+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
21 март 2017, 02:00

Хәлиткеч килешү

Республиканың бүгенге үсеш адымнары да тәү чиратта 98 ел элек кул куелган әлеге тарихи документка нигезләнә.Март ае тарихи даталарга гаять бай. Алар арасында 23 март аерым урында тора. 1919 елның бу көнендә 20 мартта кул куелган “Русия Эшче-Крестьян Хөкүмәте Һәм Башкорт Хөкүмәте арасында Башкорт Совет Автономиясе турында килешү” басыла. Бу көн тарихка керә һәм БАССРның бәйрәменә әверелә. 2016 елның 17 июлендә Русия Президенты Владимир Путин 2019 елда республикабызның 100 еллыгын бәйрәм итү турында указга кул куйды.

1919 елда төзелгән килешү телгә алынуы үзе үк бу вакыйганың мөһим­леген ассызыклый. Әлеге тарихи акт Башкортстанның үз дәүләт­челеген төзүдәге мөһим адымнарның берсе булып тора.

Әгәр тарихка күз салсак, 1917 елның маенда Мәскәүдә үткән I Бөтенрусия мөселманнары съездында 68 кешедән торган башкорт делегациясе Русиядә милли-территориаль автономияләр белән федератив корылыш урнаштыру яклы төрки-мөсел­маннар төркеме — “федералчылар”га кушыла. Бу идеяне съезд делегатла­рының күпчелеге хуплый. Аграр мәсьәләләр турында фикер алышканда башкорт делегациясе Башкорт съезды чакырылганга кадәр бу мәсьә­лә Башкортстан террито­риясендә ачык кала, дип белдерә. Бу — берен­чедән, төбәк делегат­ла­рының халык мәнфә­гатендә эш итәр­гә омтылышын, икен­чедән, башкорт республикачы­ларының берләшә башлавын күрсәтә. Аннан соң төрле киңәшмәләр үтә, “Башкорт” гәзите оештырыла, Бөтенбашкорт съездына әзерлек башлана.

Съезд 1917 елның җәендә Ырынбурда үтә. Анда Уфа, Ырынбур, Самара, Пермь һәм Чиләбе губерналарыннан 70кә якын делегат катнаша. Сәясәтче һәм галим Әхмәт-Зәки Вәли­дов дәүләт һәм аграр мәсьәләләр буенча чыгыш ясый. Чарада катнашучылар милли-территориаль федератив башлангычтагы демократик республика идясен хуплауларын белде­рә­ләр. Шәриф Манатов җи­тәк­­че­легендә алты кешедән торган Үзәк шура сайлана.

1917 елның августында Уфада икенче өлкә съезды үтә. Анда йөзгә якын делегат катнаша. Съездда июль­дә кабул ителгән Кече Башкортстан чикләрендә “Автономияле Башкортстан” төзү концепциясе раслана. Шул рәвешле анык милли автономия төзү юнәлеше алына. Оештыру эшлә­ре юнәлеш­ләре, куелган бурычларны гамәлгә ашыру буенча анык адымнар билгеләнә. Башкорт өлкә шурасында хәзер 12 кеше, Әхмәт-Зәки Вәлидов Шә­риф Мана­тов­ның урынбасары булып сайлана. Шура үзен барлык башкорт халкы тарафыннан оештырылган, аның милли оешмасы, дип игълан итә.

1917 елның көзендә, тоташ илдәге кебек үк, сәяси хәл кискен­ләшә, автономия идеясе буенча да капма-каршылыклар барлыкка килә. Эш шунда, башкортларның автономия төзү хәрә­кәте күппар­тиялелек һәм күпвласть­ле­лек, илнең таркалуы шартларында үтә. Төр­ле көчләр каршы тора һәм бәхәс­ләшә. Бу чорда Совет дәүләте тууы мө­һим һәм хәлиткеч роль уйный. Халыкка үзбилгеләнеш һәм үсеш иреге хокукын бирүче “Русия халыклары хокуклары декларациясе” — Совет хөкүмәте кабул иткән беренче мөһим документлар­ның берсе. Русияне милли республикалар федерациясе итеп үзгәртеп кору өчен юл ачыла.

1917 елның 11 ноябрендә Башкорт шурасы үзидарә курсын раслаучы һәм Вакытлы хөкүмәтне кире тергезү омтылышларына каршы булган 1нче фәрман чыгара. Ул яңа власть белән хезмәттәшлек өчен яхшы нигез булып тора.

15 ноябрьдә Башкорт автономиясен игълан итү турында карар кабул ителә. Икенче көнне бу карар 2нче фәрман дип игълан ителә, документка Шәриф Манатов, Әхмәт-Зәки Вәлидов һәм башкалар кул куя. Ике үзен­чәлеккә игътибар итәргә ки­рәк: беренчедән, Шура Оештыру җыелышына кадәр кабул иткән чараларны вакытлыча дип саный, икенчедән, барысы хакында да Совет хөкүмәтенә хәбәр итә.

1917 елның 8-20 декаб­рендә Ырын­бурда Бөтенба­шкорт оештыру корылтае (съезды) үтә, анда 223 делегат кат­наша. Әхмәт-Зәки Вәлидов форум­ның рәисе итеп сайлана. 9 кантон һәм 75 волостьтән торган милли республика оештырыла, хөкүмәт булдырыла. Иң мөһиме – республика Русия­нең федератив өлеше дип игълан ителә. Тарихи чыганаклардан күренүен­чә, Владимр Ульянов (Ленин) Башкорт республикасы төзелүгә уңай карашта була. 1918 елның гыйнварында ул Шәриф Манатов белән очраша. 1917 елның 27 гыйнварында Башкортстан Хөкү­мәте Совет властен тану турында махсус телеграмма юллый.

Кызганычка каршы, бу чорда урындагы власть органнары һәм республика арасында капма-каршылыклар туа, алар аны контрреволюцион эшчәнлектә гаепли, Ырынбурда Шура һәм Хөкү­мәт әгъзаларының кайбер­ләрен кулга алалар. Көньяк Урал сәя­сәтчеләренең бу сәяси хатасы нәти­җәсендә башкорт хәрәкәте әгъ­залары аклар ягына күчә.

Бу чорда большевиклар тарафыннан куып таратылган Оештыру җые­лышы әләме астында башка төрле хөкүмәтләр оештырыла. Алар арасында Башкорт республикасы аерым урында тора. Башкалардан аермалы буларак, аның территориясе, халкы була һәм ул үзен вакытлы дип исәплә­ми. Шул рәвешле билгесезлек, авыр сынаулар чоры башлана. Большевик­ларның составы һәм власть форматы буенча башка төрле, альтернатив республика төзү омтылышы уңыш­сызлык­ка очрый. Шул ук вакытта, безнең республика үсә һәм ныгый.

1918 елның ахырында аклар демократ битлеген сала, алар хәрби, генераллар диктатурасын, элекке империяне тергезү идеясен алга сөрә. Болар барысы да Советларга һәм Башкорт республи­касы­ның демократик страте­гия­сенә каршы килә. Реакцион башкортлар белән бер юлдан бару мөмкин түгел. Республика һәм аның хәрби көчләре арасында Колчак диктатурасы арасында хәлиткеч капма-каршылык башлана.

Килеп туган хәлдән чыгу юлларын эзләү шартларында, 1918 елның декабрендә – 1919 елның гыйнварында Башкорт республикасы һәм Совет власте вәкилләре арасында сөйләшү­ләр башлана. Гыйнвар азагында республика вәкиле Муллаян Халиков Уфа губревком җитәкчеләренә Совет власте белән нинди анык шартларда килешү төзергә мөмкин булуы турында сөйли. Сөйләшү турында Үзәк хөкү­мәт­­кә мәгълүмат юллана. 1919 елның 6 февралендә Владимир Ленин һәм Иосиф Сталин култамгасы белән Башкорт республикасы белән килешү төзү мөмкин­леге турында җавап телеграммасы килә. Шул рәвешле киләчәккә юл ачыла.

1919 елның 18 февра­лендә Те­мәс авылында Абдулла Әдһәмов, Әхмәт-Зәки Вәлидов, Әбдерәшит Бикбов һәм башкалар катнашлыгында Башкортстан Хөкүмәтенең тарихи утырышы үтә. Сөйлә­шүләр тәмам­лан­ганын көтеп тормыйча, 18 фев­ральдә сә­гать 10да Башкортстан Хөкү­мәтен Совет власте ягына күчкән дип санарга, дигән карар кабул ителә. “Икенче пункт – Кече Башкортстан территориясен “Башкорт Совет Республикасы” исемендә Русия Социалистик Федератив Совет Респуб­ликасының бер өлеше дип исәпләр­гә”. Биш — укчылар, ике кавалерия полкы һәм ярдәмче часть, барлыгы 6556 кеше Кызыл Армия ягына күчә.

Сөйләшүләр февральдә генә түгел, ә март аенда да дәвам итә. 17 мартта Иосиф Сталин, Мстислав Кулаев, Муллаян Халиков, Әбде­рәшит Бикбов килешүнең соңгы текстына кул куя. 20 мартта Владимир Ленин рәис­легендә РСФСР Халык Комиссарлары Советы утырышы үтә, 269нчы протоколда Автономияле Башкорт Республикасын төзү турында карар раслана. Менә шулай Русия Федерациясе составында беренче милли республика төзелә.

2019 елның мартындагы юбилейга әзерлек бара. Башкортстан Башлыгы тиешле документларга кул куйды. Олы юбилейга әзерлек чорында йөздән артык мөһим объект төзелеп, сафка басачак. Тантанада ил җитәк­челеге, төбәкләр вәкилләре, чит ил кунаклары катнашачак. Якынлашып килүче мөһим вакыйга Русиядәге федератив мөнәсә­бәтләр һәм халыклар дуслыгы бәйрә­менә әйләнә­чәк, дип зур ышаныч белән әйтә алам.

Марат ЯМАЛОВ,
тарих фәннәре докторы.
Читайте нас: