Бәйрәмнәр, бакчага кирәк-яраклар, фото төшү, театр караудан тыш, быел кар мул яву, территорияне чистартуга кул көче җитмәү сәбәпле, кайбер мәктәпкәчә балалар учреждениеләрендә техника яллау өчен дә акча түләү өстәлде. Штаттагы территория җыештыручы “бабай”, дәү әти, әтиләр көче генә җитмәде быел табигать юмартлыгына. Социаль челтәрләрдәге биттә, бергә укыган төркемдәшләреннән киңәш сорап, ялгыз әни, кар чистартыр өчен акча таләп итүләре гаделме, дигән сорау белән мөрәҗәгать итте. Әлбәттә, гадел түгел. Хокук яклау буенча белгеч әңгәмәгә кушылгач, ярсуы ташкан яшь әни тынычланды. “Сездән беркем дә моның өчен акча таләп итә алмый, бу — сезнең шәхси хокукыгыз”, дип законнар күзлегеннән чыгып җавап бирде юрист.
Әти-әниләр кесәсен такырайтучы “бүләк”ләр шулай көтмәгәндә артып та китүчән.
Әгәр тәрбияче балаларны тигез күреп, чын-чыннан эшен яратып башкарса, әти-әниләр дә чын күңеленнән аның хезмәтен хөрмәтли. Андый тәрбиячеләр бихисап. “Кызыл таң” гәзите битләрендә үз һөнәренең осталары, сабыйларга кечкенәдән тәрбия, гыйлем орлыкларын салучы тәрбиячеләр турында басылучы мәкаләләр дә моны дәлилли.
Бер мисалга тукталу урынлы булыр. Танышымның улы башкаладагы гади балалар бакчасына йөри. Эштә тоткарлануы сәбәпле, берничә тапкыр баласын миңа да алырга туры килде. Гадәттә, балалар төркеменә барып керсәң — тавыш, аларның уйнау-көлү, чыр-чуыннан озак та үтми баш авырта башлый. “Бала күп, мескенкәйләр, эшләре авыр” дип жәлләп куясың, чөнки тәрбияченең тыңлата алмаудан кайчагында тавышы карлыга. Ә биредә исең китәрлек тынлык. Аны бозарга куркып, песи кебек кенә басып кергәч, аптыраудан, торган урында тукталырга мәҗбүрсең. Балалар барысы да тәрбиячедән күз алмый: кушканына буйсына, һәр сүзен йотлыгып тыңлый. Ә иң мөһиме — алар беренче көннән үк тәрбияченең ашыкмыйча, тыныч кына эндәшүенә күнгән, дөресрәге, апалары шуңа күндергән, шундый тәртипкә өйрәткән.
Танышым сөйләвенчә, төркемдә кычкырып сөйләшү, тавыш күтәрү дигән нәрсә бөтенләй юк, эш көне дөрес итеп җайга салынган: китап укырга, уйнарга, шигырь, җыр ятларга, язарга, санарга өйрәнергә — һәммәсенә өлгерәләр. Ел буе дәвам иткән шөгыльләнүләрдән соң, баланың сәләтен, мөмкинлекләрен күреп, әти-әниләргә киләчәктә аны үстерү өстендә ниләр эшләргә кирәклеге турында тәрбияче нәтиҗәләр ясап, үзе киңәш, дөрес юнәлеш бирә.
— Төркемдә төрле милләт, төрле катлам балалары тупланган. Тәрбиячебез, аларның барысын да тигез күреп, һәммәсен кечкенәдән үк укуга җәлеп итте. Улыбыз күңелендә математикага сөю уятты. Гаиләбездә төгәл фәннәр белән кызыксынучы юк. Быел мәктәпкә барачак, әзерлек төркемендә йөрүче улым хәзердән үк нәтиҗәләре белән укытучыларны сөендерә, — дип шатлыгын яшермәде яшь әни.
Мондый тәрбиячеләр, гадәттә, бүләк, дан-шөһрәт өчен түгел, ә бары тик балалар акыллы, тәртипле, гыйлемле, тәрбияле булсын дип, күңел кушуы буенча эшли.
Бүләк, дигәннән. Чын күңел, ихтирам йөзеннән, үз теләгең белән лаек кешене хөрмәтләү, игътибар билгесе күрсәтү — чыннан да мөмкин хәл. Ләкин укытучы-тәрбиячеләрнең бәйрәм саен кыйммәт бүләкләр таләп итүе, хезмәтен шактый “югары бәяләве” бу инде ришвәт алу була. Болай кылануга кем этәргеч бирә: ата-ана башлангычымы бу, әллә укытучы-тәрбияченекеме?
Күпчелек очракта, ата-аналар үзләре гаепле. Бүләкләп, янәсе, укытучының, яки тәрбияченең игътибарын җәлеп итәргә, баласына карата булган карашын үзгәртергә тели. Ләкин, ничек кенә булмасын, бүләккә карап билге кую, сәләт үстерү өстендә эшләү — педагогик кануннарга сыймаган күренеш. Һәрхәлдә, балаларга, аларның белеменә, сәләтенә укытучы, тәрбиячеләрнең карашы гадел булырга тиеш.
Кайбер мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә тагын бер күренеш еш күзәтелә. Нинди генә бәйрәм сценарие төзелмәсен, алгы планда бер үк балалар чыгыш ясый. Күпчелек очракта ул балаларның я хезмәткәрләрнеке, я ата-аналар комитетында торучы ата-аналарныкы икәнлеге ачыклана. Бу хәлгә дә шәхсән шаһит булырга туры килде. Ә 43 бала йөргән төркемнең (һәм бәйрәм көнне барысы да килгән) башка нәниләре җырлый-бии белми булып чыгамы? Әллә белгәннәре белән эшләү күпкә җиңелрәкме? Кечкенәләрнең катнашырга теләкләре көчле булса да, тәрбияче сүзеннән чыга алмыйлар шул. Тормышта менә шундый “Балалар бакчасы — балаларның сәләтен үстерү үзәге” эшчәнлеге белән дә танышырга туры килә.
Шунысы кызык та, кызганыч та: элек җыелышка ата-аналар баласының уңышлары, кире якларын белергә дип кызыксынудан барган, хәзер исә “Күпме акча сорарлар инде тагын?” дип куркып бара. Көн кадагында акча җыю, бүләк алуга корылган ата-аналар җыелышына кемнең барасы килсен? Газиз балалар шушы мөнәсәбәтләр корбаны булмасын иде, дип телисе килә.