+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
7 февраль 2017, 02:00

“Тормай”

(Булган хәл)Бервакыт мине Уфага республиканың Куватов исе­мендәге хастаханәсенә дә­валанырга җибәрделәр. Регистратурага юллама һәм башка кәгазьләрне тапшыргач, кием­нәремне салып, саклау бүлмәсенә тапшырырга куштылар. Киттем шунда. Кабул итеп утыручы олы яшьләрдәге, чибәр генә ачык йөзле, юантык кына гәүдәле бер апа булып чыкты. Ул миңа чишенергә кушты. Чишенеп, өс киемнәрен апага тапшырдым. Ул яза тора һәм бер үк вакытта сораша. Мин җавап бирәм. Тәүдә урысча сорашты. Минем татар булып, урысча каты-коты гына сөйләшүемне белгәч, башкортча сорашырга тотынды. Мин дә, үзебезнең кеше булгач, шатланып, башкортча белгәнне күрсәтергә тырышып, башкортча сукалыйм.

– Кайсы районнан? – ди бу апа.

– Стәрлебаштан, – дим.

Шунда өстәлендәге телефон шалтырады. Чибәр апам кем беләндер сөйләшә башлады, сүз арасыннан миннән:

– Авылың? – дип сорап куйды.

Мин инде авылымның атамасын, язылганча, “Тормай” дип әйттем. Ул әллә ишетте, әллә ишетмәде, шулай да миңа бик сәер генә итеп карап куйды. Апам һаман телефоннан сөйләшә, мин инде, бу ишетмәде, ахры, дип уйлап, тагын кабатладым.

– Тормай.

Шунда апама әллә нәрсә булды. Телефонын шапылдатып куйды да, төсен үзгәртеп:

– Туганым, мин синнән диагнозыңны сорамыйм. Авылыңның атамасын сорыйм, – дип, күзләренең агы белән карап куйды.

Мин инде аптырап киттем. Башыма берәр юньле уй килгәнче, телем:

– Тормай, – дип кабатлап та өлгерде.

Карар күзгә матур, сөй­кемле генә күренгән апаны кинәт кенә җен алыштырдымыни?! Китте кызып, китте кызып! Түзеп кенә тор. Әле минем башыма ни өчен болай булганы һич тә барып җитми. Җитез генә, өстәл артыннан сикереп торып, “һә” дигәнче минем алга килеп тә басты.

– Синнән, туганым, мин авылыңның атамасын сорыйм! Исемен! Нәрсә белән чирләвең, кайсы җирең авырту миңа кирәкми, – ди.

Мин куркып калдым, ә апам сорап алып китте.

– Кайда яшисең?

– Авылда.

– Ничек атала?

– Тормай, – дим. Бетте. Шушы сүздән соң апам, очарга әзерләнгән казны хәтерләтеп, минем тирәли куллары белән җилпенә үк башлады. Сугып ега дип торам. Таза гына апа бит.

Китте, малай, мине әрләп, китте әрләп.

– Авылда тормай, имеш. Нәрсә, шәһәргә килгәч торыр дисеңмени? Малакасос!

Мин, күзләремне челт-челт йомып, авызны бер ачам, бер ябам. Ярга чыгарып ташлаган балык кебек. Миңа сүз әйтергә дә ирек бирми. Хәзер мине урысчалатып та сүгәргә кереште, чучка көтүчесе икәнемне дә, иң культурасыз булуымны да искә төшереп китте. Һәм тагы бер тапкыр миннән:

– Авылыңның исеме? – дип соравын кабатлады да, тиргәүдән туктап калды. Мин дә, эшнең нәрсәдә икәнен азрак төшенә башлап, дәшми торам.

– Авылның исеме – Тормай, Тормай, – дип кабатладым.

Әллә куркудан, әллә ютәл өянәгем кабатланудан, сүзләр пышылдап кына диярлек чыкты. Апаның күзләре тәмам шар булды.

Апам хәзер мин әйткән­нәрдән тик “Тормай” сүзен генә ишетә иде, ахры. Кызып китеп, өстәлдә яткан паспортымны һәм бүтән кәгазьләремне атып бәрде. Мин аларны идәннән мүкәйләп җыярга керештем. Үзем теге апага аңлатырга тырышам.

– Минем авылның атамасы шундый, – дим. – Паспортка да шулай язылган.
Юк, апам ишетми. Матур гына татарча, башкортча сөйләшә башлаган сүзләр бөтенләй онытылды. Хәзер апам мине җиде буынымнан башлап урысча әрли. Тирә-якта йөренгән ак халатлы санитар түтиләр, шәфкать туташлары, табиблар җыелып китте. Чибәр апам, хәзер инде аклы-күкле булып, тотлыга-тотлыга телефоннан ниндидер Ван Ванычны чакырырга тотынды. Эшнең болай борылуыннан мин бөтенләй коелып төштем. Халык җыелды. Олырак апалар миңа әрләү сүзләре яудыра.

– Ничек сиңа оят түгел? Шушындый хөрмәтле һәм шушы дәваханәдә эшләп картайган кешедән көләргә син кем? Карап торуга ару гына күренәсең дә, юньсез икәнсең, – диләр.

Бәхеткә каршы, миннән 5-6 яшьләргә генә өлкәнрәк олпат гәүдәле ир килеп җитте.

Җыелган халык, аны күрү белән икегә аерылып, юл бирде һәм тынып калды.

– Нигә чакырдыгыз? Кем шаулый? Нәрсәдән канәгать түгелсез? – дип, ул түрәләр тавышы белән сорап куйды.
Мин, авызны ачып, сүз дәшәргә дә өлгермәдем. Чибәр апам тезеп алып китте, теле телгә йокмый.

– Мин аңардан авылын сорыйм, ә ул, юньсез, нинди чир белән чирләгәнен битемә бәреп әйтә. Яшь кенә көенә, оятсыз. Үзе ару гына киенгән бит әле, һич уйламассың культурасыз, дип. Җитмәсә, бер генә түгел, ун тапкыр кабатлый бит әле. Миңа аның чире ни хаҗәтемә кирәк?! Миңа дисә, теге нәрсәләре бөтенләй корып, өзелеп төшсен. Тормай, имеш.

Теге олы гәүдәле түрә минем паспортны алып актарды да, халат кесәсеннән алтын йөгертелгән кысалы күзлеген алып киеп, сорау бирде.

– Кайдан килдең? Кайсы район?

– Стәрлебаш районы, – дим.

– Авылданмы? – ди теге түрә.

– Әйе, – дим.

– Кайсы авылдан? Исеме ничек? – ди.

Мин урысча язылганча:

– Турмай, – дим.

Теге чибәр түтигә минем сүзләр тагы да мыскыллы булып ишетелде, ахры:

– Менә, менә, әйттем бит мин сезгә, авызында бер генә сүз, дип. Шуны кабатлый. Ә бит урысчага тәрҗемә итсәң, беләсезме, нәрсә була? – дип, теге түрәнең колагына үрелеп, нәрсәнедер кызарынып-бүртенеп пышылдый башлады.

Карашы белән мине, булдыра алса, тишкәләп үтерер иде. Җыелган халык арасында да урыслар байтак иде, ахры, аларның колагына татар-башкортлар, пышылдашып, сүзнең тәрҗемәсен әйтә башладылар. Халык бераз гүләп алды. Кайберләре елмая, кайберләре мине күзләре белән өтә. Ә кайберәүләр күзләре белән минем барлык җирләремне капшап чыкты. Үземнең шушындый хәлгә калуыма кыенсынып, җир ярылып китсә, җир ярыгына керергә әзер булып, басып торам. Тирә-якта чибәр-чибәр, берсеннән-берсе яшь хатыннар, мине кызганып, ах-ух килә. Ә ирләр, үзләренә әллә конкурент азайганлыктан, әллә терелтүгә өмет белдереп, миңа елмайгандай итә.

Теге ак халатлы түрә, паспортымнан күзен алмыйча, миңа тагын сорау бирде. Аның сүзләре әллә кайдан, миңа түгел, чит кешегә дәшкән кебек ишетелде. Сорауны икенчегә кабатлагач кына мин аңыма килдем.
– Авылыңның исеме ничек?

Мин тиз-тиз, генә, миңа бүтән сүз сөйләргә ирек бирмәсләр, дигәндәй:
– Тормай, паспортта языл­ган булырга тиеш, – дим.

Теге чибәр түти азрак басыла төшсә дә:

– Әйттем бит мин сезгә, бу азрак ычкынган, дип. Бу егетне Владивосток урамына, “сары йортка” җибәреп, диагнозын дөресләргә кирәк, – ди.

Түрә әле миңа, әле теге түтигә карап, миннән тагын сорый.

– Ничек дисең, ничек авылыңның исеме?

Мин тагы кабатлыйм, хәзер инде урысчалап:
– Турмай, – дим.

Ак халатлы түрә, күзлеген борын очына гына төшереп, күзлек өстеннән әле миңа, әле теге чибәр апага карап, бик җитди генә:

– Дөрес. Монда шулай языл­ган. Нәрсәсе аңлашыл­мый. Юкка тавышланасыз. Шуның өчен бөтен дәваханәне аякка күтәрергә кирәк идемени? – дип тынып калды.

Бөтен җыелган халык шым булды. Хәтта коридорның теге башында урнашкан краннан тып-тып итеп су тамганына кадәр ишетелә иде.

Теге чибәр түти акрын гына җитәкчесенең кулыннан минем паспортны алды да, әле миңа, әле паспортка күз төшерә башлады. Ә теге түрә миннән тагын бер кабат сорап куйды:

– Кабатла әле тагын бер тапкыр.

Мин, урысча белән башкортчаны бутамаска тырышып, җан тиргә батып, ишетелер-ишетелмәс кенә кабатлыйм. Коридорның каршы як стенасына сөялебрәк торган бик чибәр шәфкать туташы, читкә борылып, авызын каплап, оялып кына хихылдап куйды.

Бу, әйтерсең лә, бер боерык, ниндидер команда булды. Җыелган халык барысы бергә тирән тын алдылар да, бөтенесе берьюлы шаркылдап көлеп җибәрделәр.

Хастаханәдә 25 көн ятуымның беренче көненнән азаккысына кадәр миңа тынгылык булмады. Көн дә икешәр, өчәр, кайчакта күбрәк тә кешеләр, бер дә таныш булмаган табиблар да килеп, хәлне белешеп, кайсы авылдан икәнлегемне сорашып тордылар. Берсе дә буш кул белән килмәде. Гел күчтәнәч, тәмле-тәмле нигъмәтләр алып килделәр. Туган авылымның атамасы мине менә шулай кызык хәлгә дә тарытты, тамагымны да туйдырды.

Хисаметден ИСМӘГЫЙЛЕВ.
Тормай авылы.
Читайте нас: