Соңгы тәүлекләрдә шәһәр урамнарыннан 27 мең кубометрдан (кыш башыннан 1 миллион 10 мең кубометрдан) артык кар чыгарылган. Былтыр февраль башына гына бу кадәр кар чыгарылган иде.
Беренче чиратта җәмәгать транспорты хәрәкәте магистральләре тазартыла. Шулай ук, йорт яны территорияләре һәм тротуарлар да кардан чистартыла. Коммуналь хезмәтләр бу эшкә өстәмә техника җәлеп итә. Йорт яны территорияләрен кардан тазартуда 150 техника эшли.
Кайбер уфалылар торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләренә ярдәмгә чыкты. Бу эштә аеруча Дим районында яшәүчеләр активлык күрсәтте, алар йорт яны территорияләрен кардан тазарту буенча “шимбә”дә катнашты. Нәтиҗәдә, күп кенә йорт яны, 13нче балалар бакчасы территорияләре тәртипкә китерелде.
Башкала районнарында йорт яны территорияләрен комплекслы чистарту графигы эшләнде. Уфалылар кар чистартылмаган урыннар турында Уфа шәһәре торак хуҗалыгы идарәсенең бердәм диспетчерлык хезмәтенә (347) 235-50-33 телефоны буенча хәбәр итә ала.
Башкортстан гидрометеорология һәм тирә-як мохитне мониторинглау идарәсе мәгълүматларына караганда, алдагы берничә көндә республикада суытачак, кар яву, буран чыгу, юлларда бозлавык булуы көтелә.
Юллардагы кар астында бозлавык. Шуңа күрә хәвефсезлеккә зур игътибар бирү мөһим. Юл хәрәкәте хәвефсезлеге дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре мондый көннәрдә водительләргә тизлекне киметергә, кискен хәрәкәтләр ясамаска, бозлавык вакытта ерак юлларга чыгудан тыелып торырга киңәш итә.
Кышкы юллардагы хәл аеруча куркыныч тудыра: бозлавыклы көннәрдә машиналарның тормоз юлы озыная, ә бураннар һәм кар яву аркасында күз күреме начарая. Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының республика буенча идарәсе водительләрне юлда игътибарлы булырга, хәвефсез тизлек режимын үтәргә чакыра.
Шул ук вакытта
Яллардан соң тәүге эш көнендә, ягъни кичә, иртән Уфада тугыз баллы тыгыннар барлыкка килде. Машиналар күп йөргән урамнарда иртән аварияләр күп иде. Шәһәрнең кайбер урамнарында транспортның тизлеге сәгатенә
3-5 километрдан артмады.
Юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча, сезонара һәм “пеләш” тәгәрмәчләр белән кышкы чорда йөрү, бер үк вакытта “кышкы” һәм “җәйге”, төрле сырлы тәгәрмәчләр урнаштыру катгый тыела. Шина протекторларының тирәнлеге 4 миллиметрдан да азрак булса, хәвефсезлек таләпләре үтәлми, дигән сүз. Русиянең Административ хокук бозулар турында кодексы буенча, бу таләпләр үтәлмәгән очракта 500 сум штраф каралган.
Кышның үзенә генә хас күңелле мизгелләре дә күп. Бигрәк тә балалар кышкы уеннарны ярата. Алар чана шуа, чаңгыда йөри, хоккей уйный. Балаларга урамда яки юлга якын урыннарда хәвефсезлек кагыйдәләре турында аңлатыгыз.
Әгәр сез юл-транспорт һәлакәте шаһиты булсагыз, йорт-бина түбәсеннән кар һәм боз төшү ихтималлыгын күрсәгез, Уфаның коткару хезмәтенә хәбәр итегез, мәгълүмати-диспетчерлык хезмәте “112” номеры буенча шалтыратулар кабул итә.
“112” – кичектергесез хезмәтләрне чакыру буенча бердәм телефон номеры. Аның буенча полиция, янгын сүндерүчеләрне, коткаручыларны, “ашыгыч ярдәм”, башка хезмәтләрне чакырырга, консультация һәм психологик ярдәм алырга мөмкин. “112” номерына стационар һәм кесә телефоныннан (сим-картасыз, исәбеңдә акчаң булмаса да, аппаратның клавиатурасы блокировкага куелган очракта да) шалтыратырга мөмкин.