+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
21 февраль 2017, 02:00

Хөсәен табиб киңәшләре

Ул мине аптыратудан туктамый. Якыннан танышканга, утырып сөйләшкәнгә инде айдан артык, ә мин әле һаман, һәр яңа очрашу саен, аны үзем өчен өр-яңадан ачам. Аның оста рәссам һәм спортчы булуы да, гармунда уйнавы, хәтта минем иң яраткан киноларымның берсе — “Огненные дороги”да уйнавы да минем өчен көтелмәгән ачыш булды. Ходай бу кешегә сәләтне мулдан биргән. Алай гынамы? Ул аңа иң зур бәхет — кешеләргә ярдәм итә алу мөмкинлеге биргән. Шуңа да моңа ул зур җаваплылык белән карый. Сүз Хөсәен табиб турында.

“Хөсәен табиб” — халык аны ихтирам итеп тә , олылап та шулай атый. Рәшит Хөсәенов Караидел районының Юлдаш авылында туып-үсә. Әтисе Хәнәфи абый тирә-якта киң танылган кеше була, балалары да, әтиләре кебек, гадел, аңлы, белемгә омтылучан булып үсә.

Үзенең башкалардан аермалы булуын ул бала чагында ук сизә, аның уйлаганнары, юраганнары юш килә. Мондый сәләт әтисеннән һәм дәү әтисеннән бирелгәндер дип саный ул үзе. Кечкенә чагыннан ук бәрәңге, башка яшел­чәләрне утыртуны аңа кушалар, чөнки, ни галәмәт, ул утырткан бүлбеләр аеруча зур булып үсә, яхшы уңыш бирә.

Армия сафларында хезмәт иткәндә егет арка үзәген зарарлый һәм бик озак госпитальдә дәва­лана. Хәле яхшырмагач, ул Үз­бәкстанга китәргә карар кыла, бу турыда әти-әнисенә белдерми. Берничә ай Әбугалисина һәм Тибет медицинасы алымнарын өйрәнә. Чирек гасыр гомерен ул Үзбәкстанда үткәрә. Анда ике институт тәмамлый, Ташкентта Урта Азия табиблары мәктәбен оештыра. Аның бу юнәлештәге эшчән-леге дә Үзбәкстанда, Казахстанда башлана, дисәк, ялгыш булмас.

Каты чирле, инде өметсез авыруларны аяка бастыручы Рәшит Хөсәеновның даны ерак тарала, ул халык арасында “Хөсәен табиб”ка әйләнә. Чернобыль фаҗи­гасеннән соң табиб каза күрүче­ләргә ярдәмгә ашыга, үз гомерен куркыныч астына куеп, радиация алган кешеләрне дәвалый. Гому­мән, ул аякка бастырган, сәла­мәт­лек бүләк иткән, авыр чирләр­дән арындырган кешеләрне санап бетерерлекме икән?!

Менә инде ничә дистә ел Хөсәен табиб кешеләр сәламәт­леге сагында. Бүген ул Нефтекама шәһәрендә яши.

— Кеше үз сәламәтлеген кайгыртмый, бу мине бик нык борчый. Халык медицинасы юкка чыгып бара. Химия белән генә дәвала­набыз. Ә бит Ходай Тәгалә чире янына аның дәвасын да биргән, урман-кырларыбызда бик күп дару үләннәре үсә, ә без аларны күрмибез, шәйләмибез, — ди табиб. — Нефтекама шәһәрендә генә дә алтмышка якын даруханә бар, ә менә дару үләннәре сатыла торган махсуслашкан үзәкләр юк. Әбиләр генә базарда үзе белгән, үзе җыйган үләннәрне тәкъдим итеп утыра.

Үләннәр турында сөйләгәндә ул үзенең “Башкирские травы”, “Сибирское здоровье” компания­лә­ренә ышануын әйтте. Алар тәкъдим иткән даруларның сыйфатында шигем юк, кирәк чакта үзем дә аларның продукциясен алам, ди ул.

Хөсәен табиб белән очрашкач, үземнең аның турында бик аз белүемне аңлап, Интернеттагы материалларга мөрәҗәгать иттем. Һәм язмаларның шулкадәр күп булуына исем китте, күбесе табибка әйтелгән рәхмәт сүзләре иде. Ә 1985 елда “Труд” гәзитендә чыккан мәкалә мине бөтенләй таң калдырды. Анда самолетта очканда бер хатынның йөрәге тотуы, аның йөрәк тибеше тукталуы, пилот планлаштырылмаган посадка сорагач, Хөсәен табибның яртылаш үлгән хатынны терелтүе турында язылган иде. Мондый, гади кеше ышанырга да, ышанмаска да белмәгән очраклар аның тормыш юлында бик күп. Тик үзе генә ул болар турында бик сөйләп бармый, укытучыга укыту гадәти эш булган кебек, табибка да дәвалау гадәти, дип саный. Ә инде аның йөрмәгән сәгатьләрне — йөртеп, хәтта ватык техника приборларын сеанс вакытында төзәтеп җибәрүе — башка сыймаслык хәл. Моңа кадәр әле иң көчле экстрасенсларның да моңа ирешкәннәре юк иде. Бу, берен­чедән, сүзнең, уйның нинди көчкә ия булуы турында сөйләсә, икен­чедән, һичшиксез, экстрасенсның көче хакында бәян итә торгандыр.

Төрле төбәкләрдә, шәһәрләр­дә, авылларда, районнарда йө­реп, табиб үз алдына бер генә мак­сат куя: халыкка мөмкин булган кадәр ярдәм итү, авыруларны савыктыру, хаста-сырхаулардан арындыру. Бу изге эше өчен аңа бик күп Мактау кәгазьләре, югары бүләкләр тапшырылган. Әмма аның өчен иң зур бүләк – ул авыруның савыгуы. Ул үзе бу дөньяда, бөтен тереклек белән гармониядә булып, дөрес яшәргә тырыша. Башкаларны да шуңа чакыра: иң беренче чиратта кү­ңелне кайгыртырга, аны сафландырырга кирәк, ди ул. Чөнки бик күп чирләр, күңелсезлекләр без­нең күңел халәтенә бәйле икән. Шуңа күрә табиб матур уйлар уйлап, матур эшләр башкарып, матур яшәргә өнди.

Бүген без гәзит укучыларга Хөсәен табибтан берничә рецепт тәкъдим итәбез. Грипп, салкын тию чоры икәнлеген исәпкә алып, рецептларның да “сезонлысын” сайлап алдык. Хөсәен табиб исә аларны кулланыр алдыннан үзе­гезнең дәвалаучы табибыгыз белән киңәшләшергә кирәклеген ассызыклады.

Салкын тигәннән, ютәлдән

1) Бер аш кашыгы прополис, 1 стакан акмай, 1 аш кашыгы юкә балы салынган савытны суга утыртып, 20 минут кайнатырга. Өлкән яшьтәгеләргә бу сыекчаны туклану алдыннан берәр аш кашыгы белән көненә 3-4 тапкыр эчәргә, балаларга — бер чәй калагы белән 4 тапкыр. Артыннан җылы сөт эчеп куярга. Бу рецепт бронхит, ашказаны җәрәхәте, гастритларны, геморройны бете-рергә ярдәм итә.

2) Коры ютәлдән: өч литрлы суга 3 аш кашыгы андыз (девясил) тамыры, 4 аш кашыгы гөл­җимеш салып, 15 минут кайнатырга. Сүндерер алдыннан ике­шәр кашык татлы тамыр (солодка), бака яфрагы (подорожник), укроп орлыгы, үги ана яфрагы, нарат бөресе, кызыл мәтрүшкә, күкебаш (медуница) салырга һәм төне буе төнә­тергә. Иртән төнәт­мәне сөзәргә һәм көндезге дозаны — 0,5 литрны алып калгач, калганын банкага салып, алып куярга.

Әгәр дә аягыгызда тромблар, яки кан тамырлары киңәйгән икән, “сафора японская” үләнен өстәргә. Әгәр дә йоклый алмый интегәсез, нервлар тәртиптә түгел икән, суга 2 аш кашыгы чалмабаш (пион) төнәтмәсе өстәргә була.

Төнәтмәне ашарга 40 минут кала ярты стакан өч тапкыр эчәр­гә. Ашаудан соң, тамакка ингаляция эшләргә кирәк. Моның өчен ярты литр кайнар суга 4 аш кашыгы шалфей яисә 0,5 аш кашыгы чыршы, нарат, эрбет, (кедр ылысы), я булмаса 2 аш кашыгы эвкалипт яисә 3 аш кашыгы сода салып, 15 минут иснәргә. Инга­ляциядән соң урамга чыгарга, ашарга һәм эчәргә ярамый.

3) Сөт белән ингаляция ясау да ютәлдән бик ярдәм итә. Ярты литр сөткә 3 аш кашыгы кызыл мәтрүшкә, ике аш кашыгы бөтнек (мята), 1 аш кашыгы мелисса салырга. Мондый ингаляцияне йокларга ятар алдыннан эшләргә кирәк, ул, шулай ук экземадан бик файдалы, биттәге җыерчык­ларны киметә. Битегездә бетчә­ләр, сыткылар булса, яртышар литр сөт һәм су алып, анда 3 аш кашыгы бака яфрагы, 2шәр аш кашыгы лимон бөтнеге (мелисса), пыжма (пижма) салып, ингаляция эшләргә кирәк. Ул күзләр өчен дә бик файдалы, катарактаны, колак шешен дәвалый. Аны 12 көн дәвамында эшләргә кирәк.

4) Какрыклы ютәл вакытында ашарга бер сәгать кала кайнар сөт белән 2 аш кашыгы бурсык мае эчәргә кирәк. Көненә өч тапкыр кабатларга.

5) Өч литрлы банкага 2 бармак калынлык шикәр комы, май аенда җыелган ылыслы агачларның (чыршы, нарат, пихта) яшь үсен­теләрен (побеги) ваклап турап, 3 бармак калынлыгы салырга. Шулай чиратлаштырып барып, банканы тутырырга һәм кояшта 12 көн тотарга. Барлыкка килгән сиропны сөзеп алып, ашарга 30 минут кала көненә өч тапкыр икешәр аш кашыгы эчәргә.

6) Кышын болай эшләргә була: 3 литрлы кәстрүлгә 2 бармак калынлык шикәр комы, бераз су, вакланган ылыс энәләре, кызыл миләш салып, капкачын ябарга да сүлпән утта суы кайнап бет­кәнче кайнатырга. Бер төн шулай тотканнан соң, янә кайнатып чыгарырга һәм, сыекчаны сөзеп алып, суыткычта тотарга. Ашарга 40 минут кала, ярты стакан кайнар сөткә кушып, көненә 3-4 тапкыр эчәргә кирәк.

7) Өч литрлы чуен савытка бурсык мае, ылыс энәсе, укроп орлыгы, гөлҗимеш, балан салып, савытның читен камыр белән сыларга да духовкага озатырга. Камыры пешкән төскә кереп, өсте кызаргач, савытны алып, иртәнгә кадәр тотарга. Аннары тагы бер тапкыр җылытып алырга, сөзәргә һәм суыткычка алып куярга. Ашарга 40 минут кала икешәр аш кашыгы эчәргә. Бу эчемлек үпкәдән генә түгел, ашказаны, эчәкләр авыртудан да ярдәм итә. Аны экземага сөртергә, биткә буярга ярый, ул бит тиресен яшәртә. Шулай ук буыннар сызлаганда да ярдәм итә.

8) Бер литр сөткә 3 аш кашыгы бал, 1 аш кашыгы вакланган имбир (имбирь), 2 аш кашыгы татлы тамыр (солодка) салырга һәм йокы алдыннан берәр стакан эчәргә.

9) Ике литр кайнар суга вакланган ачы торма (редька) (1 баш), ярты чәй калагы борыч, 4 аш кашыгы бал, 1 чәй калагы укроп орлыгы, ике пешкән алма салырга һәм төнәтергә. Көненә өч тапкыр берәр стакан эчәргә.

10) Сарыкның якынча 250 грамм майлы итен, вакланган сөяген, 1 аш кашыгы укроп орлыгы, 3-4 дәфнә яфрагы, 1 чәй калагы кара борычны 1,5 литр суга салып 30 минут пешерергә. Аннары суыткычта тотарга. Кө­ненә өч тапкыр кайнар сөт белән ашарга 40 минут кала кабул итәргә.

11) Ярты литр суга 3 аш кашыгы аю баланы (бузина), укроп орлыгы салып кайнатып чыгарырга. Көненә өч тапкыр ярты стакан эчәргә.

12) Ярты литр сөткә 3 аш кашыгы укроп орлыгы, 2 аш кашыгы бака яфрагы, 1 аш кашыгы үги ана яфрагы, 2 аш кашыгы бал салып, 2-3 минут кайнатырга һәм көненә өч тапкыр берәр стакан эчәргә.

13) Төнәтмәләрне эчкәндә һәр кич ингаляция эшләргә кирәк. Аны пешкән бәрәңгедән эшләү бик файдалы. Шулай ук пихтадан, чыршыдан, эрбеттән, бөтнектән эшләп була. Кул астында болар­ның берсе дә булмаса, суга сода салырга ярый.

14) Ярты литр кәҗә сөтенә бер баш кыргый сарымсак (юа) (дикий чеснок, дикий лук) салырга, бер чи йомырканы сытып, шундук эчәргә. Салкын тигәннән, организмны ныгыту өчен бик файдалы. Көненә өч тапкыр эчәргә (5-6 көн).

15) Бронхиаль астма вакытында 1әр аш кашыгы андыз һәм канлы үләнне (чистотел), 2 аш кашыгы балны 0,5 литр коры шәрабка (сухое вино) салып, талгын утта кайнатырга. Аны чирек стаканлап ашарга 40 минут кала көненә өч тапкыр кабул итәргә.

16) Бронхиттан, көчле ютәлдән ярты литр суга ярты стакан песи борчагы (алтей) орлыгы салып, 12 көн тотарга, аннары чирек стаканлап көненә өч тапкыр эчәргә.

17) Бер аш кашыгы сазанак (багульник), ике аш кашыгы баллы чәчәкне (первоцвет) ярты литр кайнар суга салып, 2-3 сәгать тотарга. Чирек стаканлап көненә өч тапкыр эчәргә.

18) Бер стакан шалкан сутына 2 аш кашыгы бал салып, көн дәвамында эчеп бетерергә (ашарга 40 минут кала эчәргә).

19) Бронхиттан берәр аш кашыгы чамбыр (тимьян), кызыл мәтрүшкә, үги ана яфрагы, татлы тамыр, бака яфрагы, бер стакан термопсисны (пьяная трава, мышатник та диләр) бер литр кайнар суга салырга һәм кайнатып чыгарырга. Ярты стаканлап көненә 4 тапкыр эчәргә.

20) Аякларга ылыс агачыннан ванналар эшләү файдалы. Моның өчен чиләкнең яртысын ылыслы агачлар ботагы белән тутырырга һәм өстенә су коеп, 6 минут кайнатырга. Бу суга биш көн буе бе­рәр сәгать аякны тыгып утырырга. Ике тапкыр кулланганнан соң, суга 1 стакан тоз өстәргә кирәк. Мондый ванналар аяк өчен генә түгел, бөтен организм өчен бик файдалы.

21) Кичен мунча, ванна кереп чыккач, пихта маен күкрәкләргә, аркага, аяк табанына сөртергә.

22) Эмаль кәстрүлгә 3 аш кашыгы андыз тамыры, 2 стакан гөлҗимеш, 3 аш кашыгы татлы тамыр салып, талгын утта 20 минут кайнатырга. Аннары бер стакан нарат бөресе, 0,5 стакан әрем өстәп тагы 4 минут кайнатып алырга. Аннан соң бер стакан каен гөмбәсе (чага) өстәргә. Төн буе торгач, иртән 1 стакан коньяк, 2 стакан бал өстәргә. Барысын да бутап, суыткычта тотарга. Бронхит, туберкулездан ярдәм итә. Көненә чирек стаканлап эчәргә. Кичен ярты стакан җылы сөткә бер аш кашыгы бурсык мае өстәп эчү дәвалануны тагы да яхшырта.

23) Үпкә чирләреннән, пнев­мониядән болай дәвалану нәтиҗә бирә: чүлмәккә 1 стакан йөзьяшәр (алоэ) суты (3 яшьтән зуррак булсын), 1 стакан топинамбур суты, 1 стакан бал, 1 стакан чия шә­рабы, 2 аш кашыгы татлы тамыр, 3 аш кашыгы бака яфрагы, 1 стакан баллы чәчәк (первоцвет) сабагы салып каплаганнан соң, капкачның тирә-ягын камыр белән сылап, духовкага (мичкә) утыртырга. Камыр пешкәч тә, духовканы сүндереп, шунда 8 сәгатькә калдырырга. Аннары сөзеп алып, суыткычта тотарга. 21 көн буена 1-2 калаклап көненә өч тапкыр эчәргә. 10 көн ял иткәннән соң, курсны дәвам итәргә була.

24) Кыргычтан кырган бер стакан ачы тормага, чирек стакан керән (хрен), 1 стакан кызыл ми­ләшне 1 литр спиртка (көмешкә булса да яхшы) салып, 10 көн тотасың. Көненә бер рюмка өч тапкыр эчәргә кирәк.

25) Өч литр көмешкәгә яисә аракыга 150 грамм керән, 150 грамм бал, 3 аш кашыгы татлы тамыр, 3 стакан каен гөмбәсе салып, 12 көн тотарга. Сөзеп алгач, көненә бер рюмка өч тапкыр эчәргә.

26) Озакка сузылган бетми торган ютәлдән берәр аш кашыгы миләүшә (фиалка) чукмарбаш (коровяк), кызыл мәтрүшкә өстенә ярты литр су коеп, ике сәгать кайнатырга. Ашарга ярты сәгать кала, ярты стакан эчәргә.

Озакка сузылган ютәлдән мандарин кабыгын кайнар суда җебетеп эчү дә файдалы.

27) Туберкулездан ярты литр шәрабкә 2 аш кашыгы әрем салып, талгын утта ун минут кайнатырга, сүндергәч, ярты стакан бал өстәргә. Иртән-кич ашарга 40 минут кала ярты стакан эчәргә. Артыннан сарымсак ашарга.

28) Бронхиттан иртән ашар алдыннан бер аш кашыгы керосин эчү тәкъдим ителә. Артыннан көнбагыш мае эчеп куярга кирәк. Дәвалануны 12 көн дәвам итәргә.

29) Пустырник һәм һиндыба (цикорий) тамырын тигез өлеш алып, кайнатып чыгарырга. Көне­нә өч тапкыр ярты стакан эчәргә.

30) Ике лимон һәм ике баш сарымсакны кыргычтан кырып, шул массага кайнатып суытылган су салырга һәм, өч көн тоткач сөзеп алып, көненә өч тапкыр бер аш кашыгы кабул итәргә.

31) Мүк җиләге (клюква) сутын бәрәңге суты белән кушып көненә өч тапкыр чирек стакан эчәргә.

32) Тамак авыртканнан, тавыш беткәннән алма яфрагын төнәтеп эчү файдалы. Аны ике сәгать саен яртышар стакан эчәргә була.

33) Грипп эпидемиясе вакытында лимонлы май эшләп ашау бик файдалы. Ул болай әзер­лә­нелә: бер лимонны 1 минутка кайнар суга тыгып алырга, аннары кабыгы белән иттартыргычтан чыгарырга һәм 100 грамм акмай, 1-2 аш кашыгы бал белән бутарга. Суыткычта тотарга һәм чәй белән эчәргә.

34) Ютәлдән һәм салкын тиюдән аю баланы чәчәге дә файдалы. Аны бер стакан суга ике аш кашыгы исәбеннән салып төнәтәләр. Эссе килеш эчәләр. Бал өстәргә дә була.

35) Ромашка үләне төнәтмәсе дә салкын тигәндә бик файдалы, аеруча балалар өчен.

36) Ике аш кашыгы тырнак гөлне (зәгъәфран, календула, пәйгамбәр тырнагы) бер стакан суга салып кайнатып чыгарырга һәм көн дәвамында эчәргә.

37) Ак әремне аракыда 21 көн төнәтергә, салкын тигәндә 20 граммлап эчәргә.

38) Бөтнек яфрагы, аю баланы ( бузина), юкә чәчәген тигез өлеш итеп алып, ике стакан суда кайнатырга. Йокы алдыннан берәр стакан җылы килеш эчәргә.

39) Сырганак җимешенә бик кайнар булмаган су салырга, суынгач, бер лимонның сутын сыгарга һәм тын юллары шешкәндә, салкын тигәндә эчәргә.

40) Үги ана яфрагын һәм баланны тигез өлештә алып (икешәр аш кашыгы), ике стакан суда 10 минут кайнатып алырга. Эссе килеш йокы алдыннан эчәргә.

41) Бер стакан чистартылган сарымсакны вак тишекле кыргычтан кырып, бер стакан балга салырга. Чир вакытында берәр калаклап кабарга, артыннан җылы су эчеп куйсагыз була.

42) Грипп белән чирләгәндә бер баш суганны кыргычтан кырып, өстенә ярты литр кайнар сөт коеп йокы алдыннан һәм иртән җылы килеш эчәргә.

43) Грипптан баш авыртканда чигә һәм җилкә турысын изелгән суган белән ышкырга киңәш ителә. Аны сөрткәч, бераз ятып торырга кирәк.

44) 500 грамм чистартылган суганга 400 грамм шикәр комы кушып, бер литр суда талгын утта өч сәгать кайнатырга. Аннары 50 грамм бал кушып, көненә берәр калаклап 5-6 тапкыр эчәргә.

45) Тал каерысын чирләгәндә антибиотик буларак кулланырга була. 3 аш кашыгы каерыны 200 грамм суда кайнатырга һәм, 2 сәгать тоткач, икегә бүлеп эчәргә.

46) Тамак шешкәндә ярты стакан кагор шәрабын ярты стакан кайнар су белән сыеклап, кайнар килеш эчәргә. Бал һәм лимон кушсаң да була.

47) Чи суганны ваклап, өстенә бал коярга да төнгелеккә калдырырга. Иртәгәсен барлыкка килгән сиропны калаклап эчәргә.

48) Коры ютәлдән хөрмә (финик) ярдәм итә. 10-15 хөрмәне ярты литр суда кайнатып, эссе килеш эчәргә. Сөттә кайнатсаң, файдасы тагы да күбрәк.

49) Коры ютәлдән 100 грамм инҗирне ике стакан сөткә салып, талгын утта 2 сәгать кайнатырга, ашар алдыннан 2-3 калак эчәргә.

Бу рецептларның сезгә ярдәм итүен телибез, чирләмәгез, сәла­мәт булыгыз!
Читайте нас: