+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
21 гыйнвар 2017, 02:00

Туган җирнең татлы моңы

СССРның спорт мастеры Фәвил Гыйльдановка — 70 яшь.Һәркемгә дә үз туган ягы бик газиз. Бигрәк тә авыл кешесе кая гына барса да, барыбер күңеле белән үзенең туган төбәгенә ашкынып кайта. Фәвил Гыйльданов Илеш районының Бишкурай авылына кайтып төпләнгәндә шәһәрдә шәхес булып формалашкан, авыр атлетика буенча төрле дәрәҗәдәге бәйгеләрдә җиңеп, Башкортстан данын еракларга тараткан кеше иде инде. Фәвил Габдрахман улы сәнгатькә дә гашыйк. Кечкенәдән үк җыр-моңнарыбыздан аерылмады. “Аеруча татар халык җырлары күңелгә якын. Аларда зиһенне яңарта торган фәһем, күңелләрне ял иттерә торган чын моң бар”, — ди ул. Туган җире, туган халкы, туган моңнары гомерлек юлдашлары аның.

Туган җиркәй...
Бу исемдә язгы таңнар,
Бу исемдә җанга рәхәт
татлы моң бар,
Бу исемдә бөтен гомерем,
бәхетем минем,
Җырларымның саф
чишмәсе – туган җирем.


Әйе,туган җирне ул да, нәкъ менә шулай, шагыйрә Резеда Вәлиева кебек тоя, дисәк һич арттыру булмас.

— Туган авыл — һәркем өчен иң ямьле урын, иң гүзәл почмак, — ди Фәвил абый. — Шуңа күрә кем генә үзенең туып-үскән җирен яратмый, сагынмый икән? Бары авылда гына сихри матурлык, бары авылның гына һәр почмагы, болын-кырлары, елга-күлләре, сандугачлар җыры, чишмәләре һәрчак матур була ала, йөрәккә дәрт өсти. Сабый чагымда челтерәп аккан чишмә, талларга кунып сайраган сандугач тавышларын да ишеттем, йолдызлы күкне дә, тулган айны да күреп сокландым. Туган якның һәр сихри авазы үзенә тарта.

Туган нигезенә кайткач, җәмә­гате Вилера ханым белән йорт-кураларны яңарттылар, гаҗәеп матур итеп, җиң сызганып дөнья көтә башладылар. Сокланып туйгысыз җимеш бакчасы үстерделәр. Фәвил Гыйльданов соңгы чорда якын туганы Ринат Вилданов белән берлектә ата-бабаларының туганлык тамырларын барлады. Төрле төбәкләргә сибелгән туган-тумачалар белән онытылмаслык очрашулар үткәрделәр, балачактан шифалы су белән сыйлаган чишмә­ләрне тазарттылар, зиратта өмәләр оештырдылар. Туган як тарихын җентекләп өйрәнү, мәгълүматлар туплау нәтиҗәсендә һәм әлеге кабатланмас очрашулар тәэсирендә Бишкурай авылы турында китап дөнья күрде.

...Кечкенәдән спортка тартылып үсә Фәвил.

— Миндә спортка чын мәхәб­бәтне физкультура укытучысы, Бөек Ватан сугышы ветераны Галимҗан абый Закиров тәрбия­ләде, ул — минем тормышымда зур роль уйнаган остазым. Ул булмаса, спортта уңышларга ирешә алмас идем, бәлки. Уфада физкультура техникумында, Мәскәүдә физкультура институтында укыганда, “Урожай” ирекле спорт җәм­гыятенең Башкортстан республика советы рәисе булып эшләгәндә дә, зур ярышлар алдыннан да укытучым белән киңәшләшә идем, — дип искә ала Фәвил Габдрахман улы.

Бишкурайда Галимҗан Закиров үсмерләрдә спортка чын мәхәббәт тәрбияли алган. Бу төбәктән Фәвил Гыйльданов, Айдар Яруллин, Рабис Ситдыйков, Марат Яруллин, Илнур Хәсәнов, Виктор Хәйдәров, Ләбиб Фатыйхов, Радик Фикиев, Ришат Кәбиров, Хәлим Әхмәтов, Риф Мәрдамшин кебек танылган спорт мастерлары чыккан. Сугыш ветераны, күренекле педагог, аларның барысын да үзе тәрбияләмәсә дә, үсмерләрне спортка җәлеп итү буенча аның тынгысыз хезмәте бушка китмәгән, димәк.

Фәвил Гыйльдановның исеме 70-80нче елларда республикада гына түгел, СССР күләмендә дә шаулады. Балачактан ук спорт белән ныклы шөгыльләнгән егет авыр атлетиканы Башкортстан физкультура техникумына укырга кергәч сайлый.

23 яшендә авыр атлетика белән һөнәри шөгыльләнә башлап, ул шушы төр спорт федерациясенә кабул ителә, СССРның спорт мастеры Бронислав Куклин җитәкче­легендә ил күләмендәге төрле бәйгеләрдә зур җиңүләр яулый. Аңа “СССРның спорт мастеры” дигән мактаулы исем бирелә. 1980 елда Ф. Гыйльданов Мәскәүдә үткән Олимпиадада да катнаша һәм анда республика спорт вәкиллегенә җитәкчелек итә. 1990 елда исә АКШта узган Ирекле спорт бәйге­лә-рендә катнашып, уңышлы чыгыш ясады.

...Туган ил, туган җир һәм халык алдында чиксез җаваплылык тою сыйфаты Фәвил Гыйльдановка кардәше, данлыклы очучы, ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәевтан күчкәндер, мөгаен. Ул, тормышта да, авыр атлетикада да үзе югары үрләр яулап кына калмады, ә яшь спортчыларны да тәрбияләде. Туган авылы Бишкурайдан гына да 6 спорт мастеры тәрбияләде. Илеш районы һәм республика күләмендә бик күп яшьләргә зур спортка чыгарга ярдәм итте. Фәвил Гыйльданов җитәкчелегендә максатчыл шө­гыль­ләнгән егетләр ярышлардан ярышларга матуррак нәтиҗә күр­сәтеп зур җиңүләргә иреште. Ул — үз эшенә мөкиббән бирелгән кеше. Иң мөһиме — үзе тәрбия­ләгән егетләргә зур тормыш юлына аяк басканда спорт чыныгуы үтүнең әһәмиятен аңлата белүче чын остаз булып танылды.

— Спорт кечкенәдән үк сәламәт яшәү рәвешенә җәлеп итәргә ярдәм итә. Киләчәктә дә районыбызда лаеклы спортчылар үсеп җитәр дип өметләнәм, — ди Фәвил Гыйльданов. — Шунысы сөенечле, Илеш­тә хәзер шартлар бар, яңа төзелгән физкультура-сәламәтләндерү комплексы эшли, анда өлкәннәр дә, укучылар да спорт секцияләренә йөри, оешма-предприятиеләр арасында ярышлар үтә, авыл билә­мәләрендә дә хоккей тартмалары булдырылды.

Күптән түгел хезмәт ветераны Фәвил Габдрахман улы Гыйльданов “Башкортстан Республикасында спортны үстерүгә керткән өлеше өчен” Почет билгесенә, “Спартак” физкультура һәм спорт җәмгыя­тендә спортны һәм физкультураны үстерү буенча актив эш алып барган өчен җәмгыятьнең Мактау грамотасына лаек булды.

Идрис Сәетгалиев.
Читайте нас: