+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
26 гыйнвар 2017, 02:00

Чит ил бәрәңгесе тәмлеме, әллә үзебезнекеме?

Русия Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведевның бу уңайдан үз фикере бар.Чит ил вәкилләре Екатерина патшабикәдән: “Барлык ярдәмчеләрегезнең дә тапшырылган эшне вакытында, тулысынча, күңел биреп башкаруының серен ничек аңлатырсыз?” — дип сораганнар. “Мин аларга бервакытта да үзләре өчен файдасыз эш йөкләтмим”, дип җавап бирә ул. Әгәр аерым кеше, оешмалар, сыйныфлар үз мәнфәгатьләрен генә алга куеп, башкаларныкын исәпкә алмаса, җәмгыятьтә зур ризасызлык, төрле болганышлар, хәтта революцияләр килеп чыгар иде. Язмамда бер генә проблемага — илебездә авыл хуҗалыгы тармагының нинди сәбәпләр аркасында бөлгенлеккә төшүе һәм ул авыр хәлдән чыгу юлларына тукталып үтәм.

Русия җитәкчелегенә килгән Борис Ельцин һәм аның иярченнәре авыл хуҗалыгын алга җибәрүне, авырлыклар, хәтта корбаннар аша оештырылган күмәк хуҗалыкларны таратып, аларның җирләрен, эш коралларын шәхси кулларга тапшыруда күрде. Дөньядагы иң куәтле дәүләт булган СССРның таркалуы совет халкы өчен нинди бәхетсезлек булса, уңышлы эшләп килгән зур хуҗалыкларны тар-мар итү дә авыл кешесенә шундый ук фаҗигале булды. Ельцин һәм “яңа реформаторлар”ның иң зур хатасы – крестьян җитештергән һәм саткан азык-төлек продукциясенә бәяне базар үзе куячак дип уйлау. Өстәвенә, илнең базар икътисадына күчүен хуп күргән Русия җитәкчеләре үзләре авыл тормышын белмәү генә түгел, тармак язмышын төп һөнәрләре тимер юлчы булган Гордеевка, аннары табиб Скрынникка, юрист Федоровка йөкләттеләр. Авыл җирендә азык-төлек җитештерү шартларын нефть, табигый газ, электр энергиясе өлкәсендәге мөмкинлекләр белән тиңләү мөмкинме соң? Әлбәттә, базар икътисадына күчү совет халкы төзегән ягулык-энергетика тармагына җиңел генә хуҗа булганнарга файда китерде. Бу тармак продукциясенә үзебездә генә түгел, ә дөнья күләмендә зур ихтыяҗ булгач, аның хуҗалары сату бәясен (бигрәк тә ил эчендә) үзләре теләгәнчә куеп, чамасыз файда күрде. Мәсәлән, соңгы 25 елда дизель ягулыгы бәясе 1,4 сумнан 36 сумга кадәр күтәрелде. Шул ук вакытта эшкәртүчеләр авыл халкыннан арышның килограммын 1,5-4 сумнан сатып алуны дәвам итә. Ә сәүдә челтәрләрендә матурлап төрелгән 300 граммлы арыш икмәге 25-28 сумга сатыла. Сөт продукциясе белән дә шундый ук хәл. Ел фасылына карап, сөт җитештерүчеләрдән чималның литры 8-17 сумга сатып алынса, кибетләрдә бәясе 38-50 сумга җитә. Мондый гаделсезлек сакланганда, авыл халкы эш белән кызыксыначакмы? “Яшь реформаторлар” ил белән җитәкчелек иткән чорда авыл хуҗалыгы продук­циясенең төп төрләрен җитештерү күләме кимеде, 40 миллион гектардан артык сөренте җирләре файдаланылмый. Терлек саны, бигрәк тә шәхси хуҗалыкларда, нык азайды. Иң кызганычы – күп гасырлар дәвамында ил терәге, ышанычы булган авыллар юкка чыга.

Мин Мәчетле район Советы башкарма комитеты рәисе, КПСС райкомының беренче секретаре булып эшләгән елларда район үзәге Олы Ыктамак авылының Набережная урамында булган 90 хуҗалыкның һәрберсендә савым сыеры асрыйлар иде. Хәзер мал тотарга теләүчеләр бөтенләй калмаган. Сәбәбе – сыер асрауның файдасы юк. Шул ук елларда Мәчетле, Балакатай район­нарының шәхси хуҗалык­ларыннан җыелган бәрәңге белән бөтен Уфа халкы тәэмин ителә иде. Халыктан бәрәңге җыюны “Башпотребсоюз” оешмасына караган хәзерләүләр конторалары башкарды. Әзер продукцияне Уфа пред­приятиеләре үз транспорты белән шәһәрдәге саклагычка ташыды. Ул вакытта һәр хуҗа үзенең 20 сутый җирендә бәрәңге үстерде. Бүген авыл халкы кибеттән матур савытларга тутырылган, озак саклана торган сөт сатып алырга мәҗбүр. Ә шәһәр халкы башлыча Мисырдан, Израильдән, Кытайдан, Урта Азия илләреннән кайтарылган бәрәңге белән туклана. Әлбәттә, республика җитәкчелеге, халык фикеренә таянып, аларның мәнфәгатен яклау чаралары күрде. Мәсәлән, Миякә, Стәрлетамак, Дүртөйле, Тәтешле, Илеш, Чакмагыш, Авыргазы һәм башка районнарда эре хуҗалыкларны таркату юлына басмадылар. Алар элеккечә эшли, фермер, шәхси хуҗалыкларга да ярдәм итәләр. Башкортстан машина технологик станциясе (МТС) уңышлы эшләп килә. Республика бюджеты исәбенә алынган куәтле трактор, комбайн һәм башка авыл хуҗалыгы машиналары тармакның техник базасын ныгытуга зур ярдәм итте. Хәзер МТС республикадагы басу эшләренең 25 проценттан күбрәк өлешен башкара. Республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов башлангычы белән “500 ферма” программасы уңышлы тормышка ашырыла. Терлекчелек тармагында индустриаль алымга нигезләнгән бу программа Русиянең башка төбәкләрендә юк.

Ләкин бүген Русия Хөкүмәтенең авыл халкы файда күрерлек, аңа якын, аңлаешлы сәясәте анык түгел. Шуңа карамастан, илнең югары власть вәкилләре аграр тармакта үсеш, алга китеш бар, дигән фикердә. Узган ел илдә ашлык культуралары моңа кадәр күрелмәгән күләмдә җыеп алынды. Аларны чит илләргә сатудан казнага 16 миллиард сум акча кергән, тулай авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү 4 процентка арткан. Шул исәптән безнең республикада 3,37 миллион тонна ашлык җыеп алынды. Гектар куәте 19,2 центнер тәшкил итте.

Узган елның декабрендә Авыл хуҗалыгы министрлыгы каршында оештырылган иҗтимагый Совет утырышында республиканың Идел буе төбәкләре арасында сөт җитештерү күләме буенча алда баруы әйтелде. Шул ук вакытта сөт сатуның 40 проценттан артмавыннан канәгатьсезлек белдерелде. Урынлы сорау туа – савылган сөтнең 60 проценты кайда булган соң? Совет власте чорында сыерлар күпләп бозаулаган кыш айларында сөт сату күләме 75 проценттан түбән булмый иде.

Кибетләргә, базарларга даими йөргән гади халыкның соравы урынлы — илдә зур күләмдә иген культуралары җыеп алынгач, күпләп сөт савуга ирешкәч, нигә соң икмәк, сөт продукцияләренә, йомыркага, иткә бәяләр даими күтәрелә? Русия Сөт җитештерүчеләр ассоциациясе фаразлары буенча 2017 елда сөт продукциясенә бәя тагын 10 -15 процентка артачак. Узган елның 11 аенда азык-төлеккә, даруларга, коммуналь хез­мәтләргә бәяләр 27,7 процентка арткан.

Русия Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев “Бердәм Русия” партиясе съездындагы чыгышында шулай дип белдерде:

— Безнең илгә карата ниндидер санкцияләрне гамәлдән чыгарачаклар дигән иллюзиягә бирелергә ярамый. Бу хәлләр озакка барыр әле. Аграрийлар әлеге хәлдән активрак файдаланырга тиеш. Без аларга ярдәм итәчәкбез. Үзебезне үзебез туйдырырга тиешбез!


Рәсми күрсәткечләр буенча, бу сан 4,9 процент кына тәшкил итә, дип яза “Аргументы и факты” гәзите. Чынбарлыкка туры килмәгән күрсәткечләрне бирү дәвам итәме? Ләкин авыл кешесенең намуслы хезмәте гадел бәяләнергә тиеш. Бу таләпне үтәү өчен крестьянга ил Хөкүмәте ярдәмгә килергә бурычлы. Төрле дәрәҗәдәге чиновниклар белдерүенчә, крестьянга файда бирерлек, үзләре җитештергән продукциягә Хөкүмәт ярдәмендә бәя билгеләү — ил Конституциясен бозуга, ягъни базар икътисады таләпләрен инкарь итүгә китерәчәк, имеш. Сорау туа — авыл хуҗалыгы алга киткән АКШ, Германия, Франция, Швеция, Финляндия, Япония һәм башка илләрнең икътисады базар шартларына нигез­ләнмәгәнме әллә? Аларда бюджетның 10-15 проценты халыкны азык-төлек белән тәэмин итүчеләргә юнәлтелә. Ә Русиядә бу күрсәткеч бер проценттан артмый. Русия Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведевнең зур горурлык белән авыл хуҗалыгына ярдәм итү өчен, дизель ягулыгына бәяне төшерүгә, банкларның тармакка кредит ставкаларын киметергә бүленгән дистәләрчә миллиард сум акча бирүе шул ук ягулык-майлау материаллары пред­приятиеләре хуҗаларын, банкирларны тагын да баетуга гына китә. Бу дөреслекне аңлау өчен дәрәҗәле икътисадчы булу кирәкми. Чөнки азык-төлек продукциясе җитештерүчеләрнең 60 проценты, ягъни шәхси хуҗалыклар, вак фермерлар, техника кулланмау сәбәпле, ягулыкка мохтаҗ түгел һәм банклардан кредит алмый.

Уңдырышлы кара туфрак 55 проценттан артык булган, урманнарга, төче су запасына, башка табигый чыганакларга бай илнең авыл хуҗалыгы тармагын көрчектән чыгаруның нинди юллары бар соң? Ил тарихындагы авыл хуҗалыгына кагылышлы уңай тәҗрибәне дөрес куллана белергә кирәк. Бүген авыл хуҗалыгы үсешкән илләрдә халыкны азык-төлек белән тәэмин итүче крестьянга башкарган эшеннән файда күреп яшәү шартлары булдыралар. Аларның иң беренчесе — безнең илдә Совет власте чорында кулланылган алым – азык-төлек җитештерүче өлкәләргә, республика, крайларга Хөкүмәт тарафыннан продукция сату күләмен планлы юлга бастыру һәм крестьянга файда бирерлек хаклар билгеләү.

Икенче шарт — җитештерелгән продукцияне бер авырлыксыз сату мөмкинлеге тудыру. Моның өчен һәр районда җитештерелгән продукцияне җыюны оештыру таләп ителә. Күчмә агрегатларны махсус суыткыч, үлчәү-тикшерү приборлары белән җиһазландырырга кирәк. Зур булмаган фермер, шәхси хуҗалыклардан кала, бакча ширкәтләреннән сөт, ит, йомырка, бәрәңге, яшелчә, җиләк-җимеш җыю да зур ярдәм булыр иде. Ә зур хуҗалыкларга үз продукциясен эшкәртүче­ләргә тапшыру кыенлык тудырмый. Әлеге агрегатларның аерым җиһазларын җитештерүне үзебезнең республикада да оештырып була.

Өченчедән, продукцияне вакытында җыю һәм сыйфатын саклап эшкәртү өчен предприятие, цехлар җитештерүчеләрдән ерак булмаска тиеш.

Узган гасырның 30нчы еллары башында оештырылган машина-трактор станцияләре илебезнең авыл хуҗалыгы тармагы тарихында зур урын алды. Алар авылда югары җитештерүчән техника кулланып, Бөек Ватан сугышы башланганчы илне тулысынча икмәк белән тәэмин итте. Бөек Җиңүгә зур өлеш кертеп, МТСлар илебезнең оборона куәтен ныгытуга булышлык итте. Хәзерге сәяси шартларда бу тәҗрибәне дөрес кулланырга кирәк.

Авыл хуҗалыгын авыр хәлдән чыгаруның дүртенче юлы – районда элек уңышлы эшләп килгән ремонт-тәэминат предприятиеләрен аякка бастыру. Алар барлык районнарда диярлек таралып бетте. МТС филиаллары республикада 3-4 урында гына оештырылды. Хәзер, бу хатаны төзәтеп, авыл хуҗалыгы продукциясе күпләп җитештерелгән районнарга МТСның булган һәм яңа кайтачак техникасын бүлеп бирергә кирәк. Бу районнарда ремонт-тәэминат пред­приятиеләрен яңадан тергезүнең башы булачак. Ул предприятиеләрнең бурычы – район хуҗалыкларын техника белән тәэмин итү, аны ремонтлау, бөртекле, мал азыгы, техник һәм башка культураларны үстерү һәм җыеп алуга ярдәм итү, басуларга минераль һәм органик ашламалар кертү, аларны чүп үләннәреннән тазарту, мелиорация һәм үсемлекләрне химик эшкәртү, авыл халкының башка заказларын үтәү.

Киләчәктә авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләр, эшкәртүчеләр, сатучылар, барысы да файда күреп эшләсен өчен районда кооперативларны оештыру дөрес булачак. Минемчә, аларны оештыру эшен район хакимиятенең авыл хуҗалыгы җитәкчеләренә йөкләтү дөрес булыр иде.

Аерып әйтәсе килә – әлеге тарихи чорда илебез халкын кыска вакытта үзебездә җитештерелгән ит, сөт продукциясе, бәрәңге, яшелчә, җиләк-җимеш белән тәэмин итү буенча, югарыда әйтелгән шартларны үтәп, фермер, шәхси хуҗалыкларның мөмкинлеген тулырак файдаланырга була. Кирәкле шартлар тудырылганда, азык-төлек җитештерүне бөтен авыл халкы кәсебенә әйләндерергә мөмкин. Күптән түгел Русиянең авыл хуҗалыгы министры Александр Ткачев: “Илебездә инвестицияләрне, фермерлар, шәхси хуҗалыклар санын берничә тапкыр арттырырга кирәк. Бүген фермерлар һәм кече бизнес – авыл территорияләренең үсеш нигезе булып тора”, — дип белдерде. Аның сүзләренә караганда, быел ит, сөт җитештерүче фермер хуҗалыкларына — 3 миллион сумга, гаилә фермаларына 30 миллион сумга кадәр грант бирү каралган.

Башкортстан Авыл хуҗалыгы министрлыгы программасы буенча алдагы өч елда бер мең баш савым сыеры асрау өчен 9 комплекс төзү планлаштырыла. Аларны төзүгә киткән чыгымнарның 25 процентын Русия Хөкүмәте бүленәчәк дип көтелә. Ләкин, кызганычка каршы, ил җитәкчелеге зур булмаган фермалар төзүгә өстенлек биргәч, эре комплексларга ярдәм итүгә шик туа. Шуңа күрә зур комплексларны төзүне соңгарак чорга калдырырга да ярый. Гамәлдәге “500 ферма” программасын үтәп, буш торган биналарны кулланып, тагын да берничә йөз бәләкәй ферма ачарга мөмкин. Терлекчелек тармагында зур комплекслар төзү белән мавыгырга ярамый. Чөнки төрле көтелмәгән хәлләр килеп чыгуы мөмкин. Әйтик, табигый бәхетсезлекләрдән башка, мөгезле эре терлек арасында – туберкулез, ящур, бруцуллез, себер түләмәсе, дуңгызларда – африка чумасы, тавыкларда кош гриппы таралу куркынычы саклана. Узган гасырның 60-70нче елларында безнең республикада берничә дистә терлек комплексы төзелде һәм уңышлы эшләп килде. Ләкин алар йогышлы чирләрдән түгел, ә югарыда атап үтелгән таләпләрне тупас бозудан юкка чыкты.

Минем бөтен гомерем авыл тормышы белән бәйләнгән. Балачагым — Бөек Ватан сугышы елларына, үсмерлек чоры авыл хуҗалыгында булган үзгәрешләр, хәл-вакыйгалар дәверенә туры килде. Ил икътисады базар шартларына күчеп, 25 ел үткәч, авыл хуҗалыгы тармагының элекке һәм хәзерге торышын чагыштырам, аңа карата үз фикеремне җиткерә алам. Мин, бөтен Башкортстан халкы кебек үк, Русиянең күпмилләтле халкы тату, тыныч, мул тормышта, бер-берсенә ярдәмләшеп яшәвен, төрле санкция­ләрдән, янаулардан курыкмаган, азатлыгын якларлык бөек ил булуын телим.

Зәки Кадиков,
Башкорт АССРының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре,
Башкортстан Республикасы Иҗтимагый палатасындагы Аксакаллар советы әгъзасы.

Читайте нас: