Сүз, нигездә, составында 25 проценттан артык спирт булган сыекчалар турында бара. Алар бик күп төрле: аптекалардагы спиртлы төнәтмәләр, “көнкүрештә куллану өчен” дип язылса да, кибет аракысы урынына кереме аз булган түбән катлам вәкилләре эчә торган “фанфурик”лар һ.б. Гаҗәп, элек китапларда укыганча, халыкны сыйныфларга бүлеп, “түбән катлам” дип сөйли башладык, мәскәүлеләр күбрәк “маргинал”, “люмпен” терминнарын куллана. Ә бит эштән башканы белмәгән бу риясызлар бик аз хезмәт хакына да риза, кара эш гел алар җилкәсендә...
Акцизлы товарлар (аракы кебек үк) исемлегенә кертелү төнәтмәләрнең бәяләре артуын аңлата. Шунысын да билгеләргә кирәк: Русия Президенты акцизлар сәясәтендә үзгәрешләр кирәклеген дә ассызыклаган иде. Кайберәүләр, бу уңайдан аракының бәясе төшәргә мөмкин, дип тә фаразлады. Әмма Хөкүмәт Рәисе урынбасары Александр Хлопонин, киресенчә, акцизлар бәяләре күтәреләчәк, без халыкта алкоголизм идеяләре таратырга тиеш түгелбез, дигәнрәк фикерне яңгыратты. Бу, тәү карашка ук, хөкүмәт вәкилләренең, марксизм классигы сүзләрен куллансак, халыктан ифрат ерак торуын аңлата. Тыю-киртәләр генә эчеп агулануны туктатмаячак. Егерменче гасырда СССРда да, АКШта һәм башка илләрдә дә “коры закон” кертеп караганнар. Тик алар нәтиҗәсез тәмамланган. Соңгы елларда Русиядә халыкны аракыдан ваз кичтерү сылтавы белән акцизлар бәяләрен ел саен арттыру сәясәте алып барыла. Моның асылында аек тормышны пропагандалау түгел, ә ничек тә казнаны тулыландыру максаты ята. Аракы кыйммәтләнгән саен яшерен җитештерелгән сыйфатсыз аракы, башка теләсә нәрсә эчеп агуланучылар күбәя. “Роспотребнадзор” мәгълүматлары шул хакта сөйли.
Соңгы елларда Русиядә халыкны аракыдан ваз кичтерү сылтавы белән акцизлар бәяләрен ел саен арттыру сәясәте алып барыла. Моның асылында аек тормышны пропагандалау түгел, ә ничек тә казнаны тулыландыру максаты ята.
Әлеге сәясәт башланганнан соң, ике ел дәвамында (2013-15) 150 мең чамасы кешенең алкоголь белән агулануы теркәлгән. Күп очракта үлемнең чын сәбәбе күрсәтелми. Берәүләргә — “йөрәк-кан системасы авыруы”, икенчеләргә “үпкә ялкынсынуы” диагнозы куялар. Тирә-ягыгызга әйләнеп карагыз, сез яшәгән урамда, авылда, шәһәрдә үзегезнең танышларыгызның, якыннарыгызның, туганнарыгызның үлемен күздән кичерегез. Эш көчендәге күпме ир-ат, хатын-кыз эчеп агуланып мәрхүм була. Боларга алкоголь психозы нәтиҗәсендә үз-үзләренә кул салганнарны да өстик. Коточкыч картина! Агуланып үлүчеләрнең чын санын берәү дә белмидер, белсәләр дә яшерерләр иде.
Бер караганда, мәсьәләнең чишелеше өстә генә ята сыман. Арзан аракы җитештереп, криминаллы, яшерен эчемлек ясаучылар туплаячак акчаны казнага юнәлтеп була кебек. Ләкин безнең җитәкчеләрнең күбесе, әллә аңлап, әллә аңламыйча, Хлопонинча фикер йөртә. Түрәләр үзләре берничә мең сумлык виски, коньяк, кыйммәт аракы эчә, ә менә эшче-крестьянның күңелләрендәге төерләрен юдырып төшерергә кибеттән 200 сумлык аракы алып эчәргә дә хәленнән килмәвен аңларга теләми.
Алкоголизм ул, белгечләр исбатлаганча, социаль авыру. Гаиләңне тәэмин итәргә акча җиткерә алмау, шул аркада яшәү сыйфатының түбән тәгәрәве, тормыш сынауларына каршы тора алмау шушы авыруга китерә.
Югарыдагылар еш кына Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы таләпләре, мәгълүматларына ышыклана. Мәсәлән, узган елда, әлеге оешма таләп итә, дип, газировкаларга (янәсе, мондый татлы эчемлек симерүгә китерә) 20 процентлы салым салу турында матбугатта бәхәс кузгаттылар. Ә менә шул ук оешманың дөньяда бер ел эчендә 500 000 кешенең туберкулез авыруына таруы, аеруча Һиндстан, Кытай һәм Русиянең мондый хәвефле статистикага зур өлеш кертүе турында ләм-мим. Чөнки бу чир белән көрәшне төрмәләрне чистарту, бушатудан башларга кирәк бит. Ә моңа бик күп акча кирәк. Әйе, эчкечелекне профилактикалауга да, дәвалауга да акча кирәк. Аракы, тәмәке, бензин акцизларын ел саен шактый күтәрсәләр дә, авыруларга ярдәм итәрдәй акча, имеш, юк...
Русия халкын тыюлар белән генә дөрес юлга бастыру кыен. Бәлки, мөмкин дә түгелдер. Безгә калса, бу җәһәттән илдә гасырлар буена килгән язылмаган кануннар өстенлек итә. Кәгазьдә эчкечелеккә каршы көрәш бар, гамәлдә — юк. Аракы сатудан акча күп керә, дәвалауга, профилактикага – юк.
Һич кенә дә эчкечелеккә өндәү дип кабул итмәгез, әмма авыр физик хезмәт атнасыннан соң дус-ишләр белән бераз мыек чылатып алганнан берәү дә алкоголикка әйләнми. Алкоголизм ул, белгечләр исбатлаганча, социаль авыру. Гаиләңне тәэмин итәргә акча җиткерә алмау, шул аркада яшәү сыйфатының түбән тәгәрәве, тормыш сынауларына каршы тора алмау шушы авыруга китерә. Сынауларга бирешмәү сыйфаты, кызганычка каршы, һәркемгә дә бирелмәгән. Алкоголизм сазлыгына, алда билгеләнгәнчә, күпчелек әлеге шул түбән катлам кереп бата. Кибеттән аракы алып эчәргә аларның акчасы җитми. Акчаң булмагач, эчмәскә кирәк, дип кенә эчкечелекне туктатып булмый. Комплекслы чараларны тормышка ашырырга кирәк. Кешеләр аңына сәламәт яшәү рәвешен сеңдерүдән алып, халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрүгә кадәр. Җитәрлек акча тапкан, тормышта анык максаты булган кеше эчүгә сабышмый, кайгы-хәсрәтен, дөньяга ачуын шешәгә батырмый.