+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
17 гыйнвар 2017, 02:00

Алдарның бар кармагы, җитез, уңган бармагы

Интернеттагы аферистлардан ничек сакланырга?Көннәрдән бер көнне “Фейсбук”ка хат килеп төште. Америка Кушма Штатларында яшәүче Марк Дональд дигән берәү минем нурлы йөземне күргән дә, һушсыз калган... Ул күптән инде нәкъ шундый гүзәл зат белән танышуны теләгән, илләр гизгән, инде таптым дигәндә, алданган, газап күлләренә баткан һәм шалт! компьютерны ачса, анда мин утырам! Планетаның икенче ягында яшәвемә карамастан, мин аның җан яртысы, гомере буе эзләгәне, көткәне икән.

Бу кадәр татлы сүзләрне җавапсыз калдырырга уңайсызланып, аңа “смайлик” юлладым. Ул шунда ук фотоларын салды. Менә ул хәрби хезмәттә, монысы йорт алдында кар көрәп йөри. Кара син аны, нәкъ безнеңчә тоткан бит көрәкне, елмаюы да риясыз баланыкыдай, начар кешегә охшамаган, ярар, мәхрүм итмим дип, ара-тирә хатларына җавап бирә башладым. Ә алар ешайганнан-ешая, бер вакытны “капчыклап” килә башлады. “Кияү”нең 3 баласы бар икән, хатыны үлгән, балалары минем фотоны күргән, шундый әнине күптән көткәннәр, кыскасы, мин бу дөньяга шушы гаиләне бәхетле итәр өчен генә туганмын, тагын-тагын әллә нәрсәләр...

Беркадәр вакыттан почтам хатларга күмелде, энә төртер урын да калмады. Аларга инде күптән җавап бирмәсәм дә, туктарга исәпләре юк – көн дә дистәләп килеп торалар. Нинди хәл соң бу дип, мәсьәләнең асылына төшенергә тырышып карасам, анда баш китәрлек хәлләр булып ята икән.

Аларны ачыкларга янә шул интернет ярдәмгә килде. Үзем кебек “хатка баткан”нар бармы икән дип, төркем­дәшләргә мөрәҗәгать иттем. Һәм бик кызык җаваплар алдым.

Стәрлетамактан Нина: “Миңа да бер “америкалы” хат язды. Шулай ук үлеп гашыйк булган. Балалары да өчәү, хатыны да үлгән. Әмма, сезнекеннән аермалы буларак, Әфганстанда хәрби хезмәттә. Мин аннан икенче хатта ук “Син кичә күркә ите ашадыңмы?” дип сорадым. Ул сорауны аңламады, нинди күркә, аны ник ашарга тиешмен һ. б. Ә бит кичә америкалыларның Раштуадан кала иң зур бәйрәме – Благодарение көне иде. Андагы һәр йортта күркә кыздыралар, америкалы, кайсы гына кыйтгада булмасын, бу көнне нәкъ шушы ризыкны әзерли, һичьюгы, бу хакта белә һәм аны ник ашарга кирәклеген сорамый. Шулай итеп “кияү” бик тиз фашланды һәм “кара исемлек”кә кереп оялады”.

Уфадан Светлана: “Бәй, бу бит минем булачак “ирем”ә охшаган, үзе хәрби, үзе Әфганстанда хезмәт итүче америкалы. Тик аның баласы берәү генә. Ике ай аралаштык, аның бер хатын да җавапсыз калдырмадым, аннан да бигрәк – гашыйк булдым, шушы хатлардан башка яши алмый башладым. Һәм ни гаҗәп, сөйгәнем баласын алып, миңа кунакка килергә булды. Тиз генә өйгә ремонт ясап ташладым, яңа киемнәр алдым, ябыктым, каш-керфекләр эшләттем. Янә бер айлап вакыт узды, минем аяк җиргә тими, очып кына йөрим һәм бертуктаусыз хат алышам.

Менә сөйгәнем инде Лондонда! Мине күрер өчен океанны кичкән. Әмма аны Англиядән Русиягә чыгармыйлар икән, Әфганстанда хезмәт итү комачаулый. Без, тиз генә өйләнешеп, шушы хакта сертификат алырга кирәк. Моның өчен миңа үземнең имзам белән гариза һәм 3 мең фунт стерлинг акча гына кирәк. Ничек итсәм иттем, акчаны табып җибәрдем. Әмма Лондонда яшәү кыйммәт, аларның акчалары аз гына калган, кызы белән Уфага очып килү өчен нибары 3 мең доллар җитми. Үзе килгәч тә бу акчаны туганнары җибәрәчәк, Америкадан, курьер белән... Шунда инде барысын да аңладым, психик авыруга юлыктым, чәчем пеләшләнде”.

Уфадан Айгөл: “Ә без очраштык! Бер айлап хат алышканнан соң, ул килде. Руслан исемле матур гына егет. Чәчәкләр бүләк итте, ресторанга чакырды. Мин, риза булып, кулымны учына салган идем, аның телефоны шалтырады. Ул, гафу үтенеп, кулымны ычкындырды. Аңа кемдер бик якын дустының фаҗигале һәлак булуын хәбәр итте. Мин бик кызгандым, иремне җирләгәч кичергән тойгылар янә әйләнеп кайткандай булды. Руслан ике көнгә югалып торды да, шалтыратып үзенең автомобильдә кеше таптатканы, аның үлүе һәм төрмәдән котылу өчен 1,5 миллион сум ришвәт бирүе турында сөйләде. Аны кызгануымның чиге юк иде. Өйгә чакырдым, юатасым килде. Килеп кереп чәй өстәле артына утырган гына иде, аңа янә шалтыраттылар – теге миллион ярым янына тагын 80 мең сум акча җитми икән. Ул истерика хәлендә әле тегендә, әле монда шалтырата башлады, акча эзләде. Әмма беркем дә ярдәмгә килмәде. Бер почмактан икенчесенә бәргәләнеп, кызып йөргән танышыма үземнең 50 мең сум акчам булуын әйттем, ярдәм тәкъдим иттем. Ул баш тартты, соңрак бик уңайсызланып кына, бу акчаны 5 көннән кайтарып бирү шарты белән, алып китте. Һәм югалды. Мин аңа бер ай буена шалтыраттым. Ул акчасын тотып миңа килергә чыга да, тагын әллә нинди мәшәкатьләр килеп чыга – кире борыла. Хәзер инде шалтыратмыйм да. Үземнең шундый акылсыз булуыма гаҗәпләнеп, гарьләнеп, көне-төне елыйм гына”.

Шалтыратмый дөрес эшлисез, Айгөл. Яңа законнар нигезендә, әгәр сез кемгәдер бурычка 50 мең сумнан артык акча биреп торып, аны “давайлый” башласагыз, бу ничектер рәсми теркәлсә, әйтик, диктофонга яздырылса, бурычлы кеше сезне судка бирергә хаклы. Моның өчен 50 мең сумнан 500 мең сумга кадәр штраф каралган. Сезнең өчен бердәнбер юл – судка яки коллекторларга мөрәҗәгать итү. Башканы баетып, үзе сазга батканнарга тик алар гына ярдәм итә.

Кайбер мәгълүматлар буенча, интернет аша танышучы аферистлар йөзәр­ләгән миллион доллар акча эшли. Алар кешеләрнең иң зур ихтыяҗы – ярату һәм яратылу теләген эшкә җигә. Бу кармакка, башлыча, хатын-кызлар эләгә.

Психологлар фикеренчә, алдакчы башта сайтта үз аккаунтын булдыра, анда үзе турында ышандырырлык итеп яза, фотоларын куя. Бирегә керүчеләрнең күбесе аңа ышана, ул язганнарның дәвамын укыйсы килә, фотолары белән кызыксына. Һәм хат алышу башлана. Бераздан ул сезнең электрон адресны, телефон номерыгызны сорый. Гадәттә, әңгәмә барышында ул тәгаен сорауларга җавап бирми, күбрәк сезгә булган кайнар “мәхәббәте” турында гына сөйли. Аның максаты – сезне гашыйк итү. Бу кешенең чыннан да булуына һәм сезгә гашыйклыгына ышандыгызмы – сез кармакка эләктегез! Хәзер инде очрашу турында килешәсе, моның өчен күпмедер акча чыгарасы булачагына инанасы гына калды.

Акча турында сүз чыктымы, бу танышлыкны шунда ук туктатырга кирәк. Чынында, бу хәлләргә ышанасы килмичә, бәлки минем очрак башкачарактыр, дип уйлаучылар табылыр. Әмма ком сарайлары барыбер җимерелә, соңыннан күз яшьләре, депрессия кала.

Психологлар белән килешмичә булмый. Тагын шунысы бар, инде шактый гына тормыш тәҗрибәсе туплаган, акны-карадан аера башлаган урта яшьләрдәге хатын ничек алдарларның кармагына каба соң? Ә анысының компьютер клавиатурасына төртеп утырган бармаклары ничек миллионнар таба? Кемнеңдер, тормыш күпме камчыласа да, могҗизага ышануымы, ялгызлыктан гарык булып, хәсрәт күленә чуммаска була, алдакчы саламына бераз гына тотынып торуымы? Хатын-кызның хисләр җилкәне акыл маягыннан көчлерәк булып киткән чаклар бар, әмма баш югалтуга барып җитмәскә иде бит әле.
Читайте нас: