+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
2 февраль 2017, 02:00

Фаразлар зурдан. Эш килерме кулдан?

Документ проекты буенча республика күләмендә фикер алышу башланды.Төптән уй­ланып, җитди стратегиягә нигезләнеп башкарылган эшләр уңыш китерә. Икъ­тисадта моңа мисаллар хәтсез. Әйтик, Кытай Халык Республикасы гаять тиз вакыт эчендә икътисади “сикереш” ясады. Уңдырышлы җирләре, файдалы казылмалары булмаган Япония бүген дөньядагы иң бай илләрнең берсенә әве­релде. Гомумән, икътисадта орды-бәрде эшләр уңыш китерми. Моны күздә тотып, Башкорт­станның 2030 елга кадәр чорга социаль-икъ­тисади үсешендә өстенлекле юнәлешләр билгеләнде. Барлыгы биш стратегик башлангыч тәкъдим ителде. Аларны тормышка ашыру икътисади үсешкә ничек булышлык итәчәк? Түбәндә сүз шул хакта.

Килешергә кирәк, нинди генә планны гамәлгә ашырам дисәң дә, акча таләп ителә. Гомумән, бүгенге җәмгыятьтә һәр башлангыч, предприятие керем китерергә, үз-үзен “ашатырга” тиеш. Шуңа күрә проектларның күпчелеге бизнес-проектларга охшаган. Беренче башлангыч тәкъдим “Гомум үсеш мәсьәләләре” дип атала. Башкортстан икътисадының төп күрсәткечләре анализланган һәм киләчәккә максатлар билгеләнгән. Әйтик, бүген республика тулай төбәк продуктының (ТТП) еллык үсеше күрсәткече буенча Русиядә 22-31 нче урында. Башкортстанда бу күрсәткечнең 40 процентын – сәнәгать, 18 процентын – сәүдә, 9 процентын – төзелеш һәм 7 процентын авыл хуҗалыгы тәшкил итә. Җан башына туры килгән ТТП буена 36ны урындабыз. Бу күрсәткеч буенча якын киләчәктә позициянең яхшырачагына өмет зур. Чөнки төбәктә ТТПның еллык үсеш күрсәткече Русиянекеннән югарырак. 2030 елга Башкортстанда җан башына туры килгән ТТПны 956,6 мең сумга (бүген 306,8 мең сум) җиткерү планлаштырыла. Мондый максатка хезмәт җитештерүчәнлеген җан башына 2117,5 мең сумга җиткереп, югары җитештерүчәнле эш урыннары оештырып, авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүне арттырып һәм инвестицияләрне күбрәк җәлеп итеп ирешү планлаштырыла. Атап әйткәндә, төп капиталга инвестицияләрне җан башына 304,3 мең сумга җиткерү күздә тотыла. Бер сум инвестиция ТТПын 1,52-4 сумга үстерә. ТТПын өч тапкырга арттыру өчен 2020-25 елга кадәр инвестицияләр агымын 2,4 тапкырга күбәйтү таләп ителәчәк. Димәк, Башкортстанда инвестицион мохитне яхшырту киләчәктә дә игътибар үзәгендә булачак.

Бүгенге көн белән генә яшәп икътисади үсешкә ирешү, базарда көндәшлек итәрдәй продукция җитештерү мөмкин түгел. Моның өчен заманнан берничә адым алда бару таләп ителә. “Яңа индустрияләр һәм базарлар” стратегик башлангычында сүз шул хакта бара. Бүген Башкортстан Русиядә нефть эшкәртү буенча – беренче, химия сәнәгате продукциясе җитештерү буенча – дүртенче, авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү буенча җиденче урынны били. 2030 елга кадәр шәхси тиз үсешүчән компанияләргә ярдәм итү, агросәнәгать кластерын һәм туризмны үстерү күздә тотыла. Нәтиҗәдә, төбәктә һәммәсе 155 миллиард сум әйләнешле биш туризм кластеры, федераль дәрәҗәдәге бизнеслы 10 реаль сектордагы төбәк компаниясен оештыру, авыл хуҗалыгы үсеше буенча илдә бишенче урынга чыгу күзаллана. Мондый максатларга ирешкәндә инновацион инфраструктура һәм инжиниринг объектлары челтәре, транспорт һәм логистика инфраструктурасы да үсешәчәк.

Төбәк икътисадын үстерү нәтиҗәсендә халык иминлегенә, бәхетле гаиләләргә дөнья көтү өчен уңайлы мохит тудырыла. Шул ук вакытта, имин гаилә әгъзалары эшләп, хезмәт хакын тотынып, төбәк икътисады үсешенә үз өлешен керткәнен дә онытытырга ярамый. Шуңа күрә “Гаилә – Башкортстан Республикасының стратегик өстенлеге” стратегик башлангычы да зур әһәмияткә ия.

Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов былтыр Дәүләт җыелышы-Корылтайга еллык Юлламасында кадрлар әзерләүне камилләштерү мөһимлеген, җаваплы вазыйфага тәгаенләгәндә ачыклыкны һәм нәтиҗәлелекне күтәрүнең төп бурычларның берсе булып калачагын да әйтеп үткән иде. Мәсьәлә “ Дәүләт идарәсе: зирәклек, компетентлык һәм мәнфәгатьләрне берләштерү” стратегик башлангычында чагылыш тапты. Аңлашыла, үз эшен белүче, халыкны кайгыртучы, заманча фикерләүче җитәкчеләрсез икътисади үсеш, инвестицияләр җәлеп итү һәм сәнәгатьне үстерү турында сүз йөртү урынсыз.

Башкортстан – зур территорияле, күркәм табигатьле төбәк. Республиканың кайбер районында – агач эшкәртү, кайберендә – авыл хуҗалыгы югары дәрәҗәдә үсешкән. Шул ук вакытта, барлык тармаклар да бертигез, югары дәрәҗәдә үсешкән төбәкләр бармак белән генә санарлык. Мондый хәлдән күрше төбәкләр нәтиҗәле файдалана. Әйтик, агросәнәгать аксаган район һәм шәһәрләргә азык-төлек читтән китерелә. Уйлап карасаң, бу эшне урындагы фермерлар, шәхси хуҗалыклар да башкара алыр иде. Агачның эшкәртелмичә читкә озатылуы, безнең туристлар чит төбәкләргә агылуы да икътисад үсешен артка сөйри. “Төбәкләрнең тигез үсеше моделен булдыру” стратегик башлангычы шушы мәсьәләләрне дә хәл итәчәк.

Күренүенчә, Башкортстанның 2030 елга кадәр чорга социаль-икътисади үсешендә өстенлекле юнәлешләр төбәк җитәкчелеге, башлангычларны гамәлгә ашыручылар алдында җитди бурычлар куйды. Стратегиянең төп максаты – халыкның яшәү дәрәҗәсен яхшырту. Башлангычларның, вәгъдәләрнең кәгазьдә генә калмыйча, тәгаен нәтиҗәләрдә, тормыштагы уңай үзгәрешләрдә чагылыш табачагына өмет зур. Чөнки стратегик проектларны җәмәгать тикшерүендә республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов та катнашты.

2030 елга казна ничек күзаллана?

Премьер-министр Рөстәм Мәрданов Хөкүмәт Президиумының чираттагы утырышын үткәрде. Анда 2030 елга кадәр республиканың бюджет фаразы расланды.

Финанс министры Рида Собханкулова белдерүенчә, бюджет фаразы 2030 елга кадәр Социаль-икътисади үсеш стратегиясен гамәлгә ашыру чорын колачлап, шуның нигезендә эшләнгән.

“Исәп-хисап дефицитын” ел саен киметеп, 2030 елга тулаем төбәк продуктына карата 0,1 процентка калдыру планлаштырыла. Шулай ук, озайлы фаразлау кысаларында бурыч йөкләнешен тулаем төбәк продуктына карата агымдагы елда 2,3 проценттан 2030 елга 0,8 процентка кадәр киметү көтелә.

— Республика дәүләт чыгымнарын үстерү яклы түгел, бюджет тотрыклылыгы тәэмин ителәчәк, шулай ук, дәүләт бурычын киметү юнәлеше саклап калыначак, — диде Рөстәм Мәрданов.

Билгеле булуынча, узган елда Башкортстан бюджеты керемнәре чыгымнарны каплады. Нәтиҗәдә, берләштерелгән бюджет профициты — 10,1 миллиард сум, республика казнасыныкы 12,5 миллиард сум тәшкил итте.
Узган ел нәтиҗәләре буенча дәүләт бурычы 1 миллиард сумга кимеде һәм 23,6 миллиард сум тәшкил итте. Бу күрсәткечләргә салым һәм салым булмаган керемнәр планын арттырып үтәү исәбенә ирешелде.
Читайте нас: