+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
14 февраль 2017, 02:00

Михаил Мень мактады!

Капиталь ремонт программасын нәтиҗәле гамәлгә ашыру күрсәткечләре буенча Русиянең Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы төзегән төбәкләр рейтингында Башкортстан, Татарстан, Карелия республикалары, Тула, Владимир, Тамбов өлкәләре иң яхшылар дип табылды.

Бу турыда “Торак-коммуналь хуҗалык һәм шәһәр мохите” өстенлекле проекты һәм капиталь ремонт программасын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча Бөтенрусия селектор киңәшмәсендә төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Михаил Мень хәбәр итте.

Министр белдерүенчә, узган елда 44 төбәк капиталь ремонт буенча программаны тулысынча үтәгән, 41 мең күпфатирлы йорт ремонтланган. Михаил Мень, шулай ук, капиталь ремонтка түләүләр узган ел күрсәткечләре белән чагыштырганда 8,5 процентка артуын һәм 85 процентка җитүен билгеләде.

Министр 78 субъектта капиталь ремонт белән шөгыльләнүче намуслы компанияләр сайланып алынуын ассызыклады.
Читайте нас: