+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
21 гыйнвар 2017, 02:00

Тырышырга һәм яхшырак яшәргә!

2030 елга кадәр чорда Башкортстанны социаль-икътисади үстерү стратегиясендә болар төп өстенлек буларак билгеләнә.Мәгълүм булуынча, ил җитәкчелеге төбәкләр алдында җитди бурычлар куйды. Аларның төп максаты – халык тормышын, яшәү дәрәҗәсен яхшырту. Башкортстан җитәкчелеге моңа системалы, эзмә-эзлекле эш алып бару нәтиҗәсендә ирешүне планлаштыра. Шушы уңайдан төбәктә җитди чаралар күрелә, тәгаен эшләр башкарыла. Русиянең күп кенә төбәкләреннән аерылмалы буларак, Башкортстанның 2030 елга кадәр чорга социаль-икътисади үсешендә өстенлекле юнәлешләр җитәкчелек тарафыннан гына билгеләнми. Бу җаваплы һәм җитди эшкә мәктәп укучылары, галимнәр, белгечләр, эшкуарлар җәлеп ителде. Башлангыч-тәкъдимнәрнең иң көнүзәк булганнары, стратегик проектлар Уфада Конгресс-холлда үткән җәмәгатьчелек тикшерүендә республика җитәкчелеге, экспертлар, дәрәҗәле кунаклар игътибарына чыгарылды. Чараны Башкортстан Хөкүмәте һәм республиканың икътисади үсеш министрлыгы оештырды.

– Бүген тәкъдим ителгән һәр проект игътибарга лаек, – диде Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов. – Күләмле эш башкарылган һәм төбәкнең икътисади үсеш мөмкинлекләре җитди өйрәнелгән. Стратегия – республика киләчәге өчен мөһим документ. Заманнан артта калмау, үсешү өчен стра­тегия дә, план да мөһим. Аңлашыла, стратегияне тормышка ашырганда җитди сынауларга юлыга­чакбыз. Ләкин без, каршылыкларга карамыйча, алда торган максатларга ирешергә бурыч­лы. Уңган халык яшәүче, күркәм табигатьле, үсешкән икътисадлы Башкортстан Русиядә бик күп күрсәт­кечләр буенча алдынгылар сафында булырга хаклы. Үз алдыбызга югары максатлар куеп, җиң сызганып эшләгәндә генә нәтиҗә уңай булачак.

Чыгыш ясаучылар проектларын иҗтимагый фикер алышуга чыгарды. Башлангычларның иң яхшыларын экспертлар шунда ук сайлап алды. “Башкортстанның стратегик тикшеренүләр ин­ституты” дәүләт автоном фәнни учреждениесе директоры Дмитрий Котов “Гомум үсеш мәсьәләләре” темасына стратегик башлангычлар белән таныштырды. Экс­пертлар ки­ләчәктә республикага алдынгы төбәкләр исем­легенә керергә техник тәэминатның тиешенчә булмавы комачаулаячагын белдерде. Аңлашыла, хәзер бу мәсьәләгә игътибар тагын да артачак.

Уфа дәүләт нефть техник университетының кафедра мөдире Ирина Буренина яңа индустрияләр һәм базарлар үсеше турында сөйләде. Экспертлар фикеренчә, бу юнәлештәге уңышның нигезен фән һәм инновацияләр тәшкил итәчәк. Башкортстанның стратегик тикшеренүләр институтының фәнни хезмәткәре Наталья Лавренюкның “Гаилә – Башкортстан Республикасының стратегик өстенлеге” темасына чыгышы да мавыктыргыч булды. Белгечләр мәгариф үсешкән төбәктә генә гаилә институты мөмкинлекләре артуын билгеләде. Бизнесның идарә итү карарлары кабул итүдә катнашуы, алгарышлы социаль-икътисади үсеш территорияләре башлангычлары да хупланды. Караидел авылы 1нче мәктәбенең 10нчы сыйныф укучысы Марсель Хәбибов Башкортстанда туризмны үстерү мөмкинлекләре турында чыгыш ясады. Аның эше “Яшьләр күзлегеннән стратегия” конкурсында җиңгән. Җиңүчене һәм призерларны “Сколково” Мәскәү идарә мәктәбе президенты Андрей Шаронов бүләкләде.

Чара җитәкчеләрнең, икътисад белгечләренең, галимнәренең видеоәңгәмәләре белән аралашып барды.
Читайте нас: