+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
24 гыйнвар 2017, 02:00

Милли матбугат: проблемалар һәм аларны хәл итү юллары

“Башкортостан” дәүләт теле-радио компаниясенең медиа-үзәгендә шушы темага “түгәрәк өстәл” үтте.

Туры эфирда күрсәтелгән тапшыруны компаниянең милли тапшырулар бүлеге җитәкчесе Вилдан Галин алып барды. Сөйләшүдә Башкортстан Журналистлар берлеге рәисе, “Йәшлек” гәзитенең баш мөхәррире Артур Дәүләтбәков, “Кызыл таң” гәзитенең җаваплы секретаре Илдар Фазлетдинов, “Башкортостан кызы” журналының баш мөхәррире Гөлназ Котыева, “Киске Өфө” гәзитенең баш мөхәррире Гөлфия Янбаева һәм журналистлар катнашты. “Түгәрәк өстәл”дә былтыр республикада вакытлы матбугатка язылуга йомгак ясалды һәм тармакны борчыган көнүзәк мәсьәләләр игътибарга алынды.

– Былтыргы нәтиҗәләр буенча, Башкортстанда вакытлы матбугатның тиражы 350 мең данәдән 330 мең данәгә кадәр төште, – диде Артур Дәүләтбәков. – Шуңа карамастан, республикадагы басма матбугат үз йөзен саклап калырга тиеш. Төбәктә кызыксынып укырдай гәзит-журналлар күп. Балалар да, өлкәннәр дә рухи ихтыяҗын тулысынча канәгатьләндерә ала. Авырлыклар булса да, басма матбугатны саклап калу мөһим. Ябу кыен түгел, әмма аларны янә тергезү шактый авыр булачак. Кайсы яктан карасаң да, Интернет челтәре сыйфатлы мәгълүмат бирә алмый. Моны халык та аңлады һәм янә гәзит-журналларга языла башлады. Соңгы елларда кайбер басмаларның тиражлары арту шул хакта сөйли.

Халык игътибарын җәлеп итү максатында республикада, илдә, дөньяда булган сәяси вакыйгаларны киңрәк яктырту зарурлыгы да сызык өстенә алынды.

Телевидение, радио һәм Интернеттан аермалы буларак, басма матбугатның киләчәге тиражга бәйле. Бу мәсьәләне хәл итү буенча төрле тәкъдимнәр яңгырады. Әйтик, Интернет челтәрендә “Ә син язылдыңмы?” дигән флэшмоб оештырырга. Гәзит-журналларга язылучылар, квитанцияләрен күрсәтеп, социаль челтәрләргә фоторәсемнәрен, видеоязмаларын куя. Аны караучылар эстафетаны дәвам итә. Гөлназ Котыева язылу кампаниясендә басмаларга активрак булырга, абунәчеләр белән тыгыз бәйләнештә торырга һәм Интернет челтәрен актив файдаланырга чакырды.

Гөлфия Янбаева милли матбугатның, барыннан да бигрәк, үз укучысы ихтыяҗын канәгатьләндерергә тиешлеген билгеләде.

Әлбәттә, тираж артсын, халык теләп язылсын өчен басма абунәчеләрне борчыган мәсьәләләргә битараф калмаска, кулыннан килгәнчә ярдәм итәргә һәм аларны ишетә белергә дә тиеш.

– “Кызыл таң” гәзите укучылар белән элек-электән тыгыз бәйләнештә яши, – диде Илдар Фазлетдинов. – Күркәм традиция бүген дә дәвам итә. Ярдәм сорап мөрәҗәгать итүчеләрнең берсе дә игътибардан читтә калмый. Җавап юллап министрлыкларга, ведомстволарга, учреждениеләргә, оешмаларга һәм урындагы җитәкчеләргә чыгабыз. Килгән хатларны тикшереп, һәммәсе буенча мәсьәләгә тулы ачыклык кертергә тырышабыз.

Сөйләшүдә катнашучылар милли матбугатны шәхесләр, эшкуарлар көче белән генә саклап калып булмаячагын, бу максатка дәүләт сәясәте ярдәмендә генә ирешергә мөмкин, дигән фикер белән дә килеште.
Чара истәлеккә фотога төшү, тапшыру вакытыннан тыш фикер алышу белән тәмамланды.
Читайте нас: