+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
5 март 2017, 15:35

Полицейскийлардан штраф түгел - чәчкә!

“8 мартта — һәр өйгә” Бөтенрусия акциясе кысаларында полиция участковыйлары, балигъ булмаганнар эшләре буенча инспекторлар һәм автоинспекторлар гүзәл затларны Халыкара хатын-кызлар көне белән котлаячак. Акция 4 мартта старт алды.

Чараларның төп максаты профилактикага гына түгел, ә полиция белән җәмәгатьчелек арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгытуга, аларны ышанычлырак итүгә юнәлтелгән.

“Яз бәйрәме — участковыйлар өчен үз районында яшәүче хатын-кызлар белән күзгә-күз күрешү, котлау сүзләре генә түгел, ә хәвефсез тормыш булдыру хакында мөһим мәгълүмат җиткерү өчен дә бик уңайлы сәбәп. Шул ук вакытта балигъ булмаганнар эшләре буенча инспекторлар да яшь гражданнар белән очраша ала. Бәлки, нәкъ шушы, уңай хисләргә бәйле очрашулар, балалар белән ачык очрашуларга этәрер һәм аларны уйламаган гамәлләрдән саклап калыр”, — дип хәбәр итә Русия Эчке эшләр министрлыгының рәсми вәкиле Ирина Волк.

“Чәчкә патруле”ндә катнашучы дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре исә руль артындагы хатын-кызларга чәчкә бүләк итәчәк һәм гүзәл затларга юлда йөрү кагыйдәләре, аларны үтәмәгәндә туарга мөмкин хәвефләр хакында кисәтәчәк.
Читайте нас: