+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
10 гыйнвар 2017, 02:00

“Кинолы елларымны сагынам”

Бакалы районында “Русия киносы елы” былтыр зурлап билгеләнде. Гыйнвар-апрель айларында “Безнең кинематограф моңнары” дигән халык иҗаты фестивале гөрләп узды. Аның барышында 8000 тамашачы алдында барлыгы 1600гә якын үзешчән сәнгать остасы чыгыш ясады. Аларның иң кечесенә — 4, иң өлкәненә 75 яшь иде. Иҗади коллективлар 9 номинациядә бүләкләнде.

7 июньдә исә “Кино елы”на багышланган республика марафоны штандартын тапшыру чарасы узды. Анда “Башкортостан” киностудиясе режиссеры, Русия Кинематографистлар берлеге әгъзасы Вилүр Исәндәүләтов, шул ук киностудиядән рәссам-куючы, рәссам-мультипликатор Айгөл Бәйрәмголова, Русия Кинематографистлар берлеге әгъзасы Рафаил Сарваев, тавыш операторы Гүзәл Петряева кебек танылган шәхесләр катнашты.

2 декабрьдә исә “Бакалинские зори”-“Авыл таңнары” гәзитенең 85 еллык юбилеенда “Кино. Авыл. Тарих” район конкурсына йомгак ясалды. Җиңүче дипломнары кино хезмәте ветераннарына: Бакалыдан — СССР кинематографиясе отличнигы Игорь Бякшевка, Камышлытамактан — Марсель Раяновка, Дияштән мәдәни эшләрне оештыручы Вениамин Туйдимировка тапшырылды. Шулар арасыннан Марсель Раянов белән без дә якыннанрак таныштык.

— Киноның ниндидер тылсым көче бар бит ул. Элек халык авыл клубында куелучы киноларга агылып йөри иде. Бигрәк тә һинд кинолары аларның күңелләренә хуш килә иде. Кайвакытларда клубта утырырга урын да калмый иде, — дип сагынып искә ала ул елларны Марсель ага.

Марсель Раяновка киномеханик эшен иске бинада урнашкан клубта башлап җибәрергә туры килә. Ул 35 миллиметрлы тасма куела торган “КН-16” маркалы корылма белән эш итә. 1989 елда яңа мәдәният йорты төзелгәч, яңа корылма да алына. Тик бу вакытта инде видеомагнитофоннар барлыкка килү сәбәпле, халыкның кинога булган кызыксынуы кими башлаган була. Хәзер инде ул кинокорылма мәдәният йортындагы музейда экспонат буларак саклана.

— Киномеханик һөнәре читтән караганда гына җиңел кебек. Ә бит уйлап карасаң, безгә кеше ял иткән вакытларда — кичләрен һәм ял көннәрендә эшләргә туры килә иде. Ул елларда хатыным Зилә Әхкәметдин кызының да ярдәме зур булды, ул билет сатучы вазыйфасын башкарды. Кичләрен гел эштә үткәрсәк тә, шөкер, балалар бик итагатьле һәм тәүфыйклы булып үсте, йөзгә кызыллык китермәделәр. Әнә шунысына куанып бетә алмыйбыз, — ди Марсель ага.

Марсель Раянов, киномеханик булып эшләүдән тыш, комбайнчы һөнәрен дә башкара. Хәзер инде ул хаклы ялда. Телевизор каршына кино карарга утырган саен киномеханик булып эшләгән чакларын сагынып искә ала.

— Русиядә “Кино елы” игълан ителүен ишетү белән үк, нәрсәнедер алдан сизенгәндәй, йөрәк җилкенеп куйган иде. Тикмәгә булмаган икән. “Кино елы”нда “Кино. Авыл. Тарих” конкурсында җиңүем барлык гаиләбез өчен зур сөенеч булды. Шушы конкурсны уйлап тапкан һәм оештырган һәммә кешегә ихлас рәхмәтләремне белдерәм, — ди Марсель ага.

Без дә аны шушы җиңүе белән ихлас күңелдән котлыйбыз, исәнлек-саулык, тигез һәм тыныч тормыш телибез.
Читайте нас: