+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
19 гыйнвар 2017, 02:00

Халык ышанычы — уңыш билгесе

Русия прокуратурасының 295 еллыгы уңаеннан тантаналы җыелыш узды. Анда республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов, Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев, Башкортстан буенча Баш федераль инспектор Михаил Закомалдин, министрлыклар, ведомстволар җитәкчеләре, тармак алдынгылары, ветераннар катнашты.

Рөстәм Хәмитов прокуратура хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлап, эшчәнлекләренең төп юнәлешләрен билгеләде. Республика прокуратурасы алдында торган бурычлар исәбендә ул җинаятьчелеккә һәм коррупциягә каршы көрәшне, гражданнарның хезмәт, социаль, торак хокукларын яклауда законны үтәүне күзәтүне һәм башкаларны атады. Республика Башлыгы шулай ук бизнеска административ басымны киметү буенча эшчәнлекне дәвам итү, законнар чыгаруда катнашу, гражданнарның мәгълүмати технологияләр үсеше белән бәйле өлкәләрдә хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау буенча актив эш алып бару зарурлыгын ассызыклады.

— Гасырлар дәвамында ведомство дәүләтнең төп хокук саклаучы һәм яклаучы органы булып калды. Беренче чиратта, прокурорлар гражданнарның хокуклары һәм ирекләре сагында тора, халыкның аз якланган катламы мәнфәгатьләрендә чыгыш ясый. Гражданнарның хокук саклау органнары, аерым алганда, прокуратура хезмәткәрләре гамәлләренә шикаятьләре саны елдан-ел кими. Бу куанычлы хәл. Прокуратура хезмәткәрләренең профессионализмы һәм җаваплылыгы, иң катлаулы хәлләрдә дөрес юл таба белүе югары бәягә лаек, — диде Рөстәм Хәмитов.

Тантанада хезмәттә югары уңышларга ирешкән һөнәр ияләре бүләкләнде. Чара зур концерт белән тәмамланды.
Читайте нас: