-5 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
4 март 2017, 02:00

Дуслык белән көчлебез

Уфада “Русия фин-угыр халыклары ассоциациясе” Гомумрусия хәрәкәте советы президиумы утырышы үтте.Мәртәбәле чарада Русия Президенты каршындагы Милләтара мәсьәләләр буенча советның Халыклар мәдәниятләре һәм телләре төрлелеген саклау һәм үстерү комиссиясе һәм “Русия фин-угыр халыклары ассоциациясе” Гомумрусия хәрәкәте советы президиумы рәисе Петр Тултаев, дәүләт власте һәм урындагы үзидарә органнары вәкилләре, фин-угыр милли-мәдәни оешмалары җитәкчеләре катнашты.

Утырышта фин-угыр халыкларының этномәдәни үзенчәлеген саклау, Русиядә яшәүче фин-угыр халык­ларының VI съездына әзерлек мәсьәләләре каралды.

— Русиядә аның күпмилләтле халкы гасырлар дәвамында дус һәм тату яши, — диде Петр Тултаев. — Күпмилләтле Башкортстан толерант гомер кичерүнең үрнәге булып тора. Республикада башкортлар, урыслар, татарлар һәм башка милләт вәкилләре үз туган телләрен, мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклау һәм үстерү өчен тиешле шартлар тудырыла. Республика – күпмилләтле һәм күпконфессияле. Башка дин тотучыларга, башка милләт вәкилләренә — күршеләреңә ихтирам белән карау буыннан-буынга тапшырылып килә. Башкортстан дәүләт милләтара сәясәте буенча үрнәк булып тора, аның тәҗрибәсен ил күләмендә таратырга кирәк.

— Башкортстанда гасырлар дәвамында фин-угыр, славян һәм төрки халыклары бердәм һәм тату яши, эшли, иҗат итә, — диде Башкортстан Башлыгы Хакимияте җитәкчесе урынбасары Максим Михайлов. — Бүген Башкортстанда 106 меңгә якын мари, 21,5 мең удмурт, 26 меңнән артык мордва, 219 эстон милләте вәкиле яши. Мәдәният, мәгариф һәм матбугат халыкның милли үзенчәлеген саклауга булышлык итә. Шуның өчен милли мәдәният, мәгариф һәм матбугатка ярдәм күрсәтүгә республика җитәк­челеге зур игътибар бирә. Ана телен, милли йолаларын, гореф-гадәтләрен саклау һәм үстерү өчен шартлар тудырыла. Мари һәм удмурт телләрендә республика гәзитләре нәшер ителә, телевидение каналларында фин-угыр халыклары мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре белән таныштыручы махсус программалар эшли, мәктәп һәм мәктәпкәчә балалар учреждениеләренә кадрлар әзерләнә, милли фестивальләр үтә.

Башкортстанда Мордва милли-мәдәни автономиясе, “Эрвел Марий” мари милли-мәдәни үзәге, Республика удмуртлары милли-мәдәни үзәге актив эшли. 2005 елда “Башкортстан Республикасының фин-угыр халыклары ассамблеясе” оештырылды. Милли-мәдәни үзәкләр милләтләрне рухи-мәдәни савыктыруга, ана телен, гореф-гадәтләрен саклауга, үстерүгә, балаларны милли рухта тәрбияләү, патриотизм һәм милләтара мөнәсәбәтләрне ныгытуга юнәлтелгән проектларны гамәлгә ашыра.

Утырышта Башкортстан халыклары ассамблеясе президиумы әгъзасы, Бөтендөнья башкортлары корылтаеның Башкарма комитеты рәисе Әмир Ишемгулов, мәдәният һәм мәгариф министры урынбасарлары Валентина Латыйпова һәм Венера Вәлиева, Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы җитәкчесе Борис Мелкоедов, Башкортстан Республикасының фин-угыр халыклары ассамблеясе рәисе, Мордва милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Юлия Герасимова чыгыш ясады.

Президиум утырышыннан соң Зәки Вәлиди исемендәге Милли китапханәдә “Русиядә фин-угыр әдәби китапларын бас­тыру тәҗрибәсе” дигән темага “түгәрәк өстәл” үтте. Китапханәгә фин-угыр телләрендә нәшер ителгән әдәбият тапшырылды.

Көннең икенче яртысында утырышта катнашучылар Кырмыскалы районында булып, күпфункцияле мәдәни үзәк, морд­ва мәгърифәтчесе, фольклорчысы, этнографы, эрзя әлифбасын төзүче Авксентий Юртовның Илтирәк авылындагы музее белән танышты, Кырмыскалы авылында бәйрәм концерты карады.
Читайте нас: