+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
7 февраль 2017, 02:00

Имин булсын, кыйммәт булмасын!

Башкортстан белән Удмуртияне тоташтыручы күпер сафка кертелде.Ике республика өчен дә бик мөһим бу төзелеш, ниһаять, азагына якынлашты: узган ел ахырында әлеге күпер аша хәрәкәт ачылды.Кама елгасы аша Камбарка шәһәре янындагы күпер моннан берничә ел элек төзелә башлаган иде. Ул Мәскәү — Екатеринбург арасын, Пермь аша барган очракта — 164, ә Уфа аша барганда 269 чакрымга кыскарта. Проектның хакы 13, 9 миллиард сум белән бәяләнә. Ул инвестор проекты булуы белән кыйммәт, чөнки акчаның 27 проценты гына фе­дераль һәм төбәк бюджет­ларыннан бүленгән, 73 процентын инвес­торлар күтәрә.

Күпердән тәүлегенә уртача 1700 машина узачак, дип көтелә. Әлегә бушлай, әмма агымдагы елның мартыннан ул түләүле булачак. Әлегә хаклар турында сүз йөртергә иртәрәк, чөнки матбугат чара­ларында төрле сан аталды. Әйтергә кирәк, алар арзан түгел, шуңа да хаклар билгеләнгәндә аларның халык кесәсенә сукмаслык булуын телисе кала.

Күпер янында урнашкан Камбарка районы һәм каласы — Удмуртиянең Кама елгасының бу ягында урнашкан бердәнбер шә­һәре. Әлегә тиклем халык Ижау шәһәренә, Каманың аръягына, җәйләрен — паром аша, кышын боз өстеннән йөрде. Күпер төзелеше республиканың, аеруча Камбарка районының тормышына яңа сулыш өрер, эш урыннары булдырыр дип көтелә.

Күпер әлегә рәсми рәвештә ачылмаган. Әлеге вакытта анда терминаллар урнаштырыла, соңгы штрихлар салына. Аны рәсми ачу җәй айларына тәгаенләнгән.

Сүз дә юк, Удмуртия өчен дә, Башкортстан өчен дә әлеге күпер зур икътисади, социаль әһәмияткә ия. Бүген үк ул ике республиканы тоташтыручы, араларны якынайтучы булып тора.
Читайте нас: