+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
26 гыйнвар 2017, 02:00

Реконструкция 2019 елда тәмамланачак

Кичә республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов “Русия тимер юллары” предприятиесе филиалы булган Куйбышев тимер юлының яңа җитәкчесе Рәшит Сәетбатталов белән очрашты. Алар тимер юлы буенча йөк ташуны арттыру һәм тиешле инфраструктура төзү мәсьәләләре турында фикер алышты.

Хәл ителмәгән проблемалар арасында Уфа вокзалын реконструкцияләү аталды.

— Бу эш 2004 елда башланган иде. 2010-14 елларда да аның белән ныклап шөгыльләндек, ләкин көткән нәтиҗә булмады, — диде Рөстәм Зәки улы.

Ул, шулай ук, пассажирлар платформаларын реконструкцияләү зарурлыгына басым ясады.

— Кешеләр поездга биек баскычлардан үрмәләп менәргә тиеш түгел, платформаларны яңарту белән шөгыльләнергә кирәк, алар поездларның идәне белән тигез булырга тиеш, — диде Рөстәм Хәмитов.

Рәшит Сәетбатталов платформалар белән бәйле эшләрнең 2019 елда тәмамланачагын белдерде. Яклар тимер юл аша җәяүлеләр өчен күперләр, Уфаны көньяктан урап үтүче тимер юлы төзү, шәһәр яны тимер юлы составларын яңарту, Шакшада йөк төяү өчен тимер юлы станциясе ачу кебек мәсьәләләр турында да фикер алышты.

* * *


Башкортстан Хөкүмәте белән “Русия тимер юллары” җәмгыяте арасында 2017-19 елларда үзара хезмәттәшлек турында килешүгә кул куелды. Чарада Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Рөстәм Мәрданов, “Русия тимер юллары” җәмгыяте филиалы, Куйбышев тимер юллары җитәкчесе Рәшит Сәетбатталов һәм башкалар катнашты.

– Куйбышев тимер юллары төбәк икътисады үсеше, социаль өлкә өчен зур әһәмияткә ия, – диде Рөстәм Мәрданов. – Республиканың сәнәгать предприятиеләре җитештергән продукциянең байтак өлеше тимер юлы аша озатыла. Узган елның шушы күрсәткечләре 2015 елдагыдан артыграк. Тимер юллары пассажирлар ташуга да зур өлеш кертә. Аеруча шәһәр яны тимер юлы хәрәкәте. Килешү киләчәктә дә нәтиҗәле хезмәттәшлек итәргә һәм алда торучы максатларга бергәләп ирешергә мөмкинлек бирәчәк.

Чара журналистлар сорауларына җавап бирү белән тәмамланды.
Читайте нас: