+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
2 март 2017, 02:00

Төзелеш комплексы ничек эшләгән?

28 февральдә Конгресс-холлда Төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт комитеты коллегиясе утырышы үтте. Анда республика төзелеш комплексының узган елдагы эшчәнлегенә йомгак ясалды, 2017 елга бурычлар билгеләнде. Чарада Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары Ильяс Мөниров, Төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт комитеты рәисе Халит Мәхмүтов, дәүләт власте органнары вәкилләре, район хакимияте башлыклары урынбасарлары, төзелеш һәм архитектура оешмалары җитәкчеләре катнашты.

— Республиканың төзелеш комплексы үзенең куәте буенча илдә танылу алган. Торак һәм социаль-мәдәни объектлар төзелә. Килеп туган проблемалы мәсьәләләр буенча эш планы булдырылды. Төзелеш материаллары җитештерү 20 процентка кимеде. Инженерлык инфраструктурасы объектларын төзегәндә дәүләт-шәхси партнерлык механизмын кулланырга кирәк, — диде Ильяс Мөниров. — Быел төзелеп бетмәгән объектлар, фадаланылмый буш торган биналар буенча да тиешле карар кабул итәчәкбез.

Халит Мәхмүтов узган елда республика төзелеш комплексы эшчәнлеге белән таныштырды. Узган ел республикада гомум мәйданы 2698,5 мең квадрат метр тәшкил итүче 34 мең фатир файдалануга тапшырылган. Бу, 2015 ел белән чагыштырганда, 100,3 процент. Торак төзү буенча Башкортстан Идел буе федераль округында – беренче, Русиядә дүртенче урында.

Гражданнарны авария хәлендәге торактан күчерү программасы гамәлгә ашырыла. Бүгенге көнгә программа кысаларында 440,3 мең квадрат мәйданлы 9845 торак бинасы алынган. Гражданнарга торак шартларын яхшыртуда дәүләт ярдәме күрсәтелә.

Узган ел ахырына 38010,9 миллион сумлык 26732 ипотека кредиты берелгән. Ипотека кредиты ставкасы 12,8 процент тәшкил итә, ул 2015 ел белән чагыштырганда 1 процентка кимрәк.

Торак төзелешендә өлешләтә катнашучыларны алдау очракларын киметү буенча чаралар күрелә. Дәүләт комитеты 2011-15 елларда 28 “проблемалы” объект (3171 кеше каза күрүче) буенча мәсьәләне хәл иткән. Агымдагы елның беренче кварталына комитет 100 объектны катгый контрольгә алган, өч объект “проблемалы” санала.

Төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт комитеты каршындагы иҗтимагый совет рәисе Рамил Хәлимов төзүчеләр алдында килеп туган проблемалар һәм аларны хәл итү юллары турында сөйләде.

Коллегиядә шулай ук 2025 елга кадәр мохтаҗларны торак белән тәэмин итү, объектларда төзелеш эшләренең сыйфаты, төзелештә хезмәт хәвефсезлеге мәсьәләләре каралды.
Читайте нас: