+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
14 гыйнвар 2017, 02:00

“Шүлгәнташ”ны сакларга һәм киңрәк танытырга кирәк!

Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов Бөрҗән районына эш сәфәре барышында “Шүлгәнташ” тыюлыгында булып, аны үстерү мәсьәләләрен тикшерде, инфраструктура объектлары төзелеше барышы белән танышты.

Бөрҗән районының туризм инфраструктурасын үстерү максатында Шүлгәнташ мәгарәсеннән 3 чакрым ераклыкта Агыйдел елгасының уң як ярында урнашкан “Морат тугае” туристик кемпингы 2014 елда файдалануга тапшырылган. Аның гомум мәйданы — 11,2 гектар.

Әлеге вакытта кемпинг объектлары нигезендә 50 кешегә исәпләнгән “Акбузат” туристик комплексы оештырыл­ган. Агачтан салынган сигез ял итү корпусында ике, өч һәм дүрт урынлык, шулай ук, 10-12 урынлык эконом класслы бүлмәләр урнашкан. Комплекс территориясендә күңел ачу үзәге белән кафе, мунча, балалар өчен спорт мәйданчыклары бар. Узган елда биредә ике меңнән артык кеше ял иткән. Республика Башлыгы комплекс инфраструктурасы белән танышты һәм туристлар өчен булдырылган шартларны бәяләде.

“Шүлгәнташ” тарихи-археология һәм ландшафт-спелеология музей-тыюлыгында Рөстәм Хәмитов археология музеендагы борынгы фауна, анда табылган палеолит дәвере рәсемнәренә, шулай ук, “Урал батыр” эпосына багышланган экспозиция белән танышты.

Мәдәният министрлыгы каршындагы Күчемсез мәдәни мирасны саклау һәм файдалану буенча фәнни-җитештерү үзәге директоры Данир Гайнуллин төбәк җитәкчесен Шүлгәнташ мәгарәсенең музей комплексы проекты белән таныштырды. Аны булдыруның төп максаты — туристларның төп агымын бирегә юнәлтү, мәгарәнең уникаль археология комплексын, аның тирә-ягындагы мәдәни һәм табигать ландшафтын элекке хәлендә саклау.

Бу туристлар агымының артуына да бәйле. Узган елда гына “Шүлгәнташ” тыюлыгында 42 мең кеше булган. Музей һәм тиешле инфраструктура булдырылгач, аларның саны 100-150 меңгә кадәр җитәргә мөмкин.

Данир Гайнуллин белдерүенчә, республикада мәгарә рәсеме сәнгате музеен булдыру, Башкортстан һәм Русиянең мәдәни абруен халыкара дәрәҗәдә арттырырга ярдәм итәчәк.

Фәнни-җитештерү үзәге директоры белдерүенчә, әлеге проект “Шүлгәнташ” мәгарәсенең кыяга төшерелгән сурәтләрен ЮНЕСКО­ның Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертү өчен халыкара белгечләрнең тәкъдиме буенча да тормышка ашырыла. Әлеге вакытта бу максатта мәгарә стеналарын граффитидан чистарту һәм яңа баскычлар монтажлау эшләре алып барыла.

Республика Башлыгы бел­дерүенчә, булачак музей комплексы заманча таләпләргә җавап бирергә, аны төзегәндә табигатькә зыян китермәгән, инновацион техно­логияләр файдаланылырга тиеш.

Тыюлыкта хезмәткәрләргә яшәү, табигатьне саклау чаралары һәм экскурсияләр үткәрү өчен тә­гаенләнгән мәгълүмат-сервис үзәге мондый бинаның үрнәге булып тора. Аны Русиянең Табигый ресурслар һәм экология министрлыгы заказы буенча “Яшел йортлар” җәмгыяте төзегән.

Тыюлыкның мәгълүмат-сервис үзәгендә Рөстәм Хәмитов муниципалитет территориясен комплекслы үстерү буенча киңәшмә үткәрде. Анда “Шүлгәнташ” тыюлыгының перспективалы планы, Бөрҗән туристик кластерының арытаба формалашуы һәм тиешле инфраструктура булдыру, “Апимондия” Халыкара умартачылар ассоциациясе федерациясе конгрессына әзерлек, ЮНЕСКО белән хезмәттәшлек, бу юнәлештәге министрлык һәм ведомство эшен координацияләү мәсьәләләре тикшерелде.

Район үзәге Иске Собханкулда Рөстәм Хәмитов 550 урынга исәпләнгән гомуми белем бирү мәктәбен карады. Ул былтыр аның кушуы буенча төзекләндерелгәннән соң ачылды.

2014 елның мартында Рөстәм Хәмитов мәктәпнең иске бинасында булганнан соң, укучыларның кысынкы шартларда белем алуларын күреп, кыска вакыт эчендә реконструкция эшләрен башларга кушкан иде.

Әлеге вакытта мәктәптә район үзәгеннән, якындагы авыллардан 700дән артык бала белем ала. Башка торак пунктларында яшәүче укучыларны автобус йөртә, алар вакытлыча элекке музыка мәктәбенә урнаштырылган. Агымдагы елның язында комплексның икенче чиратын – 120 урынлык интернат төзүне тәмамлау планлаштырыла.

Башкортстан Башлыгы укыту сыйныфларын, компьютер кабинетын, спорт залларын, ашханәне, тамаша залын һәм процедуралар, прививка ясау, стоматология бүлмәләреннән торган медицина блогын карады. Рөстәм Хәмитов мәктәпне җиһазландыру белән кызыксынды. Укытучылар белде­рүенчә, биредә уку процессы өчен барлык шартлар да булдырылган, җиһазларга кытлык кичерелми.

Район хакимияте башлыгы Рөстәм Шәрипов сүзләренә караганда, тиздән Яңа Собханкул авылында башлангыч мәктәп һәм балалар бакчасы төзелә башлаячак.

Бөрҗән районында булганда Рөстәм Хәмитов Уфа шәһәренең 13нче клиник дәваханәсенең баш табибын эштән бушатырга боеруын да хәбәр итте.

— Без телевидение күрсәткән сюжетны тикшердек. Беренче чиратта баш табиб гаепле. Лифт ике ел дәвамында эшләмәгән. Шул вакыт эчендә баш табиб, төрле сәбәпләргә сылтанып, лифтны файдалануга тапшыру хәстәрен күрмәгән. Мин баш табибны вазыйфасыннан бушату турында күрсәтмә бирдем, — диде Рөстәм Хәмитов. — Башкаларга сабак булыр, дип уйлыйм. Бу — кешеләргә карата ваемсыз мөнәсәбәтнең чираттагы күренеше. Андыйларны җаваплылыкка тарттырачакбыз. Ким дигәндә эштән бушатачакбыз.
Читайте нас: