Мидхәт Хәсәнов еракта яшәсә дә, туган Башкортстанын, үз районын онытмый. Лаеклы ялда да җәмәгать эшләрен яратып, күңел биреп башкара. Әлеге көндә ул — үзе яшәгән төбәкнең Иҗтимагый палатасы әгъзасы, Төмән өлкәсенең В. И. Муравленко исемендәге җәмәгать фонды вице-президенты. Әнә шундый җәмәгать башлангычындагы вазыйфалары күп аның. Әмма ул үзен табигать, экология сафлыгы өчен көрәшүче дип саный.
Гаҗәп түгелмени, Мидхәт Равил улы туган ягына ел саен берничә тапкыр... райондагы сулыкларны тазарту максаты белән кайта. Соңгы елларда бу шәхеснең игелекле эшләре турында “Авыргазы хәбәрләре” гәзите берничә тапкыр язып чыкты. Республика басмаларында да әлеге кызыклы язмышлы кеше хакында язмалар дөнья күрде. Соңгы елларда Мидхәт Хәсәнов башлангычы һәм катнашлыгы белән районда уннан артык сулыклар, елга-күлләр, буалар, янгын сүндерүчеләр карамагындагы табигый резервуарлар тергезелгән һәм чүп-чардан тазартылган.
Журналист эшчәнлеге белән миңа Авыргазы районында еш булырга туры килә. Һәр авылда да данлыклы райондашлары белән горурланалар. Ерак Ханты-Манси төбәгеннән үрчетү максаты белән кыйммәтле агач үсентеләрен, балыкларны кем алып кайта? Әлбәттә, Мидхәт Равил улы һәм моңа ул үз акчасын сарыф итә.
Узган ел ахырында янә кызыклы мәгълүмат ишетеп кайттым. Мидхәт Хәсәнов районның барлык муниципаль берәмлекләренә дә боз тишкеч бүләк иткән. Шул рәвешле, иллегә якын җиһазны түләүсез өләшкән.
— Мидхәт Равил улының район өчен башкарган игелекле эшләре санап бетергесез, — дип сөйләгәннәре хәтердә калган хакимияттәге бер очрашуда. — Ул боз тишкечләрне бүләк итүнең сәбәбе дә бар: балыклар сулыкларда һава җитешмәүдән үлмәсен өчен. Муниципаль берәмлекләр бу эшне контрольгә алды. Балыклар да исән кала, сулыклар пычранмый һәм халыкка балык кармаклау мөмкинлеге саклана.
Узган елның гыйнвар ахырында районда моңа кадәр булмаган акция үткән. Билгеле, аны Мидхәт Хәсәнов башлап йөргән. Өч меңнән артык кеше елга-күлләрдәге балыкларга ярдәм итү өчен өмәгә чыга. Өлкәннәргә мәктәп укучылары, аларның ата-аналары кушыла. әлбәттә, соңгы елларда Кешәнне, Толбазы, Солтанморат, Яңа Кәлчир, Карамалы һәм башка авыллар янәшәсендәге буа-күлләрдә балыкларның күпләп үрчүендә Мидхәт абыйның тырышлыгы зур.
— Ил Президенты Владимир Путин 2017 елны Экология елы буларак игълан итте. Бу Русия күләмендә табигатькә, экологиягә бәйле проблемаларга җитдирәк карарга этәргеч бирә. Шул ук вакытта, һәркем үзе яшәгән әйләнә-тирәлектәге табигатькә битараф калмаска тиеш. Шәхси бакчаларга гына түгел, тирә-якка агачлар утыртуны ел саен башкарыла торган чарага әверелдерсәк иде.
Республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов белән очрашудан зур тәэссоратлар алуымны да горурланып әйтәм. Башкортстанда елга-күлләрне тазарту буенча, балыкчылык тармагын үстерүгә булышлык итүче программалар бар. Гомумән, тирә-якны яшелләндерү, сулыкларны чистартып, балык үрчетү халыкны — эш, урындагы базарны үзебезнең балык продукциясе, җиләк-җимеш, гөмбә белән тәэмин итү проблемасын да үз эченә ала. Рөстәм Зәки улы белән бу мәсьәләләр буенча кызыклы фикер алыштык. Ул минем тәкъдимнәрне хуплады, — ди Мидхәт абый.
Данлыклы якташыбыз фикеренчә, заманында Себер киңлекләрен буйсындырабыз, дип, аның кабатланмас табигатенә зыян китерелде. Кешеләрнең ваемсызлыгы аркасында хәзер биредә аерым төбәкләргә экологик фаҗига яный. Мидхәт Равил улы әлеге хата Башкортстан җирендә кабатланмасын өчен кешеләрне шушы хәвефтән кисәтергә тели. Агачны кискәнче, башта аларны күпләп утыртырга, балык тота башлаганчы, тәүдә аны үрчетү чарасын күрергә кирәк, дигән фикердә табигать сакчысы. Шуңа күрә дә Мидхәт Равил улының урманда ел саен гөмбә утыртып йөрүенә хәзер беркем дә аптырамый.
— Халыкны экология мәдәниятенә өйрәтергә кирәк, — ди Мидхәт Хәсәнов. — Аңлату эшләре җитми. Закон белән табигатьне яратырга мәҗбүр итеп булмый. Тәрбия балачактан башланырга тиеш. Табигатькә сакчыл караш булдырмый торып, яшәгән мохитебезнең сафлыгын саклап булмаячак.
Мидхәт Хәсәновның республика Башлыгы исеменә язган хаты да игътибарга лаек. Тәкъдимнәр аз түгел. Әйтик, урындагы муниципаль берәмлекләрдә авыл хуҗалыгы һәм башка төрле продукция җитештерүчеләрнең үз ярминкәләрен оештыру буенча фикерләре кызыксыну уята. Биредә һәркем үзе җитештергәнне арадашчысыз сата алыр иде. Башка сәүдә челтәрләрен кертмәү бәяләрне көйләргә булышлык итәчәк. Яңа эш урыны, сыйфатлы азык, урындагы казнага өстәмә керем һәм башка проблемалар җайга салыныр иде.
...Моннан берничә ел элек Авыргазы районы авылларында утыртылган эрбет үсентеләре матур булып күтәрелеп, бәләкәй генә урманга әйләнеп бара. Кырыс табигатьле Себер киңлекләреннән Мидхәт Хәсәнов алып кайткан эрбет агачлары ел саен 70-80 төпкә арта. Алар туган районындагы мәктәпләр, мәдәният учаклары, балалар бакчалары ихаталарына ямь биреп үсә. Журналистлар белән очрашуда да данлыклы якташыбыз һәркайсыбызга эрбет чикләвекләре өләште. Аларны ул махсус савытларга тутырып алып килгән. Алай гына да түгел, әлегә кадәр Башкортстанның климатик шартлары өчен ят булган үсентеләрне утырту, тәрбияләү тәртибен өйрәткән белешмәлекләр дә таратты.
Игелекле куллардан алган ул орлыкларның яздан шытым бирәчәгенә һич тә шик юк. Чөнки аларның һәркай-сында чын табигать улының күңел җылысы тоела.