+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
2 март 2017, 13:53

Ярминкәләр – шимбә саен

Уфа шәһәре хакимиятеннән хәбәр итүләренчә, башкалабызда авыл хуҗалыгы ярминкәләре шимбә көннәрендә генә үткәреләчәк. Чираттагы ярминкәләр 4 мартта башкаланың өч районында оештырыла.

Авыл уңганнары җитештергән товарлар Ленин районында - "Дулкын" ("Волна") скверы (Әхмәтов урамы) алдындагы мәйданчыкта, Орджоникидзе районында Орджоникидзе исемендәге Мәдәният сарае алдында тәкъдим ителәчәк. Ә Октябрь районында авыл хуҗалыгы ярминкәсе ике урында үтә: Спорт сарае алдындагы мәйданда һәм Рыльский урамындагы аллеяда.
Мондый ярминкәләрдән һәр ике як - җитештерүчеләр дә, сатып алучылар да – отышта кала. Февральдә генә дә ярминкәләргә 20 меңнән артык сатып алучы килгән.
Сатучылар өчен меңнән артык сәүдә урыны булдырылып, 39,197 миллион сумнан артык товар сатылган. Мисалга, уфалыларга февральдә 5,8 тонна бал, 120 тонна терлек ите, 12,8 тонна кош ите тәкъдим ителгән.
Читайте нас: