+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
28 гыйнвар 2017, 02:00

Зур Җир шары бик бәләкәй икән!

Бу елны илебез җитәкчелеге “Экология елы” дип юкка гына игълан итмәде. Тирә-як мохитебезнең, эчкән суларыбызның бозылуы, зарарлы матдәләр кушылган ризыклар белән туклануыбыз — бүгенге заман кешесе өчен гадәти күренеш. Нәтиҗә буларак, 19 яше дә тулмаган типсә тимер өзәрдәй, ил чиген саклыйсы егетләребезнең инсульт, инфаркт кичерүе, онкологик авырулардан дөнья куючыларның саны ишәюе дә гаҗәп түгел.

Үзем пенсиядә булгач, мәрхүм авылдашларымны соңгы юлга озатуда еш катнашам. Шул күзәтелә: үлүчеләр, күпчелек, производствода тир түгүче яшь ир-егетләрне тәшкил итә. Бер үк вакытта дөньяның ачысын да, төчесен дә татыган, үткән гасырның егерменче елларында ачлыктан исән калган өлкән буын вәкилләре әле дә сабыр гына, булганына шөкер кылып, яши бирә. Әйтик, 1916 елда дөньяга килгән Гөлҗәннәт апа Багаманова быел йөз дә беренче яшен тутыра. Рәхмәт яусын үзенә, Ходай алдагы тормышында да сәламәтлектән аермасын.

Өлкән яшьтәгеләрнең озын гомер кичерүен мин иң тәүдә экологик сафлыкка бәйлим. Һәрхәлдә, үткән гасырның 50нче елларында туган авылымда табигать үзгәрәк, пөхтәрәк, Җир-анабыз төрле үсемлекләргә дә, кош-корт, җәнлекләргә дә баерак иде. Болын өсләрен хуш исле ландышлар, күл өстен төнбоек, тугайларны ромашкалар бизәде. Бихисап тау чишмәләре белән бергә чиста Өсән суын да эчеп үстек. Балтырган, кәҗә сакалы, какы, җиләк-җимеш ашадык. Су буйларын зифа таллар бизәде. Бүген килеп, ландыш, валерьян, лалә, кыңгырау чәчәкләр юкка чыкты, барлык дөньяны әрсез чаган агачлары басты. Өсәнне каплап, колач җитмәс черегән өянкеләр утыра. Гомергә бу тирәдә яшәмәгән су кондызлары ияләшеп, аларны үткен тешләре белән төптән кимереп аударып, елганы буалар. Буылган урыннарга елга башыннан агып төшкән пластик савытлар, заманыбыз уйлап чыгарган мәңге черемәс башка химик эшләнмәләр килеп тагыла.

1980 елда Тузлыкуш бакчаларына, десант булып, колорадо коңгызлары очып төште. Шул дәвердән башлап бәрәңге агулап ашыйбыз. Коңгызлар чыдам, кешеләр исә агулана.

Янә дә белүегезчә, үткән елда Ханты-Мансы урманнары янды. Аңа шул тирәдә агачларны урлап кисәр өчен ут төрткәннәр, дигән хәбәрләр дә ишетелде. Телевизор экраннарыннан карап, анда төтен сулап яшәүче урындагы халыкны кызгандык. Ә беркөн иртән үзебез­нең авыл халкы да төтен эчендә уянды. Күз әчеткеч ул һаваны ярты җәй буе суладык. Төтен озак таралмый җәфалады. Баксаң, ул бездән меңәр чакрым ераклыктагы Ханты-Мансы урманы төтене булган икән. Бу хакта телевизор аша ишетеп белдек. Моңа тиклем мин радиусы 40 мең чакрым булган Җир шарыбызны иксез-чиксез икән дип күз алдыма китерә идем, баксаң, ул бик тә бәләкәй икән!

“Бер кыенның бер рәхәте була” дигән гыйбарә бар. Моны мин нефтьчеләрнең эшчәнлегенә бәйле искә төшердем. Әйе, “кара алтын”, “зәңгәр ягулык” табу — мәшәкать­ле һөнәрләр. Әмма рәхәтлеге ни тора! Бензин, солярка эчкән “тимер атлар”да көн эчендә республикабызны гына түгел, Җир шарын урап чыгабыз, өйләрне газ яндырып җылытабыз, аш-су әзерләгәндә дә газ плитәләрен эшкә җигәбез. Шушы алдынгы технологияләрне уйлап табучыларга, халыкка җит-кергән җитәкчеләргә олы рәхмәт сүзләре әйтәсе килә. Әмма күргән-белгәннәремнән чыгып, мин өстә әйтелгән гыйбарәне бүген, усалрак яңгыраса да, башкачарак әйтер идем: бер рәхәтнең мең бәласе була.

Моны дәлилләрлек мисаллар җитәрлек. Элегрәк нефтьчеләр Тузлыкуш авылы янындагы Өммеки, Шарлама чишмәләре тирәсендә казыну эшләре алып барды. Нәти­җәдә, Өммеки суын 5-6 ел буе авызга алып эчәрлек булмады, тә­ме бозылды. Соңгы вакытта гына чишмәбез элекке хәленә кайтты. Ә менә бөтен Тузлыкуш халкын су белән тәэмин итүче, тау түбән йөге­реп агучы көчле Шарламабыз кече­рәйде дә куйды — су төпкә китте. Шуның нәтиҗәсендә сусыз авыл­ның язмышы кыл өстендә торып калды. Яшәр өчен кешегә иң тәүдә — һава, икенче урында су кирәк! Халык умарта күчедәй гөж килде. Авылыбыз хакимияте башлыгы Ләлә Харисова тырышлыгы белән берлектә икенче бер чиш­мәне авылга борып тоташтыргач кына олы бәладән котылып, кабат сулы булдык. Үсмерләрдән алып, ак сакаллы картларга кадәр кулга көрәк алып, тау-таш ярып, су юлы суздык. Ринат Хәйруллин, Зарема Дәүләт­шина кебек ватанпәрвәрләрнең иганә ярдәме дә зур булды. Мондый экологик бәла-казалар башкача кабатланмасын иде. Уяныгыз кешеләр, үзебез утырган ботакка үзебез балта чапмыйк, диясе килә.

Дөрес, тирә-як мохитне саклау өлкәсендә күзгә күренгән уңай эшләр дә җитәрлек. Яз-җәй айларында шәһәр-авылларны чүп-чардан тазарту өчен экологик өмәләр оештырыла, чишмәләр тазартыла, ихаталана, иң яхшы йорт-хуҗалык конкурслары оештырыла. Әмма бу изге башлангычларның һәммәсен диярлек урындагы җитәкчеләр әйди. Өмәләр үтү белән чүп өемнәре урман-кырларда янә калкып чыга. Билгеле, андый урыннарга корткычы да, ерткычы да, еланнары да ияләшә. Соңгылары аеруча ишәйде, җәй җитсә, хәтта асфальт юлда мыжлап кояшта кызынып яталар. Димәк, экологияне иң тәүдә үзебезнең аң-зиһеннән башларга кирәк. Шул чакта гына табигать-анабыз өстенә чүп тү­гелмәс, сулаган сулышыбыз саф булыр, төтенгә тончыкмабыз. Экология — ул тәртип. Юл кагыйдә­ләрен үтәү кебек үк. Руль артында утыручылар бер-берсен хөрмәт итсә, юл-транспорт фаҗигаләре дә, үлем, тән җәрәхәтләре дә булмас иде.

Экология — ул психологик киеренкелектән котылып, җан тынычлыгы табу, дияр идем. Бер-беребезгә яман сүзләр атышу, юктан гына кызып китү, гауга куптару, алга куелган бурычларны орды-бәрде башкару күңел дөньябызны пычрата, гәүһәр хисләребезне таплый, сәламәтлекне какшата. Сәламәт тәндә сәламәт рух булырга тиеш.

Кыскасы, мин экологияне табигать һәм кешелек гармониясенең тәңгәл килүендә, якты кояш нурлары астында, саф һавалы гүзәл табигать кочагында иркен сулыш алып, шат, бәхетле яшәүче, сәла­мәт рухлы, бер-берсенә итагатьле дә, мәрхәмәтле дә, мәхәббәтле дә кешеләрдә күрәм.

Камил Фазлетдинов.
Тузлыкуш авылы.
Читайте нас: