+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
11 февраль 2017, 02:00

Фәнни казанышлар халыкка файда китерсен!

Башкортстан яшь галимнәренең ачышлары тормышыбызга уңай үзгәрешләр алып килмәкче.Һәр үсешкән илдә фәнгә җитди игътибар бүленә. Бу юнәлештә Башкортстанның тәҗрибәсе дә күпләргә үрнәк булырлык. Төбәктә галимнәргә, язмышын фән белән бәйләгән яшьләргә күпкырлы ярдәм күрсәтелә. Русия фәне көнендә Хөкүмәт йортында бер төркем яшь галимнәргә Башкортстан Республикасы грантлары тапшырылу да — моның ачык дәлиле.

— Киләчәгебез фән үсеше белән бәйле, — диде Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Салават Сәгыйтов. — Күптән түгел Баш­кортстанның 2030 елга кадәр чорга социаль-икътисади үсешендә өс­тенлекле юнәлешләр билгеләнде. Стратегияне әзерләүдә галимнәр дә катнашты. Республика көчле, икътисади казанышларга ирешкән төбәк булсын өчен фәнне үстерү мөһим. Моны һәркем яхшы аңлый. Иң мөһиме — гыйльми эш­ләрегез җәмгыятькә, халыкка файда китерсен. Шул ук вакытта, грант алу зур җаваплылык та. Чөнки хәзер сезгә һәркем зур өметләр баглап, тәгаен нәтиҗәләр көтәчәк.

Әйткәндәй, быел конкурс­ка галимнәр, югары белем бирү учреждениеләре һәм фәнни оешмалар 122 эш тапшырган. Алар экспертиза үткән һәм Фәннәр академиясе президиумының Экспертлар советы, Хөкүмәт каршындагы конкурсны үткәрү буенча комиссия утырышларында тикшерелгән. 20 проект сайлап алынган. Быел һәр грант 90 мең сум тәшкил итә.

Салават Тәлгать улы кулыннан дипломнар алган галимнәр төбәк җитәк­челегенә рәхмәт сүзләре җиткерде һәм киләчәктә дә җәмгыятькә файда ките­рердәй ачышлар ясарга вәгъдә бирде.

— Безнең ачышлар гамәлдә файдаланыла башлагач, нефть-химия тар­магында һәм нефть эшкәртүдә кулланылучы катализаторлар озаграк хезмәт итәчәк. Нәтиҗәдә, бензин һәм башка төр нефть продукциясе азрак чы­гымнар белән җи­тештереләчәк. Производстводагы алгарышлы алымнар хаклар сәясәтендә дә чагылыш табар дип өметләнәбез, — диде Уфа дәүләт нефть техник университеты ассистенты Альбина Кәримова.

Чара истәлеккә фотога төшү, иркен аралашу, фикер алышу һәм бәйләнешләр урнаштыру белән тәмам­ланды.
Читайте нас: