+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
5 гыйнвар 2017, 02:00

Зәңгәр күкне иңләп очарга!

Якташыбыз Вячеслав Аверьянов дөньяда тиңдәшсез “Су-30МКИ” истребителендә очу мәктәбен булдырган.“Батырлык! Нәрсә соң ул батырлык? Газинурлар, Матросовлар шикелле күкрәгең белән дошман амбразурасын каплаумы, әллә үзең ач чакта соңгы сынык икмәгең белән бүлешүме? Кешеләр төрле-төрле булган кебек, батырлык та күп төрле шул”. Бу үзенең гомер юлы батырлык үрнәге булган Фәнис Яруллин сүзләре. Сугыш вакытында күбрәк дошманнарны юк итү — батырлык. Республикабызның 271 каһарманы Бөек Ватан сугышындагы батырлыклары өчен Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган. Бүгенге тыныч чорда да батырлык кылучылар байтак. 1991 елдан аларга Русия Герое исеме бирелә. Илдә аларның саны 300дән артык, шуларның 30ы — Башкортстаннан. Быел әнә шул бүгенге көн геройлары турында сүз алып барачакбыз. Без үз геройларыбызны белергә тиеш. Бүген шуларның берсе — очучы-сынаучы Вячеслав Аверьянов белән таныштырабыз.

Вячеслав Аверьянов 1959 елның 15 сентябрендә Белорет шәһәрендә эшче гаиләсендә туган. Мәктәптә укыганда ук ул спорт белән ныклап шөгыльләнә башлый, футбол, хоккей, волейбол, баскетбол уйный. Бишенче сыйныфларда укыганда Славада очучы булу теләге туа. Аның бу хыялын белгән әтисе малайны “өчле” билгеләре өчен тирги торган була, “синнән очучы чыкмаячак”, дип чәменә тия. Слава, үзен кулга алып, укуын яхшырта.

Унынчы сыйныфта хәрби комиссариатта авиация училищесына керергә теләвен әйтә. 1976 елда аттестат алгач та Ейск шәһәренә юл тота һәм, имтиханнарны уңышлы тапшырып, курсант булу бәхетенә ирешә.

Училищены тәмамлагач, 1980 елда сыйныфташы Светлана Рытько белән өйләнешә. Яшь офицер хезмәтен Ростов өлкәсенең Зерноград шәһәрендә “Л-29” самолетында очучы-инструктор булып башлый. Бер елдан гаиләдә тәүге уллары Евгений туа. 1983 елда өлкән лейтенант Вячеслав Аверьянов Таганрог авиация полкына “Су-7”, “Су-17” очкычларында очучы-инструктор булып күчә.

1985 елда ул Авиация сәнәгате министрлыгының Мәскәү яны Жуковский шәһәрендәге Очучы-сынаучылар мәктәбенә укырга керә. Аны тәмамлау белән Амурдагы Комсомольск шәһәрендә Гагарин исемендәге авиация заводында өч ел дәвамында “Су-17”, “Су-27” самолетларына сынау үткәрә. Шунда гаиләдә икенче малай Алексей аваз сала.

1991 елдан Вячеслав Юрьевич — зур Халыкара авиация салоннарында самолетлар күрсәтүдә актив катнашучы. Русия очучыларыннан беренчеләрдән булып ул “Су-33” корабль истребителен авыр крейсер палубасына төшереп утырта.

Вячеслав Аверьянов очу белән дистанцион идарә итү системалы “Су-30МКИ” очкычын сынауның уникаль программасын үти. Менә аның күп еллык сынау хезмәтенең берничә мисалы. Ракета коралының тулы комплектын алып барган “Су-30МКИ” югары тизлектәге самолетта сынау үткәндә авария хәле килеп туа. Очкычны нык кына селкетә башлый. Бу аңа җимерелү белән яный. Приборлар селкенү нәтиҗәсендә самолетның параметрын билгеләп булмаган хәлдә Аверьянов, кискен хәрәкәт ясамыйча, әкрен генә самолетны куркыныч режимнан чыгара. Җентекле тикшерү үткәргәннән соң моңа кадәр очрамаган әлеге күренеш ачыкланып, аны бетерү юлы билгеләнә.

Штопор аркасында мәтәлеп төшү программасы буенча “Су-30МКИ” очкычын сынаганда Аверьянов 11 чакрым биеклектә машинаны җимерелүдән саклап кала ала. Очулар хәвефсезлеген тәэмин иткән өчен ул 1996 елда Батырлык ордены белән бүләкләнгән. Русия Прези­дентының 2001 елның 29 сентябрендәге Указы белән авиация техникасының яңа үрнәкләрен сынаганда, үзләштергәндә күрсәткән каһарманлыгы өчен Вячеслав Аверьяновка Русия Герое исеме бирелә.

Бүген дә Вячеслав Аверьянов һава белән хушлашырга җыенмый. Ул Русиянең әйдәүче очучы-сынаучыларының берсе булып кала. Аверьянов — очкычларның 14 төрен үзләштергән кеше. Ләкин нәкъ “Су-30МКИ” аның өчен чын-чыннан йолдызлы машинага әйләнгән. Аверьяновны кайчандыр шушы самолетның атасы дип тә атаганнар. Ул үзен аның багучысы (нянька) дип исәпли. Аверьяновны “Су-30МКИ”да очуның мәктәбен булдырган кеше дисәң дә була. Шушы истребительдә эшләнгән барлык югары пилотаж фигураларын ул уйлап тапкан.

“Су-30МКИ” — бер урында әйләнә алучы гына түгел, койрыгы белән алга оча алучы истребитель. Дөньяда аның югары пилотаж фигуралары программасын кабатлый алган бер генә машина да юк. “Еш кына бу фигураларны минем исем белән атарга тәкъдим итәләр иде, ләкин мин бу һава маневрларын бергә эшләгән башка кешеләргә карата гаделсезлек булыр, дип уйладым”, — ди ул. Бу сүзләрдә Аверьяновның тормыш позициясе чагыла. Ул тыныч холыклы, сабыр, җитди кеше. Аның стиле — бөтен хәрәкәтләрне конструкторлар һәм җитештерүчеләр белән җентекле эшләү, очышларны җентекле планлаштыру, машинаның тәртибен фаразлау.

Вячеслав Юрьевичның улы Евгений да Иркутск авиазаводында төрле модификацияле “Су-30” истре­би­тельләрен сыный. Кечесе Алексей Мәскәүнең Бауман исемендәге Мәскәү дәүләт техник университетын тәмамлаган. Ул очмый. “Әнисен кызгана”, — ди Аверьянов. Ләкин кайчандыр кече улын да күк үзенә тартырына аның иманы камил.
Читайте нас: