. Бу бер булса, без Татарларның федераль милли-мәдәни автономиясе, Бөтендөнья татарлары конгрессы, Татарстан җитәк­челе­ге­нең дә һәрдаим хәстәрлеген тоябыз. (Шушы көннәрдә генә Римма Үтәшевага Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Мактау грамотасы тапшырылды. Котлыйбыз! – И. Ф.). Әлбәттә, мондый җылы караш, хәстәрлек һәм ярдәм булу безгә җиң сызганып эшләү, яңадан-яңа проектлар белән чыгу һәм аларны нәтиҗәле тормышка ашыру мөм­кинлеге бирә.

[b]— Бу җәһәттән узган чор нинди мөһим башлангычлар, проектлар һәм эшләр белән бил­геләнде?[/b]

— Сорауга төп җавапка күчкән­че, башта шуны әйтеп китәр идем: безнең оешма әле узган гасырның 90нчы елларыннан ук эш башласа да, аның Уставы 2009 елда гына раслана. 2016 елда исә без аны яңадан эзлекле күздән кичереп, һәр пунктын федераль закон таләпләренә яраклаштырдык. Ягъни хәзер оешма эшчәнле­гендәге һәр юнәлеш шушы документ белән ныгытылган.

2012 елда үткән Башкортстан татарлары төбәк милли-мәдәни авто­номиясенең III конференция­сеннән соңгы чордагы төп эш нәтиҗәләренә килгәндә, иң тәүдә шуны әйтер идем: ул чорда автономиянең республика район-шәһәрләрендә 8 урындагы оешмасы булса, хәзер алар саны 47гә җитте. Башкача әйтсәк, Башкортстан­ның татарлар яшәү­че барлык төбәкләрендә дә безнең оешма үз эшчәнлеген җәелдерде. Иң мөһиме: урындагы оешмаларның барысы да нәти­җәле эшли. Моннан тыш, кәгазь­дә түгел, гамәлдә халык мәнфә­гатенә хезмәт итүче республикадагы башка татар оешмалары белән дә тыгыз хезмәттәшлектә торабыз. Андыйлардан Башкортстан татарлары конгрессын, “Сәхибҗамал”, “Ак калфак”, “Рамазан”, башка күпсанлы оешмаларны атап үтәр идем. Әлбәттә, М. Акмулла исемен­дәге Башкортстан дәүләт педагогия университеты, Башкортстан дәүләт университеты, аларның татар кафедралары белән тыгыз хезмәт­тәш­лек булдырылган. Башкортстан татарлары милли-мәдәни автономия­се­нең мөһим башлангычларын да без нигездә һәрвакыт бергә, бердәм көч белән тормышка ашырабыз.

Шундый мөһим эшләрнең берсе — ел ахырында гына Башкортстан дәүләт университетында татар фило­логиясенең актуаль мәсьәлә­ләренә багышланган Бөтенрусия фәнни-гамәли конференциясе узды. Төп кунак сыйфатында Татарстанның халык шагыйре Рәзил Вәлиев чакырылган мәртәбәле конференция университет­ның профессор Алмас Шәйхулов җитәкләгән татар филологиясе кафедрасы һәм шушында ук доцент, “Рамазан” оешмасы җитәкчесе Марат Шәрипов тарафыннан оештырылды. Әйтергә кирәк, республикадан, күрше төбәкләрдән бик күп күренекле татар галимнәрен җыйган конференциядә милли мәга­риф үсешендәге байтак проблемалар үзәккә чыгарылып, аларны хәл итү юнәлешендә анык карарлар кабул ителде.

Бу җәһәттән М. Акмулла исемен­дәге Башкортстан дәүләт педагогия университетының профессор Илшат Насыйпов җитәк­ләгән татар теле һәм әдәбияты кафедрасы исә, гомумән, республика татар мәгарифе үзәгенә әверелде. Университет ректоры, хөрмәтле профессор Раил Әсәдуллин хәстәрлеге һәм ярдәме белән биредә Идел буе федераль университетының филология институты белән берлектә Башкортстандагы татар телле язучылар һәм шагыйрьләрнең әдәби мирасын өйрәнү буенча гыйльми лаборатория булдырылды. Әйтергә кирәк, бу тәкъдим Башкортстан татарлары милли-мәдәни автоно­миясенең III конференцисе резолюциясенә кертелгән иде. Бүген килеп зур горурлык белән шуны әйтергә була: лаборатория оештырылып кына калмады, аның ярдәме белән Башкортстанда татар телендә иҗат итүче шагыйрь-язучыларның әсәрләре тупланып, системага салынып, өч ел элек грант акчасы исәбенә “Туган як әдипләре” дигән китап дөнья күрде. Шушы һәм башка күпсанлы шундый мөһим проектларны тормышка ашыруда, әлбәттә, тәү чиратта, әлеге кафедра доценты Альбина Хәлиуллинаның фидакарь хезмәтен мактап телгә алыр идем.

Республикадагы татар мәгари­фе турында сөйләгәндә янә шул мәсьәләгә дә аерым тукталып үтәр идем: бүген күпчелек татар балалары Татарстанда нәшер ителгән китап-әсбаплардан укый. Бу начар түгел. Әмма шушы эшне, аерым алганда, җирле материалларны, биремнәрне файдаланып, үзебездә дә оештырып булыр иде. Һәм, миңа калса, М. Акмулла исемендәге Башкортстан дәүләт педагогия уни­верситетының татар теле һәм әдәбияты кафедрасында бу эшкә алыныр өчен менә дигән гыйльми база бар. Һәрхәлдә, бу мәсьәләне эзлекле өйрәнергә һәм әлеге юнәлештә оптималь карар кабул итәргә кирәк, дигән фикердәмен.

Әлеге вакытта республиканың 48 район һәм шәһәрендә татар миллә­теннән булган 118 мең бала белем ала. Шул исәптән 96 мәктәптә һәм филиалда 5 мең чамасы бала татар телендә укыса, 628 белем бирү учрежде­ниесендә ул предмет буларак өйрәнелә. Мондый мәктәпләрдә татар телен 45 меңләп бала өйрәнә. Ягъни республикадагы татар балаларының 42 проценты туган телен өйрәнә. Аларга 694 татар теле һәм әдәбияты укытучысы белем бирә, бу максатта 503 кабинет җиһазландырылган.

2012 елда Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов фатыйхасы белән Уфаның Киров районындагы 41нче гомум белем бирү мәктәбе каршында Татар якшәм­бе мәктәбе дә ачылды. Бүген анда һәр ял саен йөздән артык бала әти-әниләре белән татар теле, әдәбияты, тарихы, мәдәния­те һәм гореф-гадәтләре буенча белемнәрен камилләштерә, чит илләрдә гомер кичерүче милләт­тәшләре белән аралаша.

Әйтергә кирәк, республика Башлы­гының турыдан-туры ярдәме белән Башкортстан татарлары милли-мәдәни автономиясе Уфа шәһәре, Пушкин урамы, 95 адресы буенча яңа бина да алды. Бу исә безгә автономия эчендә һәм башка татар оешмалары белән тагын да колачлырак һәм тыгызрак эшчәнлек алып бару мөмкин­леге бирә.

Мәгълүм булуынча, Башкортстан татарлары төбәк милли-мәдәни авто­номиясенең III конференцясеннән соң безне Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов кабул итте. Анда ул конференция карарлары, Башкортстан татарлары үсешендәге мәсьәләләр белән җентекле танышып, аларны хәл итү буенча үз тәкъдимнәрен җиткерде, ярдәм булачагына ышандырды. Шөкер, күренүенчә, конференция карарлары да, Башкортстан татарлары мәнфәгатендәге башка мөһим башлангычларыбыз да тормышка аша бара.

[b]— Римма Әмировна, белүе­безчә, Сез җитәкләгән автономия мәгариф өлкәсендә генә түгел, тарихи һәм рухи-мәдәни мирасны саклау, тергезү һәм үстерү юнәлешендә дә колачлы эшчәнлек алып бара. Шундый­ларның берсе — Уфада татар халык шагыйре Габдулла Тукайга һәйкәл кую буенча проект. Әлеге юнәлештә эш ничек тора?[/b]

— Габдулла Тукайга һәйкәл кую мәсьәләсе былтыр үткән IV конфе­ренциядә дә үзәккә чыгарылды. Һәм бу мәсьәләдә бүген чыннан да боз кузгалды, дияргә мөмкин. Республика дәрәҗәсендә бөек шагыйрьгә иң яхшы һәйкәл проектына һәм аның урынын билгеләү буенча конкурс игълан ителде. Проектны дәүләт шәхси партнерлыгы ярдәмендә тормышка ашыру күздә тотыла. Дәүләт тарафыннан безне аңлау да, яклау да бар, шуңа да бу мәсьәлә якын чорда үзенең уңай чишелешен табар дип ышанабыз.

Әйтергә кирәк, безнең тарафтан моннан тыш та Тукай мирасын мәңгеләштерү буенча колачлы эш алып барыла. Мәсәлән, ел саен 5-11 сыйныф укучылары арасында “Тукай моңнары” әдәби фестивале оештырыла. Әлеге проект республиканың Мәгариф министрлыгы, педагогик коллективлары һәм БДПУның татар теле һәм әдәбияты кафедрасының да хуп­лавын һәм яклавын тапты. Шул рәвешле, укучылар Габдулла Тукай әсәрләрен татар, урыс, башкорт, удмурт, чуваш, әрмән, мари, инглиз һәм башка телләрдә сәнгатьле итеп укый һәм халыклар арасында киңрәк таратуга булышлык итә. Әлеге кон­курсның һәм безнең автономиянең дә эмблемасын исә күренекле рәссам Вәкил Шәйхетдинов эшләде.

Янә килеп, Әдәбият елында “Пушкин, Тукай һәм Кәрим” шигърият бәйрәменә башлангыч бирелде. Укучылар әлеге әдипләрнең әсәрләре буенча рәсемнәр төшерә, кулдан эшләнмәләр ясап, аларның туган көннәрендә, ягъни 26 апрельдә, 6 июньдә һәм 20 октябрьдә әсәрләрен укый. Бу проект та укытучылар, автономиянең урындагы оешмалары тарафыннан күтәреп алыныр, дип ышанабыз.

“Кызыл таң”, “Өмет” гәзитләре, “Тулпар” журналы ярдәме белән БДПУның татар теле һәм әдәбияты кафедрасы доценты Альбина Хә­лиулли­наның, язучы һәм журналист Дилбәр Сөләйманованың турыдан-туры катнашлыгында тормышка ашырылган “Балкыш” әдәби конкурсы да укучылар иҗатын үсте­рүгә, алар арасында иң-иңнәрне, чын талантларны ачыклауга юнәлтелде. 2015 ел дәвамында аларның язмалары югарыда телгә алынган басмаларда дөнья күрде, ә конкурс комиссиясе сайлап алган иң талантлы эшләр исә соңыннан “Балкыш” дигән җыентыкта басылды. Әйтергә кирәк, конкурс без җиңеп алган Татарстан Мәдәният министрлыгы гранты исәбенә үткәрелсә, китапны чыгаруда республика ярдәм күрсәтте.

Бүгенге көндә шулай ук Башкортстан татарлары фольклоры буенча галим Илдус Фазлетдинов тарафыннан “Башкортстан татарларының легенда һәм риваятьләре — халыкның тере тарихы” дигән күләмле гыйльми хезмәт әзерләнде.

Бер сүз белән бу юнәлештә эш бер мизгелгә дә тынып тормый!

[b]— Римма Әмировна, Башкортстан татарлары милли-мәдәни автономиясе башлангычы белән тормышка ашырылучы “Ике аккош” республика музыкаль конкурсы да Башкорт­станның мәдәни тормышында мөһим вакыйгага әверелде.../b]

— Башлангыч безнеке булса, аны тормышка ашыруда Мәдәният министрлыгы, Башкортстан халыклары ассамблеясе, республика халыкла­рының Дуслык йорты зур ярдәм күрсәтте. Гомумән, һәр башлангычта аларның ярдәмен тоябыз. Башкорт­станның сәхнә легендалары булган Фәридә Кудашеваны һәм Бәхти Гайсинны биргән төбәкләр — Чишмә һәм Авыргазы районнары хакимиятләре дә безнең башлангычны күтәреп алды. Хәзер инде ул төрле яшьтәге җырчы һәм баянчыларны үзендә берләш­терүче һәм ике бөек сәнгать әһеленең мәдәни мирасын саклауга һәм киләчәк буыннарга җиткерүгә хезмәт итүче иң мәртәбәле конкурс­ларның берсенә әверелде.

Ә инде Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитовның әлеге ике бөек шәхескә Уфаның Маяковский бакчасында һәйкәл урнаштыру турындагы карарын аларга гына түгел, гомум татар һәм башкорт халыкларына да зур хөрмәт һәм ихтирам билгесе буларак кабул иттек.

Гомумән, безнең башлангычларны күтәреп алучы районнар аз түгел. Мәсәлән, Башкортстан татарларының тарихи-мәдәни үзәге урнашкан һәм искиткеч дәрәҗәдә нәтиҗәле эшчәнлек алып баручы Бүздәк районында менә инде берничә ел дәвамында “Бүздәк бәлеше” бәйрәме үтә. Былтыр без анда районда гомер итүче 28 милләт халыкларының бәлешләреннән авыз иттек. Аңлашыла ки, мондый чаралар халыкларны берләштерүгә, алар арасында гасырлардан килгән дустанә мөнәсәбәтләрне тагын да ныгытуга булышлык итә. Бу җәһәттән, быел февраль аенда үтәчәк “Бүздәк бәлеше” бәйрәме дә бик чагу булмакчы. Ышанмасагыз, үзегез дә килеп, андагы сый-нигъмәттән авыз итеп карагыз һәм халыкларыбызның милли-мәдәни күптөрлелегенә, шул ук вакытта рухи бердәмлегенә ышаныгыз!

Борай районы хакимияте исә “Татар гаиләсе” бәйрәме оештырып, безнең башлангычка канат куйды. Бәйрәм шулкадәр югары дәрәҗәдә үтте ки, арытаба аны республика буйлап үткәрергә карар ителде. “Каз өмәсе”, “Ут күршеләр” кебек проектлар да милли гореф-гадәтләребезне саклауга һәм үстерүгә, халыклар арасында дуслык күперләрен ныгытуга юнәлтелгән. Һәм андый проектлар киләчәктә дә күп булыр дип ышанам!

[b]— Башкортстан татарлары­ның милли-мәдәни автономиясе эшчәнлегендә соңгы дүрт-биш елда ирешелгән уңыш-казанышлар, әлбәттә, кайсы гына өлкәне алганда да, бихисап. Шулай да әлегә чишелеш тапмаган, күңелегезне тырнап торган мәсьәләләр дә юк түгелдер. [/b]

— Бүген килеп аерым милләт­тәшләр мәктәпләрдә татар телен өйрәнүче балалар саны азая дип лаф ора, моның сәбәпләрен үз бел­дегеннән чыгып аңлатырга азаплана. Ә сә­бәпләр исә гап-гади, күз алдыбызда ята. Балаларны гаиләдә татар мохитендә тәрбияләү аксый, күп­челегендә татарча аралашу да юк, балалар халкыбызның рухи, милли-мәдәни хәзинәләреннән читтә кала. Ахыр чиктә килеп, ата-аналар балаларын мәктәптә татар сыйныфларына түгел, урыс мохитенә тапшыра. Мондый хәл-шартларда ничек татар сыйныфлары артсын да, татар мәктәпләре артуга барсын? Һәм дәүләтнең монда нинди гаебе бар?! Кыскасы, татар телендә белем алучы балалар саны артуын телибез икән, безгә зыялыларга, укытучыларга, барлык татар оешмаларына, гомумән, җәмгыятькә гаиләләр белән турыдан-туры эшләргә, аларга игътибарны бермәбер арттырырга кирәк. Шул очракта татар сыйныфлары да, татар мәктәпләре дә артуга таба барачак, моңа иманым камил. Бу җәһәттән, республикада үткәрелүче дәүләт сәясәте дә, андый ихтыяҗ бар икән, милли мәктәпләр санын кыскартуга түгел, киресенчә, арттыруга юнәлтелгән.

Икенче күңелне кырган әйбер, туксанынчы еллар башында республикада татар милли хәрәкәтенә кушыл­ган аерым өлкән буын вәкилләре әле булса шул чорда башларына кереп оялаган уй-карашлардан арына алмыйча, милләт файдасына булмаган эш-гамәлләр белән мәш­гуль. Былтыр үткән конферен­циядә дә шуның шаһиты булырга туры килде. Аерым алганда, алар арасыннан берничә кеше акыл белән кабул итеп булмый торган, гомумән, тузга язмаган шигарьләр кычкырып, конферен­циянең ямен җибәрделәр. Андыйларга әйтәсе килгән фикерем шул: бүген лозунглар кычкырыр заман түгел, кулга-кул тотынып гомум милләт файдасына берлектә игелекле эшләр кыларга кирәк. Ә моның өчен республикада барлык шартлар да тудырыл­ган, җитәкчелек тарафыннан тиешле аңлау да, яклау да җитәрлек.

Башкортстан телевидениесендә “Рәйхан” тапшыруы бетерелгәннән соң, республикада татар телендә тапшыру оештыру да бүгенге көнгә кадәр көнүзәк мәсьәлә булып калды. Бәхеткә, “Ихлас” мәчете имам-хатыйбы, киң күңелле шәхесебез Мөхәммәт Галләм ярдәме белән бу мәсьәләне дә хәл итү юлы табылды. Аерым алганда, агымдагы елда һәр атна саен “Туган тел” телевидение каналында “Балкыш” тапшыруы эфирга чыгачак. Безгә бүленгән вакытта республика халкын даими рәвештә автономия эшчәнлеге, урыннардагы рухи-мәдәни тормыш, алдынгы тәҗрибә, күпсанлы проектларыбыз белән даими таныштырып барырбыз дип уйлыйбыз. Әйткәндәй, тәүге тапшыру эфир киңлекләренә чыгып, аның барышында 2016 ел йомгаклары һәм 2017 елга планнар хакында җиткердек тә инде.

[b]— Әңгәмә ахырында “Кызыл таң” гәзите укучылары белән дә агымдагы елга эш планнары, бурыч-максатлар хакында уртаклашсагыз иде.[/b]

— Планнар да, бурыч-максатлар да, әлбәттә, бихисап. Беренчедән, моңа кадәр булган барлык проектлар да тулы куәтендә дәвам иттереләчәк. Ә алар аз түгел. Ел башындагы “Бүздәк бәлеше”ннән алып, ел ахырындагы “Ике аккош” фестиваленә кадәр аларның һәркайсы гаять зур көч салуны таләп итә. Әйткәндәй, “Ике аккош” фестиваленә килгәндә, Мәдәният министрлыгы ярдәме белән киләчәктә аның гала-концерты тәгаен бер урында һәм башкаланың иң күркәм мәдәният сарайларының берсендә үткәрелә башлар дип ышанабыз. Һәрхәлдә Фәридә Кудашева һәм Бәхти Гайсин, һичшиксез, моңа лаек дигән фикердәбез.

Ә инде агымдагы елга билгеләнгән башка зур проектларга килгәндә, илнең барлык татар милли-мәдәни автономияләре җитәкчеләрен үзе­бездә җыярга исәп тотабыз. Безнең күзаллаулар буенча, республика бу җәһәттән зур фикер алышу мәйданына әверелергә тиеш.

Башкортстан оештырылуның һәм Мостай Кәримнең 100 еллыгы уңаеннан “Кәрим чишмәләре” дигән зур проектка да башлангыч бир­мәкчебез.

Патриот-шагыйрь Муса Җәлил мирасын саклау һәм халык арасында тарату юнәлешендә колачлы эшчән­легебез узган елда әдип исемендәге медаль белән билге­ләнде. Аны миңа Мәскәүдә Татарларның федераль милли-мәдәни автономиясендә үткән төбәк автономияләре җитәкчеләре җыелышында шәхсән Муса Җәлил­нең кызы тапшырды. Бу җәһәттән без Муса Җәлил, башка күренекле татар әдипләре мирасын милләтләш­ләребез арасында киңрәк тарату буенча яңа проектлар белән дә чыгыш ясаячакбыз. Әмма барысының да үз вакыты. Алар хакында тәгаен эш башкарганнан соң эзлеклерәк итеп сөйләрбез.

Бер сүз белән, 2017 елга да гаять зур эш планнары белән аяк басабыз.

[b]— Әңгәмә өчен рәхмәт. Без дә үз чиратыбызда Башкортстан татарлары милли-мәдәни авто­номиясенә ният­ләгәннәр­нең барысын да нәтиҗәле тормышка ашырырга язсын, 2017 ел Сезнең эшчәнлектә тагын да зуррак уңыш-казанышлар белән бил­геләнсен дигән изге теләктә калабыз![/b]
Читайте нас: