+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
31 гыйнвар 2017, 02:00

Хезмәт монда хөрмәттә!

Федоровка районында үткән бәйрәмдә йөзгә якын фидакарь тәбрикләнде.Иң яхшы терлекче, савучы, комбайнчы, тракторчы, водитель, укытучы, почтальон, спортчы, фельдшер, табиб, полиция хезмәткәре, мәдәният эшлеклесе — җәмгысы йөзләгән һөнәр остасы! Күп кенә районнарда хезмәт алдынгылары тантанасы көз айларында үткәрелсә, һәм нигездә, уңыш бәйрәменә, аграр тармак хезмәткәрләрен данлауга кайтып калса, Федоровка районында исә мондый чараны ел башында уздыру һәм анда гомум халык хуҗалыгы эшчәнлегенә йомгак ясау, шушы рәвешле барлык тармаклар алдынгыларын да хөрмәтләү күркәм традициягә әверелгән. Бу җәһәттән узган җомгадагы бәйрәм дә хезмәт ияләрен данлауга, бүләкләргә һәм истәлекле мизгелләргә гаять бай булды.

Читайте нас: