Бүген бу бөтен нефтекамалыларның яраткан урыны булып исәпләнә. Биредә халыкка уңайлы итеп асфальт юл салынган, аны “Сәламәтлек сукмагы” дип йөртәләр. Иртәннән кичкә кадәр биредән кеше өзелми: әти-әниләр балаларын чана шуарга алып килә, тыз да быз чаңгычылар йөреп тора, өлкән яшьтәге әби-бабайлар салмак кына атлый, скандинавларча йөрүчеләр дә шушы сукмакны сайлаган. Биредә кышларын да, җәен дә бик матур, ә нарат исе — җанга дәва.
Кышын биредә “кошлар ашханәсе” дә эшли. Ниче, дисезме? Биредәге ачыграк бер урында үскән яшь агачларга шәһәр халкы кошлар өчен җимлекләр ясап элгән. Алар бик күп — йөздән артыктыр. Бирегә кереп, кошларга җим салмыйча китүчеләр бик сирәк. Балалар, өлкәннәр кошларның ашаганын карап торырга ярата. Биредә хәтта кулга ияләшкән тиен дә бар. Кайчандыр ул да кешеләрдән курыккандыр, әмма ул изге күңелле кешеләрнең үзләрен кайгыртуын, начарлык теләмәвен тойган, хәзер үзенә таба сузылган куллардан ашарга да курыкмый. Кемнәрдер бу матуркайны ашатырга махсус йөри. Кичләрен биредә аеруча матур, юл буенда фонарьлар яна. Саф һава суларга чыгучылар, бала арбасы этеп йөрүче әниләр өчен эскәмияләр дә эшләп куйсалар, бөтенләй шәп булыр иде. Фантазиягә бирелеп, биредә балалар уен мәйданчыгы, атынгычлар да “күрәм”: әти-әниләр ял иткәндә балаларга бер шөгыль булыр иде.
Җәй айларында урманыбызда балалары белән бергәләп ял итүче гаиләләргә, пикникка чыккан яшьләргә тап булырга мөмкин. Игътибар иткәнем бар: халык урманга сакчыл карый, пычратып, чүпләп китми. Студентлар, мәктәп укучылары һәр яз биредә өмә оештыра, урманыбызны чистарта.
Күлебез янында да һәрвакыт кеше күп. Җәйләрен биредә су керәләр, кояшта кызыналар. Ә кышларын бала-чага тимераяк, чаңгы-чана шуа. Мин шәһәребездә бу табигый байлыкларның сакланып калуына, шундый яшел почмагыбыз булуына сөенеп бетә алмыйм.
Ял көннәрендә, аеруча кышларын, ярты шәһәр халкы сәламәтлек сукмагына килә. Әле менә мин дә саф һава сулап, урманда ял алып кайттым да үзебезнең урманыбыз белән мактанып алырга булдым. Ә иң сөенгәнем шул: халык табигатькә тартыла, фатирда телевизор алдында утыруга караганда урман һавасын сулап кайтуны хуш күрә. Елның “Тирә-як мохит елы” дип игълан ителүенә мин бик шат, урманнарга, сулыкларга быел игътибар аеруча зур булыр дип ышанам.
Регина Исламова,
7нче мәктәбе тәрбиячесе.