+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
9 март 2017, 02:00

Асыл гөлләр – гүзәл затларга

Язның беренче бәйрәме һәрбер өйгә чәчәкләр бәйләме булып керде.Һәр кешенең күңелендә һичбер сүнмәс бер хис яши – ул анага мәхәббәт. Чыннан да, әни кеше баласын нинди булуына карамастан һәрвакыт ярата, аңлый һәм ярдәмгә килә. Бәхетле балалар дус гаиләдә, бәхетле ана янында үсә. Ана – гаиләнең йөрәге ул. Шуңа да безнең республикада аналарның кадере, абруе зур. Бүген ана булу, бигрәк тә күп бала табу – үзе бер зур батырлык. Моның белән бергә, әниләр хезмәт урынында да уңышларга ирешә, ятим яисә караучысыз калган балаларга да гаиләсендә урын, күңелендә җылы таба. Кичәге бәйрәм көнендә аларның һәрберсе матур чәчәкләргә, ихлас теләкләргә куанды. Ә шатлыкка урын бар!

Туым буенча Башкортстанда күрсәткечләр, уртача Русиядәге белән чагыштырганда, тотрыклы, күпбалалы гаиләләр саны буенча да республика алдынгы урыннарда. Алар торак, транспорт өчен һәм башка түләүләргә ташламалардан файдалана. Сигез һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче гаиләләргә микроавтобус тапшырылу – Башкортстан үрнәге. 1998 елдан башлап бездә биш һәм аннан да күбрәк бала тудырган һәм аларга яхшы тәрбия бирүче гүзәл затларга “Ана даны” медале тапшырыла. Бүген ул 7 меңнән артык ананың күкрәген бизи. Күптән түгел республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов гаиләдә беренче бала туган очракта торак шартларын яхшырту өчен 300 мең сум күләмендә социаль ярдәм күрсәтү башлангычы белән чыкты.

Ана йөрәгендә бер генә теләк – балалар бәхете. ә бу төшенчәгә аларның матди хәле дә, рухи үсеше, ил иминлеге дә сыйган. Уфа шәһәрендә яшәүче Севара һәм Марат Хәсәновлар гаиләсе өчен дә ул барлык дөнья алтыннарыннан да кыйммәт. Монда ике кыз бала – Камилла һәм Эмилия үсә. Әтиләре нефть чыгару өлкәсендә хезмәт сала, әниләре – матурлык индустриясендә. Ул күбрәк кызлар янында. Ике үсмер күп игътибар сорый, Хәсәновлар аларның барлык яктан да килгән, камил шәхесләр булып үсүе өчен бөтен көчен сала. Бу көннәрдә Марат Рамил улы иң яраткан кызларын бер түгел, өч бүләк белән сөендерде. Аның өчен иң кадерле күзләрдә бәхет очкыннары кабыну – иң зур сөенеч.
Читайте нас: