+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
21 гыйнвар 2017, 02:00

“Шәһәрегез бер читтә торсын!”

Районыбызда тырышып дөнья көтүче яшь гаиләләр бихисап. Иске Балыклы авылыннан Надежда һәм Алмаз Сәгыйдуллиннар — нәкъ шундыйлардан. Аларның 2013 елда булдырылган крестьян-фермер хуҗалыгы бүген районда тотрыклы эшләп килүчеләрдән санала.

Алмаз һәм Надежда, гаи­лә коргач, Октябрьский шә­һәрендә төпләнәләр. Алмаз пластик тәрә­зәләр җи­тештерү белән шөгыль­ләнә, Надежда балалар бакчасында тәр­бияче булып хезмәт сала. Шәһәрдә никадәр генә әйбәт булса да, икесенең дә күңеле авылга тарта. Икенче уллары тууга, алар туган авылларына кайтып төплә­нергә карар итә.

Кайткач, район хакимияте һәм туганнары ярдәме белән крестьян-фермер хуҗалыгы оештырып җибәрәләр. Эшне токымлы маллар үрчетүгә юнәлтәләр. Шушы максатта Бәләбәй районыннан токымлы мал сатып алалар. Мал сатып алган очракта дәүләт­тән алынасы субсидиягә зур өметләр баглыйлар. Аны трактор сатып алуга тотынырга, ә трактор алганга би­релә торган субсидиягә — пресс-җыйгыч, ә аңа бирелә­се субсидиягә саву аппараты алырга ниятлиләр. Бестужев токымлы 20 баш малга дәүләт тарафыннан субсидия бирелә бирелүен, тик техника өчен генә тәтеми. Шуңа карамастан, төшен­келеккә би­релмиләр.

Үзләре алдан уйлаганча, субсидия акчасына трактор сатып алалар, башкаларын исә әти-әниләреннән, туган-тумачаларыннан, таныш-белешләреннән бурычка акча алып торып юнәтәләр. Хәзер инде аларның крестьян-фермер хуҗалыгында трактор да, пресс-җыйгыч та, печән чапкыч та, саву корылмасы да бар. Моннан тыш, алар үз куллары белән зур мал абзары төзеп куйган, урындагы хуҗалыктан арендага алынган 65 гектар җирдә берьеллык һәм күпьеллык үлән чәчеп, мал азыгы хәзерлиләр. Өстәвенә, Алмаз үз авылларында сөт җыючы булып эшли, Надежда Бакалыда урнашкан яшьләр үзә­гендә хезмәт сала. Гаиләләрен түгә­рәкләп, ике уллары үсеп килә.

Әлегә Сәгыйдуллиннар үзләре җитәкләгән крестьян-фермер хуҗалыгыннан әллә нинди зур табыш ала алмый, чөнки барлык керемнәрен җитештерүне киңәй­түгә юнәл­тәләр. Иртәме-соңмы, тырыш хезмәтләренең яхшы табыш китерәчәгенә өметләнәләр.

Киләчәккә билгеләгән максатлары да зурдан: йорт төзергә, кибет ачарга, анда үзләре җитеш­тергән продукция белән сату итәргә ният­лиләр. Бер көн килеп Сәгый­дуллиннарның бу уйлары-ның чынга ашачагына да шик юк. Чөнки алар, яшь кенә булуларына карамастан, бик тырыш, максатчан. Киләчәккә билгеләнгән анык максатлар, билгеле булуынча, һәрвакыт тормышка ашучан була.

Эльвира ШӘЙХРАЗИЕВА.
Читайте нас: