+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
4 март 2017, 02:00

Итәк тулы бала тәрбиялиләр

Евгения һәм Ринат Хөсәеновларның гаиләсе күпләр өчен үрнәк булырлык.Гаиләдә дүрт бала үстерү бүгенге яшьләр өчен сирәк күренеш кенә түгел, ә би-и-ик сирәк күренеш. Яшьләр укый, карьера булдыра. Торак мәсьәләсен хәстәрли, кредитларга бата. Итәк тулы бала бул­ганда, мул тормыш турында уйлыйсы да юк кебек. Ә менә юк икән шул! Булдыклылар кайда да булдыра, дияргә генә кала, Стәрлебаш авылында яшәүче Хөсәеновлар гаиләсе — нәкъ шундыйлардан.

Хөсәеновлар былтыр көз генә яңа иркен йортка күченгән. Ә гыйнварда дүртенче балалары туган. Ике кыз белән ике улларын үстерүгә, аларга матур тәрбия бирүгә Ринат белән Евгения барлык көчләрен салалар. Өлкән кызлары дүртенче сыйныфта укый, музыка мәктәбендә һәм спорт-бал биюләре коллективында шөгыльләнә. Икенче сыйныфта укучы Рамил белән аннан бер яшькә кече Арсен милли көрәш һәм йөзү секцияләренә йөри­ләр. Рамил балалар сәнгать мәктәбенең художество бүлегендә дә осталык серләренә өйрәнә.

Балалар, әлбәттә, әти-әнисеннән үрнәк ала. Ринат белән Женя район тормышында кайнап яшиләр, күп чараларда, конкурсларда катнашалар, хәйрия эше белән шөгыльләнәләр.

Евгения район гәзитендә хәбәрче булып эшләп, әле декрет ялына чыккан. Аның төп эше — балалар тәр­бияләү, гаилә учагының җылысын саклау. Гаилә башлыгы матди хәлне кайгырта.

Ринатның уңганлыгы яшьли үк күренә иде, ди аны белүчеләр. Мәктәптә укыган чагында ук ул мәктәп һәм район күләмендә узган барлык чараларда да актив катнашкан. Стәрлетамак дәүләт педагогия институ­тының (бүген — академия) тарих факультетында укыганда ук яшьләр эшләре буенча район комитетында, район Мәдәният сараенда эшләп тә йөри. Институтта һәм башка оешмаларда тавыш операторы булып хезмәт сала.

Женя белән Ринат Стәрлетамакта 2006 елда таныша. Берничә айдан яшьләр никахлашып та куя. Өйләнешкәннән соң егет эшчәнлек төрен алмаштыра, сәүдә өлкәсенә күчә, менеджер вазыйфасын үзләштерә. Аннары үсеш­кән IT-компаниядә үзен сынап карый. Җаваплы, уңган булуы аңа һәрчак уңыш китерә.

Гаиләдә өченчегә бала туачагы билгеле булгач, ир белән хатын өй төзү турында уйлана башлыйлар. Моңа чаклы фатирга түләп торган булалар. Төзелешкә, әлбәттә, акча күп кирәк. Яшь әти көчен хезмәт­ләндерү өлкәсендә сынап карарга уйлый. Стәрлебаш районы буенча пассажирлар йөртү темасын үстерә. Стәрлебашта беренче шәхси таксилар шулай барлыкка килә.

— Башлап җибәрү кыен­рак булды, — ди Ринат Җәүдәт улы. — Авыл кешеләре таксиның кирәк­леген танымады. Хәзер барысы да җайга салынды, даими клиентлар базасы тупланды, ун машиналы автопарк булдырылды.

Ринат Жәүдәт улы бе­лән Евгения Алексан­дров­наның тырыш хезмә­тен халык та, җитәкчеләр дә күрә. Алар күп Рәхмәт хатлары һәм рәхмәт сүзләре (бусы — иң кадерлесе!) белән бүләкләнгән.
Читайте нас: